Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тынылган шагыйрә Резеда Вәлиева вафат

Хуш-бәхил булыгыз, Резеда апа... Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Кыйгы районының Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Аның балачагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза.

 

1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул, Казанга китеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, тоташ утыз дүрт ел (1952-86) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

Р. Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960-2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылган әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык китабы дөнья күрә.

Шуның белән беррәттән, ул - искиткеч матур җырлар авторы да. Аның каләменнән 400гә якын җырлы шигырь төшкән. Нигездә, алар киң билгеле композитор Луиза Батыр-Болгари белән берлектә иҗат итте.

Реклама

Резеда Вәлиеваның шигырьләрен әллә-ничә буын балалар, мәктәп укучылары яттан өйрәнеп сәхнә тотты, конкурс-бәйгеләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яулады. Резеда апаның шигырьләре җырлап, нур чәчеп тора, алардан патриотизм, туган илне ярату, Ватаныбыз белән горурлану рухы бөркелә иде. 

Ул - 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Җырлы, нурлы шагыйрә иде ул, урыны җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев