Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тырышкан, максатына ирешкән

Яңа Әлем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә адвокат булып эшләүче якташыбыз МАРАТ ӘБҮГАЛИ улы НӘГЫЙМОВка 19 декабрьдә 60 яшь тулды. Юридик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия. Бик күп фәнни китаплар авторы ул. Ә хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелүе кечкенәдән үк башлана. Яңа Әлемнең уңдырышлы туфрагыннан шытып чыккан һәм кайда гына яшәсә дә, туган ягын онытмаган шәхесләр үзләренә карата кызыксыну уяталар.

Әтисе Әбүгали Нәгыймов бик яшьли хәрби частька килеп эләгә, кулына корал алганда нибары 16 яшь була. Ул үзенең әтисе белән бер көнне сугышка алынган. Әле балачак самимилеге дә чыгып бетмәгән яшүсмер Житомир өчен барган бәрелештә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Бераз хәлләнгәч, аны авылына кайтаралар. 19 яшеннән хуҗалыкта хисап эшенә җәлеп ителә. Хисапчылар курсын тәмамлый. Миңнегөл Гаянова белән гаилә корып, 4 ул, 1 кыз үстерәләр. Ләкин гаилә башлыгы сәламәтлеккә тиенә алмый, 35 ел баш хисапчы булып эшләгән җиреннән 53 яшендә дөнья куя. Биш бала белән калган әниләренә тормышны җигелеп тартырга туры килә. Менә шул вакытта өйдәге бар җаваплылык, авырлык малайлар өстенә төшә. 
Улларының дүртенчесе – Марат исемлесе бигрәк тә өлгерлек күрсәтә. Беркем белән дә киңәшмичә, үзлегеннән чыгып китә һәм эшкә урнашып кайта. Йөргән аякка аш-сые да иярә, дигәндәй, аның тырышлыгы гаилә хәлен шактый җиңеләйтә. 
2шәр гектарлы чөгендер басуында да, әниләренә ярдәмгә килгән балаларга, шактый гына бил бөгәргә туры килә. Ару-талуны онытып торырга, эшләргә-эшләргә... Озын җәйләр буе  кызу кояш астында ачык һавада чүп утап үткән еллар кайтавазы әле дә үзен сиздерә.
– Марат абый миннән өч кенә яшькә зуррак. Абый бәләкәйдән үк бик тырыш булды. Нәрсәгә тотынса да, кулыннан килмәгән эше юк иде. Бишенчедә укыган Марат абыйны комбайнчы ярдәмчесе итеп алдылар, шуннан соң бу вазифа ел да кабатланып торды, – дип, балачак елларын зур сагыну белән искә төшерде Нурия Нәгыймова.   
Эшкә генә түгел, укуга хирыслыгы бик тиз ачыклана. Актанышта югары сыйныфларда белем алганда ул инде, урта белем бирү программасы белән генә чикләнмичә, берничә югары уку йорты мәктәпләрендә математика, химия буенча читтән торып укый. Район, республика олимпиадаларында җиңүләр яулый.
Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында укыганда да төзелеш отрядларында катнаша. МСО оешмасына кушылып, районыбызда башкарылган күп санлы торак төзелешләрендә аның да өлеше бар. Шул ук вакытта фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша.
1982 елда кулына диплом алган яшь белгечне СССР Оборона министрлыгына эшкә билгелиләр. Министрлыкның фәнни-тикшеренү институтында хезмәт куя. Инженердан алып, өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәрби техника фәне проблемаларына багышланган эшчәнлеге төрле югары уку йортларында укыту белән бергә алып барыла. 
1995-1998 елларда югары юридик белем үзләштерә. Ә 2003 елда РФ Юстиция министрлыгының Хокук һәм идарә академиясендә кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан соң озак та үтми, моңа кадәр яшәгән Тверь шәһәрен Казанга алыштырырга туры килә. 2004 елда Владимир юридик институтының Казан филиалына кафедра җитәкчесе итеп билгеләнү белән бәйле ул. 
Казанда Марат Әбүгали улы фәнни хезмәтләр чолганышына килеп эләккәндәй хис итә. Монда аның гыйльми эшчәнлеге тагын да тирәнрәк эз таба. Монографияләр, дәреслекләр, дистәләгән фәнни хезмәтләр – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Проректорлык һәм укытудан тыш, башка хезмәткәрләрнең диссертация җитәкчесе дә була. 
Марат Әбүгали улының 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе – җөмһүриятебез өчен фәнни кадрлар әзерләүгә керткән зур өлешенә олы бәя.
Тормыш иптәше Айсылу Мирзариф кызы да – гыйльми хезмәткәр. Социология фәннәре докторы, психология фәннәре кандидаты, профессор. Хәзерге көндә КФУның гомум һәм этник социология  кафедрасында эшли. 
Марат Һәм Айсылу Нәгыймовларның ике уллары да мәктәптә, югары уку йортында яхшы укулары белән аерылып торалар. Олысы Рамил КФУның юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Читтән торып аспирантурада укыган. ТР Икътисад министрлыгында эшләгән. Хәзерге вакытта – төбәкара тендер үзәгендә. Өйләнгән, кыз үстерәләр.
Икенче уллары Рөстәм – КФУның юридик һәм икътисад факультетларында белем ала. Берьюлы ике югары белем үзләштерә, икесен дә кызыл дипломга төгәлли. Хәзерге вакытта магистратурада укый, ОКСФОРД университеты стипендиаты.
Менә шундый укымышлы, тырыш, максатчан һәм күпкырлы шәхесләребез бар. Балачагы Яңа Әлем авылында, мәктәп еллары Актанышта үткән якташыбыз Марат Нәгыймовның ирешкән уңышларын шушы кыска гына язмада чагылдырып бетерү мөмкин түгел. Аны якыннан белгән кешеләр зыялы, чиста күңелле, мәрхәмәтле, күркәм зат, олпат зат, диләр. 
Иң мөһиме: ул – безнең якташыбыз. Аның туганнары әле дә шушы җирлектә яши. Гаиләсе – абруйлы, үзе дә, Иске Байсарда туып-үскән җәмәгате Айсылу ханым да үз авылларын онытмыйлар. Актаныштагы яңалыклар, үзгәрешләр, үсешләр белән кызыксынып яшиләр. Шушы җепләрнең ныклыгы, туган якны ярату хисе генә шундый биеклекләр яуларга көч бирә аладыр. 
Сеңлесе Нурия ханым аның гаиләсен кайгыртуына, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булуына соклануын белдерде:
– Хаксызга рәнҗетелүчеләргә ярдәм итә. Бу – аның төп сыйфаты, шуңа күрә хәзерге хезмәтен дә яратып башкара, – ди.                                                      Шушы көннәрдә алтынчы дистәсен түгәрәкләүче Марат Әбүгали улы соңгы вакытта кешеләрне хокукый яклау белән шөгыльләнә. 2014 елдан – Татарстан Республикасы адвокатлар палатасында адвокат. Аңа һәм гаиләсенә алга таба да яңадан-яңа үрләр телибез. Актанышыбыздан чыккан күренекле кешеләр белән без дә хаклы горурланыйк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев