Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тулган чуан тишелә...

Узган атнада "Яран" торак-милекчеләр ширкәтенең 10 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсе узды. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә үткәрелгән әлеге киңәшмәне муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев алып барды. Коммуналь түләүләр, көнләп диярлек үскән бәяләр, яңа тарифлар... Халыкның авырткан урыны бу. Шунысы кызык, зур-зур кәнәфиләрдә утырган абыйлар гына, нигәдер, хезмәт...

Узган атнада "Яран" торак-милекчеләр ширкәтенең 10 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсе узды. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә үткәрелгән әлеге киңәшмәне муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев алып барды.
Коммуналь түләүләр, көнләп диярлек үскән бәяләр, яңа тарифлар... Халыкның авырткан урыны бу. Шунысы кызык, зур-зур кәнәфиләрдә утырган абыйлар гына, нигәдер, хезмәт хакын арттырыйк дип, җан тирләрен түкмиләр. Ә нигә? Чөнки адәм баласы барыбер тиешлесен түли, бәяләрнең артуын авыр кичерсә дә, бер зарланып ала да бүтән дәшми.
Тарифлар арта. Тик менә хезмәт күрсәтү... Әле менә район үзәгендәге күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче танышым зарланып утыра:
-Кранның кайсы ягын ачсаң да кайнар су ага, хәтта унитазны дә кайнар су белән юдырабыз, ә җылылык торбалары исем өчен генә шикелле, җылылыкның әсәре дә юк. Җаваплы кешеләренә зарлана торгач, килеп подвалда шактый гына казындылар. Шуннан соң гына батареяларга җылылык йөгерде, - ди ул.
Кызык бит, ә фатирларны җылыткан өчен ташка басылган сумманы ел әйләнәсе түли халык...
Гомумән, ни өчен соң Рәсәйдә тарифларның шулай күтәрелүенә чик куя алмыйлар? Электр энергиясенә, газга көнләп диярлек күтәрелгән бәяләр халык файдасына икәнме соң? Югыйсә, Рәсәй газ запаслары һәм аны чыгару буенча дөньяда беренче урында дип мактанырга булдырабыз ла!
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 ноябрь, 2012 92 (9735) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев