Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туйда су йоласы - кыргыйлык, миһербансызлык, әллә киленне эксплуатацияләүме?

Журналист Римма Бикмөхәммәтова бик кызыклы туй йоласы турында сөйләде. Ул "Су йоласы" дип атала. "Берничә кешегә күрсәткән идем, бу нинди кыргыйлык, миһербансызлык, киленне эксплуатацияләү күренеше диделәр", - ди Римма. Йоланың асылы болай: килен төшә, үзе белән чиләк тулы бодай алып киленә, бирнәләр һ.б. табынга утыралар. Аннары сыйланган арада кайнана дигән...

Журналист Римма Бикмөхәммәтова бик кызыклы туй йоласы турында сөйләде. Ул "Су йоласы" дип атала. "Берничә кешегә күрсәткән идем, бу нинди кыргыйлык, миһербансызлык, киленне эксплуатацияләү күренеше диделәр", - ди Римма.
Йоланың асылы болай: килен төшә, үзе белән чиләк тулы бодай алып киленә, бирнәләр һ.б. табынга утыралар. Аннары сыйланган арада кайнана дигән зат килеп керә дә: "И, Ходаем, кадерле кунакларым, чәй эчерергә дип самовар, чәйнек куйиакчы идем, су беткән! Кадерле киленем, бәлки, чишмәдән су алып кайтыр?!" ди. Аннары яшьләр җыелышып чишмәгә китә. Ике тулы чиләк - бәхет чиләкләре, аны түкмичә алып кайту хәерле. Бизәлгән көянтә, ике чиләк белән кайткан киленне яшьләр озатып килә, ярдәм итә. Чишмә суын сатып алалар, бер чиләккә акча салалар, икенчесеннән "Аһ, тәмле су! Рәхмәт, балам!" дип мактап эчәләр.
Ә сезнең якларда бу йола бармы? Нинди туй йолалары бар?
чыганак: http://tuylar.ru/tuyda-su-yolasy-kyrgyylyk-miherbansyzlyk-elle-kilenne-ekspluatatsiyaleume-3242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев