Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыл ветераны Нәзифә Бәхтегәрәй кызы Бәхтиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Бүген, 12 гыйнвар көнне, Ирмәш авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче тыл ветераны, 37 ел хезмәт стажына ия мөхтәрәм зат Нәзифә Бәхтегәрәй кызы Бәхтиева үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Нәзифә Бәхтегәрәй кызын юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова...

Бүген, 12 гыйнвар көнне, Ирмәш авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта яшәүче тыл ветераны, 37 ел хезмәт стажына ия мөхтәрәм зат Нәзифә Бәхтегәрәй кызы Бәхтиева үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Нәзифә Бәхтегәрәй кызын юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның бүләген тапшырды.
Нәзифә апа кызы Налия тәрбиясендә гомер кичерә. Җитеш тормышта яшәүче өлкән буын вәкиленең бүген инде колаклары ишетми, аяклары йөрми, кечкенә чакта кичергән курку нәтиҗәсендә ул 80 елдан артык сөйләшү сәләтеннән мәхрүм.
" Ул минем өчен җирдәге иң кадерле кеше, исән генә була күрсен,"- дип изге теләкләрен тели үзе дә илле яшен түгәрәкләгән кызы Налия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев