Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төзелешләр барганда тормыш та алга атлый

Төзүче - мактаулылар рәтендә йөрүче изге һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәтеннән башка тормышыбызның алга китешен күзаллап булмый. Һәр заманның үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш. Хәзерге төзелешләр федераль һәм республика программаларына таянып алып барыла. Болар Актанышыбызның социаль-икътисадый үсешенә тәэсир итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов белән әңгәмәбез дә...

Төзүче - мактаулылар рәтендә йөрүче изге һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәтеннән башка тормышыбызның алга китешен күзаллап булмый. Һәр заманның үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш. Хәзерге төзелешләр федераль һәм республика программаларына таянып алып барыла. Болар Актанышыбызның социаль-икътисадый үсешенә тәэсир итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов белән әңгәмәбез дә төзүчеләрнең хезмәт уңышлары турында.
- Төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен ел саен август аеның икенче якшәмбесендә билгелиләр. Быел Республика Лидеры Указы белән төзүчеләр бәйрәме 20 сентябрьгә күчерелде.
- Осталыкларын җигеп, тырышлыкларын куеп эшләүче төзүчеләр көче белән Актанышыбыз үсә-зурая, дибез. Алга куелган максатлар ни дәрәҗәдә үтәлә, бу максатларга күпме акча сарыф ителә?
- 2010-2014 елларда барысы 4 896,54 млн. сум капиталь салым үзләштерелде. Подряд оешмалары 402,44 млн. сумлык эш башкарды, шәхси йортлар төзүгә 321,16 млн. сум акча тотылды. Быел районда 723,6 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарылды.
- Актаныш йортлар салу планын 2015 елда да үтәп чыга аламы, фаразлар нинди?
- Торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү буенча районда даими эш алып барыла. 2015 елның 8 аенда 16035,2 кв.м. торак файдалануга тапшырылып, план хәзерге көнгә 94,3 процентка үтәлде. Узган ел 19388 кв.метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Быелга җиткерелгән планны да үтәп чыгарга мөмкинлекләребез бар.
- Капиталь төзекләндерү программасы аша күпфатирлы йортларны ремонтлау дәвам итәме?
- 2010-2014 елларда барысы 16 күпфатирлы йортка (җәмгысы 20800 кв.м. мәйдан) 49,68 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Халыкның торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан, әлеге программа буенча эшләр дәвам итә. Шул нисбәттән, 2015 елда район үзәгендә 3 күпфатирлы йортта 9,04 млн. сумлык капиталь ремонт уздырылды.
Шул ук вакытта гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча Киров авылында - 9, Иске Богадыда - 2, Иске Сәфәрдә 1 йорт төзелә. Шулардан Киров авылындагы берсе файдалануга тапшырылды, тагын өчесе һәм Иске Богады авылындагы бер йортта эшләр төгәлләнде.
"Авылга кредит бирү", "Авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр", "Авылда яшәүче гражданнар" программалары нигезендә гаиләләргә субсидия кайтарту дәвам итә.
- Сафка баскан социаль объектлар турында мәгълүмат чараларында даими яктыртыла, шулай да, май ботканы бозмас, дип, төзүчеләребезнең хезмәт җимешләрен тагын бер кат күздән үткәрик әле.
- 2010-2014 елларда районда 2 балалар бакчасы, 4 клуб, 5 ФАП, 1 универсаль спорт залы, 1 ветеринария пункты, участок полиция хезмәткәрләренә эш урыны белән бергә 2 шәхси йорт, 4 спорт мәйданчыгы, район үзәгендә 4 күпфатирлы йорт төзелеп файдалануга бирелде. 8
мәктәп капиталь төзекләндерелде. 2015 елга аяк баскач, район үзәгендә 140 урынлы "Тылсым" балалар бакчасы, Әтәс авылында 200 урынлы жәмәгать үзәге, Әгъбәс һәм Чөгәнә авылларында 2 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Шулай ук, 12 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре башкарылды. Татар Суыксуы авылында өр-яңа модульле ветеринария пункты барлыкка килде. Теләкәй, Иске Сәфәр, Пучы, Иске Байсар мәктәпләре, капиталь ремонт эшләре үткәрелеп, яңа уку елын тулысынча әзерлек белән каршыладылар. Такталачык авылында һәм Актанышның 2нче мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыклары төзелеп куллануга тапшырылды.
- Юллар - төзелешнең бер тармагы. Юл төзүчеләргә быелгы сезонда кайларда эшләргә туры килде?
- Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен узган ел барлыгы 311,23 млн. сумлык эш башкарылган иде. 9,49 км озынлыктагы юлга асфальт, 1,7 км озынлыктагы юлга таш түшәлде. Быел исә 151,43 млн. сумлык эш башкарылды. Актаныш-Пучы-Бүләк-Чалманарат юлы асфальт катлам белән ныгытылды, Актаныш-Пучы юлы ремонтланды. Хәзерге көндә Чынык күпере төзекләндерелә. Аеш авылында Биҗады елгасы аркылы күпер салынып бетеп килә. Пучы авылындагы гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалды.
"Парклар һәм скверлар елы" программасы буенча Актаныш авылының дамба буендагы скверда төзелеш эшләре дәвам иттерелә.
- Руслан Илүсович, быелга бурыч итеп куелган тагын нинди эшләр алда тора?
- Урам утларын тергезү программасы буенча районның 7 авылында 4,9 млн. сумлык эш башкарылачак. Актанышның Тынычлык проспекты, 9а йорт адресы буенча 24 фатирлы яңа йорт салына башлаячак. Социаль ипотека программасы буенча Нөркә бистәсендә 22 шәхси йорт төзү дәвам итә. МТС клубы ремонтланачак. "Тузган торактан күчерү" программасы нигезендә башланган шәхси йорт төзелешләрен төгәлләү, Актаныш авылындагы биологик чистарту корылмасының документларын эшләп бетереп, объектны файдалануга тапшыру ниятләнә. Актаныш, Киров авылларында юл төзү, авылларга су кертү программасы буенча Яна Әлем, Татар Суыксуы һәм Богады авылларына су кертү, Актанышның дамба янындагы сусаклагычта төзекләндерү, үзәк стадионга реконструкция ясауны дәвам итү күздә тотыла.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Төзелешнең төрле тармагында хезмәт куючыларга эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
Мактаулы һәм бик тә кирәкле әлеге һөнәр ияләренә карата ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре аларның һәммәсенә барып ирешсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев