Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыл ветераны Фәүзиева Хәнә Фәүзи кызына 95 яшь

1 май көнне Куян авылында гомер итүче Фәүзиева Хәнә Фәүзи кызына 95 яшь тулды. Хәнә апа гомере буе укытучы булып эшләгән, балаларга белем биргән. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Ахметов Гаяз ага белән алар 64 ел бергә торалар, 6 бала үстерәләр, тик, кызганычка каршы, Гаяз ага безнең арада юк...

1 май көнне Куян авылында гомер итүче Фәүзиева Хәнә Фәүзи кызына 95 яшь тулды. Хәнә апа гомере буе укытучы булып эшләгән, балаларга белем биргән. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Ахметов Гаяз ага белән алар 64 ел бергә торалар, 6 бала үстерәләр, тик, кызганычка каршы, Гаяз ага безнең арада юк инде.
Бүгенге көндә Хәнә әби улы Фирдәвес, килене Наилә тәрбиясендә яши.
Аны юбилее белән тәбрик итәргә Актаныш муниципаль районы Советы Аппраты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Уразай авыл җирлеге башлыгы Рүзил Исламов та Хәнә апага изге теләкләрен юлларга килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев