Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тынгысыз авылдашлар

Яңа ел каникулларын озак дип әйтсәк тә, яллар әти-әни, туганнар, дуслар, авылдашлар белән очрашырга, кайдадыр ял итеп кайтырга мөмкинлек бирә. Миңа туган авылым Татар Ямалыда әти-әнием янында булырга насыйп булды. Туган йортта туганнарым белән җыелып бер күрешү үзе ни тора! Балачакта йөгереп узган авыл урамнарын карап үтү, яшьлек узган клубта...

Яңа ел каникулларын озак дип әйтсәк тә, яллар әти-әни, туганнар, дуслар, авылдашлар белән очрашырга, кайдадыр ял итеп кайтырга мөмкинлек бирә. Миңа туган авылым Татар Ямалыда әти-әнием янында булырга насыйп булды. Туган йортта туганнарым белән җыелып бер күрешү үзе ни тора! Балачакта йөгереп узган авыл урамнарын карап үтү, яшьлек узган клубта чыршы бәйрәмен карау, унбер ел буе укыган мәктәпне күзәтү - барысы да күңелгә якын.
Авылдашларымның күрше Чалманарат авылында авыл театр труппасы тарафыннан куелган Хәбир Ибраһимов һәм Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" спектаклен карау бәхетенә дә ирештем.
Тынгысыз авылдашларым, йорт мәшәкатьләреннән тыш, авыл җанын да сүндерми яши беләләр икән. Вакыт һәм көч табып кына түгел, ә күңел изүләрен дә ачып, халыкка аклык тарату зур сәләт ул. Элек-электән үк театрлар аша халыкка аклык таратылган, сәнгать берләштергән, дуслаштырган.
Рәмилә Мадыхова, Дилшат Әхмәтов, Рушания Габдуллина, Гүзәлия Нургалиева, Дәвир Галиев, яшь артистлар Ландыш Гагаркина һәм Артур Салихҗанов үз рольләрен дөрес сайлап, геройларының характерын ачтылар. Хәзерге заман спектакле булуга карамастан, сәхнә күренешендә татар гореф-гадәтләре, элементлары да чагылды. Чалманаратлылар да рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Тынгысыз авылдашларым спектакль тәмамлану белән, икенче көнгә Бурсык авылына гастроль белән баруларын билгеләп куйдылар.
Авыл дәртен, учагын сүндермичә яшәүләре, эшләүләре өчен авылдашларга, спектакльдә катнашучыларга, спектакльнең матур итеп куелуына көч куючы тавыш операторларына, авыл клубы җитәкчелегенә, ачык йөз белән каршы алучы чалманаратлыларга зур рәхмәт.
Шулай дәртле, сәләтле булып, авылыбызның йөзен саклап, зур уңышларга ирешергә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев