Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тугансың яз башында...

Якын кешеләренең яратуын, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен тоеп түгәрәк гомер бәйрәмен каршылау - хатын-кыз өчен олы бәхет. Актаныш авылында яшәүче Нәсимә Гарифҗан кызы Касыймова әнә шундый бәхетлеләрнең берсе. Тормыш иптәше Фирдәвис абый пар канаты - Нәсимәсе турында яратып та, горурланып та сөйли. - 1979 елда гаилә корып Актаныш авылында яши башладык. Актанышның...

Якын кешеләренең яратуын, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен тоеп түгәрәк гомер бәйрәмен каршылау - хатын-кыз өчен олы бәхет. Актаныш авылында яшәүче Нәсимә Гарифҗан кызы Касыймова әнә шундый бәхетлеләрнең берсе.
Тормыш иптәше Фирдәвис абый пар канаты - Нәсимәсе турында яратып та, горурланып та сөйли.
- 1979 елда гаилә корып Актаныш авылында яши башладык. Актанышның ак калага әверелүенең тере шаһитлары без. Аны төзүдә үзебез дә катнаштык бит. Нәсимә Аскы Актаныштагы иске хастаханә бинасында урнашкан "Кояшкай" балалар бакчасында эшли башлады. Мөдир Гөлфинә апа белән бик килешеп эшләделәр. Гомумән, җитәкчеләреннән уңды ул.
Яңа бакча төзетеп, "Кояшкай"ны яңа үрләргә әйдәгән, РФнең атказанган укытучысы Фәйрүзә Разетдинова җитәкчелегендәге коллективта 30 ел хуҗалык мөдире вазифасын башкара Нәсимә Касыймова. Мәдәни чараларда башлап йөри, смотр концертларында актив катнаша, матур итеп бии, кыскасы, коллективның җаны була ул. "Кояшкай"да яңа җитәкче - Миләүшә Имаметдинова билгеләнгәч тә традицияләр югалмый. 2014 елда 12нче бистәдә
"Умырзая" балалар бакчасы ачыла. Мөдир итеп билгеләнгән Миләүшә Закирҗан кызы Нәсимә апаны да үзе белән ала. Тәҗрибәле, үз эшенең серләрен биш бармагыдай белгән ышанычлы белгечләр һәркайда кирәк. Нәсимә апа олыгайдым дип тормый, белемен күтәрү өстендә эшли, 2011 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының хисапчылар әзерләү бүлеген тәмамлый.
Чишмә авылында яшәүче Гарифҗан белән Мәдхисәнә гаиләсендә бердәнбер булып үскән кыз бүген олы гаиләнең хуҗабикәсе. Нәсимә апа белән Фирдәвис абый Айнур һәм Айрат исемле ике ул тәрбияләп үстерәләр. Айнур белән килене Ләйсән дәү әни белән дәү әтигә ике кыз онык бүләк итә. Кайчандыр әнисенә, каенанасына мамык шәлләр, иренә, балаларына свитерлар бәйләгән Нәсимә апа хәзер оныкларына оекбаш-бияләйләрне өлгертеп кенә тора. "Аш-суга да оста минем Нәсимәм, - ди Фирдәвис абый. - Һәр пешергән ризыгының үз рецепты бар. Әнкәем Нәҗибәдән өйрәнгәннәрен дә онытмый."
Тугансың син яз башында,
Туган якка кошлар кайтканда.
Җир өстендә карлар эреп,
Гөрләвекләр юлын тапканда.
Бу шигъри юлларны Фирдәвис абый тормыш иптәше Нәсимәсенә атап язган. Хөрмәт иткән, яратканнарга гына күңелдә шигырь туа, җыр туа. 55 яшен каршылаган көннәрдә Нәсимә Гарифҗан кызына изге теләкләр тулы рәхмәт сүзләре күп яңгырар. Яз кызы аңа бик тә лаек. Үткән гомер юлы, эше, хезмәте шул хакта сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев