Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыл ветераны белән очрашу

Аларны « Сугыш балалары" диләр. Әйтерсен аларны сугыш тудырган. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, район күләмендә төрле чаралар уза. Пучы балалар бакчасының уртанчылар...

Аларны « Сугыш балалары" диләр. Әйтерсен аларны сугыш тудырган. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен, район күләмендә төрле чаралар уза. Пучы балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Имамова О.В, Ахатова Р.Г. "Сугыш чоры баласы", тыл ветераны Имамов Зөфәр аганың гомер сәхифәләрен, сугыш чоры хатирәләрен барлап, истәлек кичәсе оештырды. 89 яшен тутырган Зөфәр ага - үзе бер тарих.
Без 6 бала үстек, - дип сүзен башлады Зөфәр ага. Еллар авыр булсада әнинең сүзеннән чыкмадык. Әти сугышка киткәч, өйдә мин олы булышчы булып калдым, бөтен авыр эшләр бала-чага җилкәсенә төште. Авыр көннәр башланды. Ашарга юк,кияргә булмады. 14- 15 яшьтән МТС да эшләдем.Учетчылыкка укырга җибәрделәр. Ул чорда ирләр әз иде,мине трактор җыярга өйрәттеләр.Әллә ничә авыл кушылып, атка атланып җир үлчәп йөрдем. Лаешта шоферлык курсларында укыдым, укып бетергәч Пучыда тракторда эшләдем. Бик авыр еллар булды.Хәзер минем яшьтәгеләр юк инде - дип искә алды Зөфәр ага.
4 яшендә тәүге мәртәбә алган гармунында кулдан төшерми ул. Яшь чагында көтү кайтканда, кичке җыеннарда уйнадым. Әкренләп мәдәният йортына да тарта башладылар. Хәзер минем 15 төрле гармуным бар. Гармун уйнарга теләк кирәк, күңел ачарга бер корал ,- ди ул. Зөфәр ага үзенең тальян гармунында уйнап балаларны сөендерде. Аның гармунда уйнавын балалар сокланып күзәттеләр. Пучы балалар бакчасында Зөфәр аганың 4 нче буын оныкчыгы Имамов Әмир дә йөри, ул үзенең бабасы белән горурланып утырды. Кичә ахырында Зөфәр ага балаларга үзенең теләкләрен җиткерде. Дөньяларның тыныч булуын, балаларның якты ,матур тормышты яшәүләрен теләде. Бөек Җиңүгә тылдагы халыкның да өлеше күп керде. Балачагыбызда күп авырлыклар күрергә туры килде, сугыш бик күпләрне бәхетсез итте. Сезгә андый бәхетсезлекләрне күрергә язмасын инде", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Зөфәр ага. Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев