Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тырышларны район башлыгы Чыршысы җыйды

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәмендә хөрмәтләү районда матур гадәткә әйләнде. Быел ул 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге чарада катнашу бәхете бу юлы 98 укучыга елмайды. Нинди генә укучы булмасын, аның үзенә күрә...

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәмендә хөрмәтләү районда матур гадәткә әйләнде. Быел ул 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге чарада катнашу бәхете бу юлы 98 укучыга елмайды.
Нинди генә укучы булмасын, аның үзенә күрә бер сәләте була. Юкка гына, туганда балаларның барысы да сәләтле булып туа, тик ул сәләтләрне күреп, үстерә белергә кирәк димибез. Ә үз сәләтләрен бары тик тырышлар, тормышта үз алларына максат куйганнар гына үстерә алуын да онытырга ярамый. Дәресләреңә зыян китермичә бертуктаусыз шөгыльләнүләр үз нәтиҗәсен бирсә, әлбәттә күңел күтәрелә. Ирешкән уңышларыңны күреп, күңелеңне үсендерсәләр, тагын да рәхәтрәк булып китә. Әлеге бәйрәмгә җыелган укучылар нәкъ шул хисләрне кичерделәр дә. Алар хөрмәтенә күрсәтелгән концерт номерлары күңелләренә хуш килде. Үз яшьтәшләренең чыгышлары аларда соклану хисләре дә уятмый калмагандыр. Район сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар белән рәттән, авыллардагы филиалларда шөгыльләнүче балаларның да матур чыгышлары күңелдә соклану хисләре уятты. Бу хакта алдынгыларны тәбрик итәргә килгән муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклап үтте һәм залда утырган укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.
- Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, кадерле балалар! Сезнең барыгызны да яңа аяк баскан 2017 ел белән тәбрик итәм. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек һәм алдыгызга куйган максатларга ирешеп, районның икътисади-сәяси тормышында актив катнашып уку алдынгылары, сәләтле балалар булып үсүегезне телим. Бүген биредә киләчәккә үзләренә максат куйган, тормышта үз юнәлешләрен билгеләгән балалар утыра. Без, өлкәннәр, сезнең уңышларыгызга сөенәбез, киләчәктә үзегезне илкүләм, хәтта халыкара аренада күреп горурланасыбыз килә. Сезгә уку, спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү - эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Бездә барлык балалар да сәләтле. Аларның талантларын күреп, без аларны барларга тиеш. Кадерле балалар! Киләчәктә белемнәрегезне камилләштереп, туган җиребезгә тугрылыклы булып, бирегә кайтып хезмәт итәрсез дигән өметтә калабыз. Һәрвакыт сәламәт, аек акыллы, тәртипле, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булуыгызны телим. Җәмгыять алдыгызга куйган бурычларны җиңеп чыгарлык ихтыяр көчегез булсын.
Фаил Камаев һәр укучыга, кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм күчтәнәч капларын тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев