Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Туташ” – затлы китап

Татар театрына нигез салучыларның берсе Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында “Туташ” исемле тарихи роман китап булып басылып чыкты. Авторы – үзебезнең якташыбыз, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әдәбиятка үз стиле, үзенә генә хас йөгерек, бай теле белән килеп, һәр әсәре аша укучы күңеленә юл табучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Тарихи роман язарга алынуын матбугат чаралары аша алдан хәбәр иттеләр. Без әле моңарчы язучының нинди китап чыгарасын алдан белми идек. Яңа җыентык кулга килеп эләккәч кенә, сабый баладай сөенеп, аңа кереп чума идек. Ә монда... – алдан ук мәгълүм. Җитмәсә, тарихи роман. Менә шушы хәбәрне ишеткәч, күңел тынычлыгын җуйгандай итте. Халыкка ни дәрәҗәдә барып ирешер ул? Гадәттә, мәхәббәт, гаилә темасына язылган китапларга мөкиббән хатын-кыз укучылар кабул итәрме аны? Тарих белән мавыгучан ир-атлар читкә генә этәреп куймасмы? Авторы да, төп героинясы да – хатын-кыз бит. Авторның язу алымын, әсәрендәге сюжет сызыгын, вакыйгалар сөрешен иләк аша үткәрүчеләр, әдәби тәнкыйтьчеләр ничек кабул итәр?
Кыскасы, “Туташ”ны түземсезләнеп көткәнгәме, бу китапны нинди хисләр аша укый башлавымны хәзер инде сүз белән генә аңлатып бирә алмыйм. Берничә битне күздән үткәрүгә үк, элекке чор вакыйгалары үзенә эләктереп тә алды... 
Ярый әле, Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырганнар бу теманы ачарга. Иң беренче булып туган уем шул иде. Нәкъ шушы әсәрне башка автор стилендә укуның кызыгын табар идем микән? 
Театрның барлыкка килүе, артист тормышының михнәтле язмышы, сәхнәнең гомерлеккә әсир итеп ала торган хикмәти көче һәм бары тик тамаша уйнаганда гына үзен бик бәхетле хис итүче хатын-кыз – болар барысы да әсәрнең башыннан ахырына кадәр образлар, каршылыклы фикерләр, ачы язмышлар аша сурәтләнгән. 
Япь-яшь килеш, кыюлык күрсәтеп, татар театры тарихында иң беренче булып сәхнәгә менгән хатын-кыз ул. Кызыклы образлар тудырган Сәхибҗамалның башлангыч иҗаты Казанда бөреләнә. Аннары ул Уфада “Нур” театрына нигез сала. Туып-үскән Казанын сагына-сагына, Ижау шәһәрендә яши. Картлыгында Казанга күченә, тик аны көтеп алырга тиешле бәхет төшенчәсе генә каядыр качып өлгергән була. Ул психик авырулар хастаханәсенә килеп эләгә, соңгы сулышын шунда ала. 
“Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская язмышы гаять гыйбрәтле тарих булып, әдибә аны катлаулы, каршылыклы шәхес, нәфис җанлы, әмма көчле булырга тиеш хатын-кыз, бернинди гаделсезлекне дә кичерә алмый торган герой итеп тудырган, аның төп хаталары, ялгызлыгы, авыруы холкына бәйләп аңлатылыш тапкан. Әмма героиня шундый холыкка ия булганга гына беренче булып сәхнәгә менә алган!” – әлеге юллар академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллинаның китапка язылган кереш сүзеннән укырга мөмкин. 
Романда инкыйлабка кадәрге һәм шуннан соңгы елларда илдә барган сәяси тормыш тасвирлана. Театр тормышына бәйлелеге булмаган кебек тоелса да, әсәрдә большевиклар һәм меньшевиклар, кызыллар һәм аклар арасындагы сәяси каршылык, бәрелешләр дә чагылыш тапкан. Татарның беренче актрисасына Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев кебек зыялы шәхесләр белән гадәти тормышта  да аралашырга туры килә. 
Театр, мәхәббәт, сәясәт, дин, гореф-гадәт – роман киң колачлы. Шуларның һәрберсе дә кызыклы гына сюжетлар аша ачылыш тапкан. Кыз үзенең мәхәббәтен бик яшьли таба. Бер-берсен яраталар, гомер буе сагынып яшиләр. Ләкин аларга кавышу гына насыйп булмый. Беренче яшерен хисләр ул чор үзенчәлекләренә туры китереп, бик матур итеп тасвирланган. 
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тагын бер фамилиясе барлыкка килә. Русинова. Рус кешесенә кияүгә чыга ул. Бер-берсен кайгыртып, бер-берсенә булыша-булыша тыныч кына яшиләр. Бала, дуслар, картлык саташулары турында китапны укыгач белерсез. Кызыгын-ямен алдан бетермик. Әйтәм ич, романга күп кырлы эчтәлек салынса да, бик җиңел укыла. 
“Ак читек”, “Хәния” дигән китапларын кулдан-кулга йөртеп укыган укучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романын да яңа сулышта, яңа хисләр аша укып чыгачак, һәм, яратып, башкаларга да тәкъдим итәчәк, моңа шикләнмим. Әле бит Уфада узган бер очрашуда аны Тукай бүләгенә лаек әсәр дип тә бәяләгәннәр. Кем белә, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсә... 
          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев