Актаныш

Тырыш кешегә кайда да эш табыла

Уразайда җирлек халкы белән сөйләшү гадәти булмаган тонда башланып китте. "Эчкечелек проблемасын зур мөнбәрдән сөйләргә кирәк дигән фикергә килдем", - дип, җирлек башлыгы Айрат Хаҗиев кыска гына эш вакытында җыелган фикерләре белән уртаклашты. Ул тагын берничә мәсьәләгә борчылуын белдергәннән соң гына 2015 елда башкарылган эшләргә хисап белән таныштырды. Уразай авыл...

Уразайда җирлек халкы белән сөйләшү гадәти булмаган тонда башланып китте. "Эчкечелек проблемасын зур мөнбәрдән сөйләргә кирәк дигән фикергә килдем", - дип, җирлек башлыгы Айрат Хаҗиев кыска гына эш вакытында җыелган фикерләре белән уртаклашты. Ул тагын берничә мәсьәләгә борчылуын белдергәннән соң гына 2015 елда башкарылган эшләргә хисап белән таныштырды.
Уразай авыл җирлегендә шәхси эшчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән җитди адымнар ясала бүген. Илһам Ильясов, Фәндүс Гарипов, Феликс Фазлыйәхмәтов гаиләләре мини-ферма төзүгә бирелә торган 200 мең сумлык субсидияне беренчеләрдән булып алганнар. Әлеге программаның максаты - авыл халкының керемен арттыру, яшәешен яхшырту, мөгезле эре терлекләрне күбәйтеп, сөт продукциясе җитештерүне үстерү. Шәхси хуҗалыкларда эре мал асрауга бернинди чикләүләр дә куелмый. Димәк, әле бу программадан файдаланучылар алга таба да булыр.
- Бүген дәүләт кешегә бушка акча өләшү яклы түгел, ә эшчәнлекне үстерү өчен акчалата булышу - төп максат, - дип, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев дәүләт программалары белән таныштырды. Шул программаларда катнашырга чакырды.
Җирлектә Илфат Әндәрҗановның, Нурия Зарипованың гаилә фермалары уңышлы эшли. Соңгы елларда кошчылык буенча шәхси эшчәнлек ачып җибәргән Фәнил һәм Луиза Шәяздановларның крестьян-фермер хуҗалыгы табышлы тармакларның берсенә әверелде.
Пай җирләрен алып, печән җитештереп, терлек асрау белән шөгыльләнүче Дамир һәм Зөлхидә Фәхразыевлар, 4-5 сыер асраучы Илһам һәм Әлфинә Ильясовлар, Айзат һәм Ләйсән Гариповлар, Фәндүс һәм Иркә Гариповлар, Дилфис һәм Ләйлә Камалиевлар, Хавил һәм Илүзә Гаттаровлар, Ворис һәм Рания Фәрдиевләр, Айрат һәм Фидәлия Насыйповлар үзләренең ихаталарында күпләп терлек асрарга иренмәүче, тынгысыз гаиләләрдән саналалар. Айзат Гарипов, Әлфинә Ильясова, Айрат Насыйпов, Илфар Хәкимов, Дилфис Камалиев, Ворис Фәрдиев гаиләләре - җирлектә иң күп сөт тапшыручылар.
- Туган нигезләренә тугры булып, авылда яшәүче, шәхси хуҗалык алып баручыларга гаилә керемнәрен арттырырга мөмкинлекләр бирергә кирәк, шул максаттан республика программаларына таянабыз. 2016 елда шәхси хуҗалыклар 7 млн.782 мең сумлык сөт саттылар. Ит җитештереп сатучыларның да табышы зур саннар белән исәпләнә, - ди Айрат Хаҗиев.
Авылларда йорт-милекне рәсмиләштерү мәҗбүри шарт итеп куела. Бу ташландык, ягъни хуҗасыз калган йорт-кураларга да кагыла. Рәсмиләштерелмәгән 141 пай җире суд аша алынып, "Нур" хуҗалыгына арендага бирелгән. Кеше яшәмәгән йортларның киләчәк язмышы да суд аша хәл ителергә мөмкин. Авылның матурлыгын саклап тотучы гаиләләргә рәхмәт сүзләрен ешрак ирештерәсе иде. Узган ел район сабантуенда Илгизәр һәм Рушания Фазлыевлар гаиләсе "Үрнәк һәм төзек йорт" номинациясендә махсус бүләккә лаек булды. Җирлекнең чисталыгын, төзеклеген кайгыртып торучылар үзләренең дә, тирә-як күршеләренең дә тормышын ямьли, табигатебезгә карата да мәрхәмәтле.
- Безнең җирлектәге авыллар сулыклар янында, табигатьнең иң матур урыннарында урнашкан. Шуңа күрә экологик таләпләрне үтәү, тирә-якны чиста тоту, чүп-чарны теләсә кайда калдырмау безгә икеләтә бурыч булып йөкләнә. Куян авылында чүп җыю Актаныш полигоны белән берлектә башкарыла, башка авылларыбызда да шушы эш оештырылачак, - диде җирлек башлыгы.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты. Ул хәзерге вакытта гамәлдә булган республика программалары белән таныштырганда, аларның Уразай җирлегенә кагылышлыларына тукталды.
- Илчебайда клуб эшчәнлеге туктатыла, кече авылларны клублы итү программасы дәвам итсә, алдагы елларда Куянда клуб төзү күздә тотыла. Тик шунысы кызганыч: бу авылда да кеше саны кими бара.
Авыл җирлегенең хисап җыелышында 2015 елда җыелган үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылганы һәм 2016 елда җыелачак үзара салым акчасының кайсы максатларда кулланылачагы һәр авыл буенча аерым-аерым бәян ителде.
Куян, Илчебай, Шәрип авылларында су проблемасын хәл итеп бетерәсе бар. Быел Шәриптә электр линияләре республика программасы нигезендә яңартылачак, башка урыннардагысы үзара салым акчасыннан реконструкцияләнер дип көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: