Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төзелештә сыйфат кирәк

Августның икенче якшәмбесендә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Районның инфраструктур үсешен тәэмин итүче, социаль йөзен бизәүчеләргә эш фронты җитәрлек. Дәүләт программалары төзелеш-ремонтны колачлы алып барырга мөмкинлек бирә. Быелга планлаштырылган эшләр дә сезон үзенчәлегенә карап төзелгән, шуңа күрә төзүчеләр ел әйләнәсе – хезмәт фронтында.

Бу хакта районның кече утырышлар залында уздырылган брифингта да әйтелде. Сөйләшү “Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелешләр, алдагы перспективалар” дигән исем астында үтте.

Руслан Гарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:

– Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә бик зур бурычлар куелды. Күпчелеге сезон эшләре белән бәйле. Билгеләнгән вакытка озак калмады.

ГИСУга караган объектларда быел 180 млн сумнан артык капиталь салым үзләштерергә туры килә. Алар социаль өлкәдә, бигрәк тә, спорт, мәдәният, медицина тармагында башкарыла. Әнәктә ял паркын август азагында ачу, беренче Президентыбыз Миңтимер Шәймиевкә бюст урнаштыру көтелә. 130 млн сумлык капиталь салымга планлаштырылган объект ул. Чөгәнә башлангыч мәктәбен яңа уку елына тапшырасыбыз бар.

Газлаштыру фондына караган объектлардан иң күләмлесе – ике контурлы газ казаннары белән җылытуга күчеп бетү. 57 күпфатирлы йортның 1260 фатирында шәхси җылыту системасы көйләнә. Финиш сызыгына кереп барабыз. Моннан тыш, былтыргыдан калган – 2, быелга исәпләнгән 11 блок төзелә. Мәдәният объектларында җылыту системасы көйләнә. 5 км дан артык газ торбалары сузыла.

Кышкы ягулык сезонына кадәр бу эшләрне төгәлләп чыгарга тиешбез. 140 млн сумнан артык капиталь салым үзләштерелә. Аерым социаль объектларга ике контурлы газ казаннары кую һәм су кертү программалары тормышка ашырыла.

“Безнең ишегалды” программасы күләмле эшләрне колачлый. Республика Президентының сайлау программасы буларак гамәлгә куела. 2020 елда Актанышның күпфатирлы йортлары урнашкан дүрт кварталында эш бара. 54 млн сумнан артык капиталь салым салынган. 22 мең кв.метрдан артык юл һәм тротуар асфальтлана. Кече архитектур корылмалар кую, утларын яңартуны төгәлләп чыгарга кирәк.

“Татавтодор” оешмасы 700 млн сумнан артык капиталь салым каралган юл төзелешен башкара. Быел Иске Әлем-Яңа Әлем, Усы, Чат авылларын каты өслекле юлга тоташтырып, файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шушы 3 авылда 12 км дан артык юл асфальтланды.

Халыкны торак белән тәэмин итү дәүләт торак фонды аша башкарыла. 57 нче кварталда 4 йортны тапшырырга җыенабыз. 185 нче федераль закон буенча Юбилей урамында 109, 110 күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрелә.

Башка программалар да бар, аларның барысын да, соңармыйча, гамәлгә ашыру бурычы алда тора.

Әбүгали Шакиров, “Сугаз” ҖЧҖ директоры:

– Безнең оешма газлаштыру, су кертү буенча шөгыльләнә. Ел саен иске газ казаннарын яңага алыштырабыз. Фатирларда шәхси газлаштыруның соңгы этабына күчтек. Төп эшләр төгәлләнде. Һәрбер йортта комиссия каравы үткәрелә. Кимчелекләрне бергәләп бетерү кирәк. Салкыннар башланганчы, без һәрбер фатирда җылылык булдырырга тиеш.

Ике контурлы газга күчерү барысы 5 подрядчы оешмага йөкләнде. 57 күпфатирлы йортның һәрберсендә асылдагы эшләрүтәлде, әмма төгәлләп бетерәселәре дә бар әле, якын көннәрдә тәмамларга тырышабыз.

Үзәктәге су алу җайланмасына тоташтырып, 57 нче кварталга су бирелде. Республика программасына кертелеп, моңа 8 млн 200 мең сум акча тотылды. Әле  бу эш ахыргача төгәлләнмәде, дәвам итә. Актанышка Шәрип авылы территориясеннән өстәмә су китерү киләсе ел программасына кертелер дип ышанабыз. Әгәр шуны да башкарып чыга алсак, Актаныш халкы суга интекмәячәк.

Пучы авылында да су проблемасы бетәр дип уйлыйбыз. Пучы мәктәбендәге иске ягулык казанын яңага алыштырдык.

Узган ел Актанышта “Сәламәтлек” бакчачылык ширкәтендә су мәсьәләсен чишүгә керешкән идек. Ул эшләрне дә төгәллибез.

Барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Үзләренә, гаиләләренә сәламәтлек теләп, кайда гына хезмәт куйсалар да, сыйфатлы, халыкка кирәкле объектларны тапшыруда уңышлар телим.

Римма Кустова, “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры:

– Ел саен ягулык сезонына әзерлек эшләре май аеннан башланып китә. Быелдан үзгәреш керә. Бюджет оешмаларына куелган җылыту казаннарын җылылык трассасына тоташтырабыз. Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, техникумда шушы эш башкарыла. Август аенда төгәлләргә иде. 57 нче квартал аркылы РТС бистәсенә су бирү белән шөгыльләнәбез. Авыллардагы караучысыз су алу җайланмаларын лицензияләү бара. Һәрбер авыл җирлеге җаваплылык тоеп үти. Әлеге объектлар сентябрь аенда кулланышка тапшырылыр.

Рәшит Фәрдиев, “Яран” торак-милекчелек ширкәте җитәкчесе:

– 2020 елда өч күпфатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелде. Аларга 21 млн 800 мең сум акча каралды. Бу эшләр төгәлләнде, 110 нчы йортта подъезд ремонты гына калды. Төньяк урамы 124 нче йортта, Тынычлык проспекты 25 нче, Ленин проспекты 13 нче йортларда подъездларны “Газстройсервис” ҖЧҖ ремонтлады.

Быел 57 күпфатирлы йорт шәхси җылытуга күчә. 2013 елда башланган иде. Шуннан бирле 18 йорт күчкән иде. Үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. 1260 фатир да күчеп бетәргә тиеш. Кимчелекләр барлана, төзәтелә.

Якынлашып килүче бәйрәмнәре белән барлык төзүчеләрне дә котлыйм. Башкарылган эшләр алардан башка тормышка ашмас иде. Алар – кирәкле һөнәр ияләре. Алдагы эшләрендә уңышлар, коллективларында тынычлык телим.

Руслан Гарипов:

– Алдагы елларга да зур бурычлар куела. Су һәм канализация корылмаларын яңарту, 57 нче кварталда газлаштыруны, торак төзүнедәвам итү, яңа микрорайон ясап, проектларын төзү, авыл җирлеге территориясен комплекслы үстерү буенча федераль программада катнашу, Иске Иделне чистарту, МЧС бинасын төзү, тау чаңгысы комплексын булдыру, электр яктылык утларын арттыру планлаштырыла. Һәр төзелгән объект һәйкәл булып тора. Барысы да кешегә файда китерә. Шуңа күрә сыйфатлы эшләү кирәк. Программалар булып торсын.    

Хөрмәтле төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, юл салучылар, ветеран-төзүчеләр, бөтенебезне дә якынлашып килүче бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, исән-имин тормыш телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев