Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Төзелеш" программасы буенча ташламалы финанслауга гаризалар кабул итү төгәлләнә

1 декабрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы “Төзелеш” программасы буенча финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итә.

Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү өчен 30 млн.сумга кадәр кредит бирелә (Татарстан Республикасы Гарфонды гарантиясе белән 50% ка кадәр). Микрофинанс продуктының срогы - 1 елдан 5 елга кадәр, төп бурычны түләү буенча 12 айга кичектерү мөмкин.

Микрозайм алу өчен Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан, Петербург ур., 28 нче йорт, федераль максатчан программаның районнардагы төбәк вәкилләренә. Консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: (843) 524-90-90.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш» программасы агымдагы елның августында кабул ителгән һәм Татарстан Республикасында «кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев