Актаныш

"Тумый калган җан-сабыем бик нык үпкәләп китте бугай безгә"

Халык белән аралашуда, яңа танышлар-дуслар табуда язучы булуым ярдәм итә. Яңа китабым чыккач та, дусларның оныкларына өләштем. Шундый танышларның берсенә китабымны биргәндә, кызыксынып карап торган ханымнан: «Сезнең оныкларга да кирәкме әллә?» - дип сорап куйдым. Ул моңсу гына елмайды да: «Оныклар юк шул әле. Бердәнбер улыбыз тормыш корырга бик ашыкмый,...

Халык белән аралашуда, яңа танышлар-дуслар табуда язучы булуым ярдәм итә. Яңа китабым чыккач та, дусларның оныкларына өләштем. Шундый танышларның берсенә китабымны биргәндә, кызыксынып карап торган ханымнан: «Сезнең оныкларга да кирәкме әллә?» - дип сорап куйдым. Ул моңсу гына елмайды да: «Оныклар юк шул әле. Бердәнбер улыбыз тормыш корырга бик ашыкмый, утызны узды инде», - диде.
«Бер генә бала үстердегезмени?» - дип соравыма: «Терсәк якында да, тешләп кенә булмый шул...» - дип пышылдады. Аннары бераз уйларына чумып торды да гомерлек үкенече белән уртаклашты. Кеше күңеле шундый гаҗәп инде, белеп кенә, сакланып кына, бер ташын алып атсаң, буасы ерылырга гына тора...
- Ирем белән яшьли яратышып кавыштык. Гомер буе бер-беребезне күз карашыннан аңлап, санлашып яшәдек. Бәхетебезне түгәрәкләндереп, мәхәббәт җимешебез - улыбыз да тугач, дөньяда яшәвебезнең мәгънәсе тагын да артты. Әтисе дә өметемне аклый торган кеше булып чыкты: куллары да алтын, эчеп кайтып, теңкәгә дә тия торган түгел. Улын да бик ярата, эшеннән шактый арып кайтса да, төрле түгәрәкләргә йөртергә дә иренми. Ә мин аларны өйдә тәмле ризыклар пешереп каршы алам. Аннары бергә утырып, кичке ашны ашыйбыз. И-и-и ул чактагы рәхәтлекләр...
Улыбыз матур гына булып үсеп килә. Аның бәби чагы артта калганда, тагын бер баланы күкрәгемә кысып, сөеп-назлап үстерәсем килә башлады. Ниш¬ләптер, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, бераз тормышларыбыз тагын да яхшыра төшмәсме дип, бу сөенечне чигереп торабыз. Фатирыбыз да бик зур түгел бит әле. Болай кеше почмагында яшәмибез анысы. Иремә кунакханә тибындагы бүлмә бирделәр. Тиздән бөтен уңайлыклары булган фатир да бирергә вәгъдә итәләр эшеннән. Әллә шушы шатлыгыбызны уртаклашырга теләгәндерме, йөрәк астымда тагын бер нәни җан яралуын тойдым. Була дигәндә, койрыгын борды диләрме әле, берәрсенең яман күзе тигәндерме, тормышыбыз¬ның кара чоры башланды. Хезмәт хакларын тоткарлыйлар, фатирны да безгә түгел, нишләптер, чиратта бездән соңрак торганнарга бирделәр.
Ә минем икенче баламны бөтен уңайлыклары булган яңа нигезгә алып кайтасым бик килгән иде шул. Өметем акланмагач, табибларга киттем дә, озын-озак уйлап тормастан (төптән уйлау ул яшьлеккә хас сыйфат түгел ич инде), булачак баламны төшертеп кайттым. Ирем ни тыныч кеше булса да, беренче тапкыр миңа тавыш күтәрде. «Аны бит миңа карыйсы. Син көне буе эштә», - дип акландым, аннары: «Менә, яңа фатир алгач, алып кайтырбыз әле, әтисе, берне түгел, икене алып кайтырбыз, орлыгы Бохарада түгел», - дип шаярткан булдым. Өнемдә күрмәсәм дә, мин аны, тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Әниемә охшаган шомырттай кара күзле, чем кара чәчле кыз иде ул. Миңа үпкәле күзләрен тутырып карый да офыкка кереп югала. Гомерем буе шул бер төш керде миңа...
Безгә насыйп фатирны икенче елны бирделәр. Яңа ел бәйрәме алдыннан. Сөенечебезне аңлатырга сүзләр җитми. Гүя бәхет кошын койрыгыннан эләктердек. Фатирыбыз, чынлап та, шатланып туймаслык: ике бүлмәле генә булса да, иркен, зур. Тәрәзәләре кояшлы якка карый. Балабыз тугач, коляска йөртергә җайлы булыр дип, махсус түбәнрәк, икенче каттан сайлап алдык. Балконга чыгып басам да, ишегалды тулы төрле төстәге бишекле арбалар тартып йөрүче хатыннарны күргәч, үземнең дә шул бәхетле көннәремне күз алдыма китереп, елмаеп куям. Тик Алла бирсә, булыр, дип көтсәк тә, безнең икенче балабыз булмады. Бармаган хастаханәм, күренмәгән табибым калмаса да, безгә кабаттан ата-ана булырга Ходай язмады. Тумый калган теге җан-сабыем бик нык үпкәләп китте бугай безгә. Шул кызымны алдырганда (мин аның кыз булуын бөтен җаным-тәнем белән тойдым), аборт ясаганда табиблар саксызлыгы безгә кабаттан ата¬ана булу бәхетен чикләгән икән.
Бишекле арба этеп йөргән яки бала җитәкләгән хатын-аналардан гомерем буе көнләшеп яшәдем. Аларны күргән саен, үзем теләп баламның гомерен чикләгән көнем исемә төшә дә күзләремә ачы яшь тула, йөрәгем кысылып туктагандай була, Җитмәсә, улыбыз да, абый буласы килеп: «Кайчан миңа сеңелкәш алып кайтасыз инде?» - дип сорап, болай да әрнегән йөрәк ярасына учлап-учлап тоз сала. Бала бит, дусларының эне-сеңелкәшләре булгач. Аңа да кирәк. «Менә акча җыябыз да алабыз, улым!» - дип юаткан булабыз. Бик тә абый буласы килгән улыбыз акча бетмәсен, күбрәк җыелсын дип, конфет, туңдырмалардан үзе теләп баш тарта башлады...
Гомерләр, нәкъ җырдагыча, үтә дә китә икән ул... Бердәнбер улыбыз да үсте инде, ир уртасы булып килә. Гомере, исәнлеге генә булсын. Тик, нишләптер, өйләнергә бик ашык¬мый, үзе кызлар карамаслык та түгел: эчми-тартмый, тырышып эшли. Өйләнсә, оныгыбыз булыр иде дә, гомер буе төн йокыларымны качырган үкенүем, беразга гына булса да, басылыр иде. Кайчакта: «Әллә, ходаем, бу оныксызлык та шул теге чактагы ялгышуымның нәтиҗәсеме?» - дип куркып та куям. «Сиңа бала кирәк булмады бит!» - дисә Ходай, ни хәл итәрсең...
Ул чактагы яшьлек җүләрлеге белән ясалган гөнаһымны ярлыкар өчен, балалар йортыннан бер ятимә кечкенә кызны гаиләбезгә алып, үзебезнеке шикелле кадерләп, назлап үстерергә дә хыялланам. Ирем ризалашып бетми: «Синең яшьтә (миңа тиздән 55 тула, лаеклы ялга чыгам) кем бала бирсен, хәзер бала карарга түгел, үзебезне карарга кирәк булачак бит», - дип, күңелемне җылытып торган ул өметемне дә өреп сүндерергә маташа. Ләкин, шөкер, бөтенләй сүнеп бетмәде әле ул. Шайтанны гына өметсез диләр ич. Ә без кешеләр бит әле...
Әңгәмәбез шул урынга җиткәч, мин аңа гаиләбезнең ятимә кыз тәрбияләвен, дүрт улыбыз барлыгын әйттем. «Син бәхетле! - диде ул. - Ә мин үз бәхетемне үзем җимердем. Терсәк бик якында да, теш¬ләп булмый шул. Соңгы минутыма кадәр шулай үкенеп яшәрмен инде. Улым алдында да үземне бик гаепле сизәм, әни алдында да. Ул бит әнә куркып тормаган. Еллар авыр да димәгән, безгә - тугыз балага гомер бүләк иткән. Туганнар белән бергә җыелышканда, бер кечерәк дәүләт халкы кадәр булабыз... Тик беребез дә, нишләптер, әнигә охшамадык - балаларыбыз шул бер¬икедән артмый».
Мин, аның хәленә керергә теләп, изге теләген тормышка ашырышырга ярдәм итәрмен дидем. Безнең яшьтә дә ятим балаларны тәрбиягә алу мөмкин икәнлеген әйтеп, сүнгән өметен яңадан дөрләтеп җибәрдем. «Күкрәк баласы гына алыр¬га димәгән ич, үсмер ятимнәр гаиләләргә тагын да мохтаҗрак бит. Тагын бер тапкыр ныклап уйлагыз. Ирегез белән киңәшегез дә, тәвәккәлләгәч, кабаттан очрашырбыз», - дип, телефон номерымны бирдем. «Хәзер бит булачак әти-әниләрне укыталар да, шунда да йөрергә туры килер әле сезгә», - дидем. «Укыйм, көне буе укырга да ризамын, кызлы гына итсеннәр!» - диде ул.
Әле тормыш көзенә таба беренче адымнарын гына ясаучы бу ханымны хыялдагы кызы, якты өмете белән калдырып, кайтыр юлга кузгалдым. Киткәндә, миңа сөйләгән бу чын хикәясен газетабызга язарга рөхсәт тә сорадым аңардан. Рәхмәт инде, ул риза булды. «Бүген дә теге чакта минем кебек ике юл чатында, сайлау алдында калган яшьләр бардыр, аларны ялгыш адымнан сакларлык, күңелләргә үтеп керерлек итеп яз!» - диде.
Менә яздым. Ничек килеп чыккандыр, хөкем итәргә сиңа калдырам, укучым. дөньяга килергә җыенган, ләкин әнисе икеләнгән бер генә сабыйның гомере шушы язма ярдәмендә сак¬ланып калынса да, бик бәхетле булыр идем. Аннары тагын шунысы, бу язманың дәвамы буласына бөтен вөҗүдем белән ышанам. Ананы да, баланы да бәхетле итәчәк дәвамы булыр кебек аның.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: