Актаныш

Уфа губернасы Минзәлә өязе Мәчти авылыннан Солтанова (Ханнанова) Дәлия Габделмөҗип кызы ШӘҖӘРӘСЕ (хәзерге ТР Актаныш районы Мәчти-Наратлы авылы, 1974 елдан Наратлы дәүләт картасыннан төште)

Шәҗәрә. Мин кем соң? Әйе, үз "нәсел агачыңны", ягъни, гарәпчә әйтсәк,"Шәҗәрә"ңне белмичә үзеңнең нинди нәселдән икәнеңне дә белмисең. Дәлия Ханнанова(Солтанова). Җиде буыныңны белү, үзеңнең мәнфәгатеңне генә түгел, туган җиреңнең, авылыңның тарихын да белү, башкалар өчен дә кирәкле мәг ълүмәт бирү булып тора,-дип уйлыйм. Районыбызга 80 ел тулу уңаеннан күп авыл...

Шәҗәрә. Мин кем соң?
Әйе, үз "нәсел агачыңны", ягъни, гарәпчә әйтсәк,"Шәҗәрә"ңне белмичә үзеңнең нинди нәселдән икәнеңне дә белмисең.
Дәлия Ханнанова(Солтанова).
Җиде буыныңны белү, үзеңнең мәнфәгатеңне генә түгел, туган җиреңнең, авылыңның тарихын да белү, башкалар өчен дә кирәкле мәг ълүмәт бирү булып тора,-дип уйлыйм. Районыбызга 80 ел тулу уңаеннан күп авыл тарихлары язылды. Мин дә (аптыраганнан дисәм дә була) юкка чыккан Мәчти (Наратлы) авылы турында, башта белгәннәремне искә алып, соңрак кызыксынып китеп, архивларга мөрәҗәгать итеп, материаллар тупладым. Шулай итеп, авылдашым Фәнүзә Галимҗан абый кызы Сәяпова материалларын да кулланып, "Туган авылым урамын соңгы кабат урадым" дигән исем белән китап дөнья күрде. Менә шул вакытта үземнең нәселемә кагылышлы язмалар да очрады. Болар нәселемне барлауга "очкын" гына иде әле. Архивтан алган язмаларны җентекләп укыгач, нәселем башы Солтановлар икәненә инандым. Авылым турындагы тарихи китабымда да урын алган Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре" (Казан, 1995) китабындагы (39 бит) ике варианттан торган Туксаба шәҗәрәсенең икенче вариантына тукталдым. Чөнки бу вариантны Мәчти авылында туган, Уфада мөфти вазыйфасын башкарган Мөхәммәдияр мирза үзе Ш.Мәрҗәнигә тапшырган. М.Әхмәтҗанов Туксаба нәселе хәзерге Татарстан Респуликасы, Актаныш районы, Мәчти (Наратлы) авылында яшәгән дип тә язып куйган. Ягъни, Туксабадан башлап мөфтиебез Мөхәммәдиярга кадәр 16 буын язылган. Мин алдагы буыннар белән кызыксынмадым, аларны барларга көчем дә җитмәс иде, мин язучы да, тарихчы да түгел бит. Мәчти авылының даны булган Габделҗәлил Солтан улы Солтановтан башладым. Үзем Мәчти авылы кызы буларак, авылымның бер урамы Солтановлардан гына торганын, үземнең әтиемнең, бабамның Солтанов булып йөргәнен беләм. Алар нәселе чылбыры гасырлар буе югалмаган, Мәчти авылы да-дворяннар авылы дип тарихка да, халык теленә дә кереп калган. Әтием ягыннан исәпләгәндә дүртенче буын бабам Габделҗәлил Солтан улы Солтанов кем соң ул?
Габделҗәлил Солтан улы Солтанов 1750 елда туган (1824 елда вафат). Актанышта яшәүче авылдашым Хәмит Хәйберҗан улы Янгиров Башкортостан Республикасы үзәк архивыннан халык санын алу буенча Мәчти авылында яшәгән 1811, 1816, 1859 еллардагы "Ревизская сказка" мәгълүмәтләрен фотога төшереп алып кайтты. (Архивка кем тели шул кертелми, Хәмит Янгиров юрист буларак, Мәскәүдән рөхсәт алып керде). Бу документларда (ведомостьларда) гаилә башлыгы, гаилә әгъзаларының ничә яшьтә икәне дә күрсәтеп язылган. 1811 елдагы "Ревизская сказка"да Габделҗәлил Солтан улы Солтановка 61 яшь диелгән. (Димәк 1811-61=1750 елда туган). Үзем Мәчти авылы тарихы турында мәгълүмәт туплаганда Башкортостан Дәүләт архивына сору язган идем. Архивтан А.З.Асфандияровның "Аулы Мензелинских башкир" дигән китабыннан (Уфа,2009 ел) Мәчти авылы турындагы (375-381нче битләр) язманы җибәрделәр. Бу китпта язылган мәгълүмәт, барысы да архив материалларына таянып, искәрмә белән, документларның тәртип саннары, еллары күрсәтелгән. Ягъни, Янгиров алып кайткан мәгълүмәтләр белән аваздаш булдылар. Габделҗәлил бабам Солтанов хәрби хезмшткәр булган. 1772 елда Польшаның бар конфедератларына каршы походта катнашкан. Поход старшинасы вазыйфасын башкарган, батырлыклары өчен сотник дәрәҗәсенә (чинына) күтәрелгән. Ышанычлырак булсын өчен документларга күз салыйк.
№ 1 (стр.21)
«Обращение Оренбургского губернатора И.А.Рейнедерна и башкирским старшинам и башкирскому народу с призывом исполнить Указ Государственной военной коллегии о формировании башкирского войска для отправления в Польшу. 13 ноября 1771 г.»
№ 2 (стр.21)
«Рапорт Уфимской провинциальной канцелярии о рассылке к башкирским старшинам увещеваний губернатора и инструкций по формированию команд для отправления в Польшу. 22 ноября 1771 г.»
№ 24 (стр.71)
«Ведомость секунд-майора И.Шмакова с именным списком, сведениями в численном составе, вооружении и количестве лошадей в 3-й партии башкирского войска. Казанской дороги сотник Абдулзялил Солтанов-3 лошади, 1 сабли, 1 копья. 7 января 1771 г.»
Пугачев явында катнашып пленга эләгә, аннан кача, дәүләт алдында ышаныч казана.Габделҗәлил Солтановның хезмәтләрен дәүләт югары бәяли, аңа яңа хәрби чиннар, бүләкләр бирә.
№ 222
«Указ Военной коллегии правителю Уфимского наместничества А.А.Пеутлину о произведении в обер-офицерские чины старшин Адулзялил Солтанова и Утегина Нурмухаметова. 5 декабря 1793 г. »
Ягъни, хезмәтенә хөрмәт белән каравына һәм турылыклы булуына армия исеменнән старшина Габделҗәлил Солтановка поручик исеме бирелә.
Гәрәбчәдән тәрҗемә ителгән (3 бит)

Исеме

Туган көне

Атасы/анасының исеме

Туган авылы

1

Шәрифҗамал

1 гыйнв.

Әхмәтҗан/Фәхреҗамал

Мәчти

1

Мирзаҗан

8 гыйнв.

Мөхәммәдлатыйф/Бәдреҗиһан

Мәчти

2

Бибимәрьям

9 гыйнв.

Гыйззәтулла/Бибигазизә

Мөшеге

2

Шаһиҗиһан

12 гыйнв.

Опер-офицерскийда Габделҗаббар/Гайнелхәят

Мөшеге

3

Низаметдин

22 гыйнв.

Опер-офицерскийда Ибраһим/Бибимөкәррәмә

Мәчти

3

Бибифатыйма

26 гынв.

Мөхәммәдгани/Бибиҗиһан

Мәчти

4

Миргали

18 февр.

Гаделмәлик габделкадыйр улы/ Бибигайнелҗәнән

Мәчти

4

Гыйльмениса

3 март

Мөшеге дворян Шаһимөхәммәд/ Фазлыниса

Мәчти

5

Маэлхәят

16 апр.

Гарифулла Габделхәким улы/ Шамсекамәр

Реклама

Мәчти

6

Бибизөләйха

6 май

Отставной подпоручик Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Солтанов/Мәрьям

Мәчти

5

Габделхәбиб

14 июнь

Мөшеге авылында указной имам мулла Габделханнан Габделкадыйр улы/ Шамсемаһи

Мөшеге

6

Хәсән

20 июль

Дворян урядник Шаһисолтан Солтанов/ Галимә

Мәчти

7

Мөхәммәдзакир

23 авг.

Мөхәммәдфазыл/Мәрхәбә

Мәчти

8

Мөхәммәдсолтан

2 окт.

Дворян Шаһимөхәммәд Мөхәммәдгәрәй улы/ Бибихәдичә

Мәчти

7

күренми

29 нояб.

Күренми/ Бибифатыйма

Мәчти

8

Миңлекамал

18 дек.

Шаһимәрдан Дәүләт улы/Фәррухҗамал

Мәчти

9

Бибифакиһә

26 дек.

Опер-офицерскийда Җиһангир/Бибисаймә

Мәчти

9

Шаһгали

26 дек.

Сәрисолтан/Шәмсекамал

Мәчти

Байсар авылының уң мәхәллздә имам-хатыйп Хабибрахман Габделкәрим улы.


Бу документ Башкорт Дәүләт архивыннан Янгиров Хәмит Хәйберҗан улы фотога төшереп алып кайтты. Ул гарәб алфавиты белән язылган иде, Казанда Кол Шәриф мәчетендәге белгечләрдән яздырып алды.
XVIII гасыр азагында Башкортостанда кантонлык системасы кертелә. Гәбделҗәлил бабам 7 нче кантон начальнигы итеп билгеләнә.
Мәчти авылы зиратында Солтановлар нәселеннән күпләр җирләнгән. Бу зират Башкортостан һәм Татарстан галимнәрен дә җәлеп итте. 2009 елда Татарстан Республикасының Г.Ибрагимов исемендәге тел, әдәбият Һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин җитәкчелегендә галимнәр килеп, Мәчти авылы зиратындагы кабер ташларындагы язмаларны укып, язып алып киттеләр. Алар белән килгән журналист Расиха Фаизованың "Шәһри Казан" газетасы 25.12.2009 ел 237-238 саннарында "Зиратларда безнең бөтен тарих" дигән язмасы дөнья күрде. Ул язмада күп кенә кабер ташларындагы язулары да (азлап кына булса да) бирелгән. Ә менә Мәчти авылын Солтановлар нәселе итеп калдырган Габделҗәлил Солтан улы Солтанов кабере ташына тукталып: "Ул таш 1824 елда Габделҗәлил Солтан улына куелган. Каберне әйләндереп алынган чуеннан коелган чардуганны да бүгенге көндә дә ешь очрый торган әйбер дип булмый, кабер ташының алгы ягына да, арткы ягына да, кырыйларыны да дини һәм дөньяви мәгълүмәтләр ташка уеп язылган. 7 кантон башлыгы булган Габделҗәлил-хөкүмәт хезмәтендә гөмер кичрде",-дигән язмаларны газетада бәян иткән.
Шулай итеп бабам Габделҗәлил 7 нче кантон башлыгы да булган. Ә ул кантон кайсы биләмәләрне биләгән һәм үзәге кайда булган соң? Интернеттан алынган "Введение кантонной системы управления и ее эволюция" дигән мәгълүмәттә 1803 елга башкир кантоннары 12, мишәр кантоннары 5 булган һәм аларга кайсы губерналар, өязләр керүе, кантон үзәклзре күрсәтелгән. Бабам Габделҗәлил башлык булган 7 нче кантон Стерлитамак биләмәсенә кереп үзәге Мряе дигән авылда булган. Ә менә Солтановларның 4 буыны башлык булган династиясе 11 нче кантон үзәге Чалманарат (шулай язылган) авылында булып, Оренбург губернасының Минзәлә өязе, Вятской губернасының Алабуга, Сарапул өязләре биләмәләре кергән.
Кантоннар юрталарга бүленгән, ягъни юртага күп кенә авыллар кергән. Габделҗәлил Солтанов юрта старшинасы булып та хезмәт иткән.
Башкорт дворяннары тарихы Екатерина икенче патшабикәнең 1785 елда чыгарылган Рәсәй дворяннары хакындагы Указы нигезендә ачыла.
Башкортостанда дворянлыкка теркәү XVIII йөз ахырларында, бик сайлап кына, ягъни алар Башкорт гаскәрендә егерме биш-утызар ел хезмәт иткән, югары дәрәҗәдәге чиновниклар (түрә) яки кантон башлыклары булып хезмәт иткәннәр генә теркәлгән.
«Род Солтановых в конце XVIII-XIX веков включен в дворянскую родословную книгу Оренбургской губернии» (Материал из «Википедии-свободной энциклопедии»).
Башкорт дворян династиясен барлыкка китергән Солтановлар династиясе Рәсәй һәм башкорт иле каршында тарихта зур дәрәҗә казана.
Шулай итеп Солтанов фамилиясе буыннан-буынга күчә. Буыннан-буынга Солтанов фамилиясен биргән Мәмәт улы Солтан бабабыз да асыл затлардан булуы ихтимал. Солтан улы Габделҗәлил, тарихи мәгълүмәтләргә таянганда, Бирск өязе, Байлар волосте, Калмаш Тюбәсе Кузяково авылыннан. Чөнки, Габделҗәлил бабам Мәчти авылына җир сатып алып килеп урнашканда вотчинник-ягъни ата-бабадан мирас булып калган җир биләүче була.Үзләре вафат булганнан соң да улларына мирас булып калган. Габделҗәлил улы Мөхәммәтрәхимнең Бәләбәй өязендә 150 десятин җире, 4 поташ (селте) заводы була. Аннан Мөхәммәтрәхим улы Шәйхелислам (музыка профессоры Солтанов Мансур әтисе) һәм Шаһимарданнарга кала. Алга таба да байлык, мөлкәт мирас булып кала бара.
Габделҗәлилнең өлкән улы Баязитның да Бирск өязендә 3 поташ заводы була. (Баязитның оныгы Мөхәммәдияр Оренбург диния назаретеның Уфадагы 5 нче мөфтие).
Отставкадагы поручик, дворян Габделҗәлил Солтан улы Солтановның тагын да күбрәк биләмәләрен арттыру мөмкинлеге чыга һәм ул Минзәлә өязен сайлый. Башкортостан Республикасы Дәүләт Үзәк архивы миңа җибәргән А.З.Асфандияровның Мәчти авылы турындагы тарихи язмасында армия поручигы Габделҗәлил Солтан улы Солтановның җир сату-алу текстының копиясе бирелгән. Ягъни, 1800 ел 2 декабрь көннең икенче яртысында (сәгате генә күрсәтелмәгән) Оренбург губернасы Минзәлә һәм Бирск өязләреннән командаларның старшиналары җитәкчелегендә төрле авыллардан (исем-фамилиялзре һәм авыллары күрсәтелгән) ышанычлы 10 кеше-башкортлар армия поручигы Габделҗәлил Солтан улы Солтановка җир сату-алу килешүе төзиләр. (Кыскача эчтәлеге: Бу килешүдә Минзәлә өязе биләмәсенә кергән Сөн елгасының ике ягы, Шәбез елгасы буйлап җирләрен Солтановка сатарга, барлык сөрү җирләреннән, болыннардан, судан, урманнан файдаланулар килешүгә кертелә. Һәм мәңге яшәү өчен аңа балалары белән бергә Сикея елгасы буендагы Мастиево авылына яки үзе теләгән башка урында урнашырга һәм барлык мөмкинлекләрдән файлаланырга мөмкин,-диелгән. Сатып алган җирне сатмаска, бүләк итмәскә, бары тик балаларга-варисларга калдырырга диелә. Барлык шартларны кертеп, барыбызның да ризалыкны биреп армия поручигы Габделҗәлил Солтан улы Солтановтан бу җир биләмәләре өчен 500 (биш йөз) сум акча алдык-дип, килешү төзегәндәге ышанычлы башкортлар үзләренең белгәннәр имзаларын, белмәгәннәр тамгаларын куялар (тамгалар күрсәтелгән).)(ЦГИА РБФ 172 ОП 1, Д21, М 24-25).
Габделҗәлил Солтан улы Солтанов урнашу өчен Масти авылын сайлый. А.З.Асфандияров Мәчти авылының 1754 елда ук булганын, ул авылда яшәгән Мастей Абызаев исеме белән аталган булырга мөмкинлеген искәртә.
Габделҗәлил Солтан улы Солтанов күченеп килгәндә 50 яшьтә булып, аның 10 улы була. Шуларның 4сенең үз хуҗалыклары була. Ягъни, Мәчти авылына 5 двор булып килеп урнашалар. Мәчти авылында алдан яшәгән хуҗалыклар Сикыя елгасы буена урнашканнар. Ә Солтановлар чишмәгә якын, зур җиләкле аланы булган биеклек урынга урнашканнар.
Урнашу ничә елга сузылгандыр, әмма, торак йортлары шәһәр тибындагы проектлар белән, 8-10 бүлмәле, залы, кунак бүлмәләре белән төзелгән. Тыштан такта белән тышланган, буялган, тәрәзә капкачлары уелып төрле бизәкләр белән эшләнгән, түбәләре калай белән капланган. Йортларның эче штукатурланган, түшәмнәргә төрле узорлар ясалган, мичләр керәч плитә белән капланган, ягу өлешләре коридорга җайланган иде. (Авыл бетерелгәч, калган йортларны сүтеп алганда (мәчетне дә) сүтә алмыйча, штукатуркаларын вата алмыйча азапланганнар-ди). Һәрбер төзелеш (парк, мәчет, мәдрәсә, мәктәп, кибетләр һ.б.) өчен проект ясалган.
Әйткәнемчә, алар Мәчти авылына 5двор булып күчкәннәр.
1 двор. Отставкадагы поручик Габделҗәлил Солтан улы Солтановныкы (1750-1824). Мәчти авылына күчеп килгәндә аңа 50 яшь була (1800 ел). 1791 елдан дворян. Аның янында өч хатыныннан уллары: Габделхалик (1783-...), Мөхәммәтрәхим (1784-1841), Габделсаттар (1793-1852), Габделгафар (1794-...), Мөхәммәтҗан , Мөхәммәтгәрәй .
2 двор. Баязит Габделҗәлил улы Солтановныкы (1774-1823)-11 кантон начальнигы, капитан, дворян. Аның уллары: Мөхәммәтҗан, Шаһиморат, Шаһиәхмәт, Мөхәммәтшәриф (булачак мөфти Мөхәммәдиарның әтисе).
3 двор. Габделнасыйр Габделҗәлил улы Солтановныкы (1779-...)-старшина, 14 класс начальнигы. Уллары: Давлетгарай, Шаһигарай.
4 двор. Габдрахим Габделҗәлил улы Солтановныкы (1781-1857)-старшина, 14 класс начальнигы (минем өченче буын бабам). Аның уллары: Габделкадыйр (минем икенче буын бабам), Габделҗаббар.
5 двор. Габделвахит Габделҗәлил улы Солтановныкы (1782-...)-старшина ярдәмчесе, 14 класс начальнигы. Аның уллары: Габделгали, Габделгалләм, Габделгани.
Габделҗәлил Солтановның 10 улы булып, кызлары да шул ук кадәр булган диелгән (язмада). Барысы да чын (потомственный) дворян. Бу кадәр варисларның нәсел агачындагы ботакларын барлый алмам, үземнекен барлап карыйм. Агачыбызның тамыры Габделҗәлил Солтан улы турында алдан бәян иттем.
Габделҗәлил Солтановның 3 нче улы 4нче двор хуҗасы-Габдрахим- минем өченче буын бабам. Юрта старшинасы, дворян, 1857 елда вафат, Мәчти авылы зиратында җирләнгән. Аның улы Габделкадыйр Солтанов-минем икенче буын бабам (1800-...), дворян.
1960-70 нче елларда Казан дәүләт университетыны археографик экспедиөиясе әгъзәсы-археограф Альберт Фәтхи Актаныш районында күп кенә кулъязмалар табуга ирешә. Ул Габделкадыйр Солтановның Мәшһур "Рисаләи болгарийә" 1851 ел (ягъни, Болгариягә миссиясе) исемендәге сәяхәтнамәсенең 4 нөсхәсен таба. Бу зур тарихи ядкар булып санала. Сәяхәт итеп, гыйбадәт кылып йөрүче хаҗи-Габделкадыйр ул язмада юл истәлекләрен яза. Анда: Политик карта буенча сәяхәт хәрәкәтенең маршруты бирелгән: Хиванское ханство, Иран, Ирак, Сирия, Турөия, Палестина, Израиль, Египет, Саудовская Аравия, Россиянең бик күп шәһәрләре кереп, Урал, Челябинск, Курган, Петропавловск белән төгәлләнгән. Сәяхәттә татар халкының географик белем дәрәҗәсе, кулҗтурасы, гади халыкның көн-күрешен, гөреф-гадәтләрен, телен өйрәнәләр.Бу маршрут буенча татар халкы гасырлар буенча күп тапкырлар хәрәкәт итә. (Материал: Альберт Фәтхи "Мәкаләләр һәм истәлекләр" 2007 ел (151-151 битләр).Бабам Габделкадыйр, хәзергәчә әйтсәк, галим булган.
Габделҗәлил, Габдрахим бабамнар, әтием Габделмөҗип Мәчти авылы зиратында җирләнгәннәр, ә менә Габделкадыйр бабамның үлеме турында мәгълүмәт юк. Бәлки ул шул ерак сәфәрләр юлында вафат булгандыр, дип фикер йөртәсе генә кала.
1859 елдагы 10нчы "Ревизская сказка" исемлегендә тәртип саны буенча 26нчы Габделханнан Габделкадыйр улы Солтанов-1833 елгы указной мулла-26 яшьтә, шул исемлектә Габделханнан улы Шаһигардан 1,5 яшь диелгән. Габделханнан-минем бабам-әтием Габделмөҗипнең әтисе. Әтием Габделмөҗип 1859 елга кадәр тумаган булгач, бу халык саны исемлегенә кермәгән әлегә. Шаһигардан-әтиемнең бертуганы, минем "дүрәтәй", әнкәй алар йортына килен булып төшкән (1909 елда). Бу вакытта Габделханнан бабам Мөшеге авылында (хәзерге Минзәлә районы) "указной мулла" булып хезмәт иткән. Шунда вафат булып, шунда җирләнгән.
1859 елдагы ревизия исемлегендә бабам Габделханнанның бертуганнары Габделмалик-24 яшь, Габделмәннән-30 яшь, Габделмәннәннең уллары Габделрәхим-15 яшь, Хөснимәрдән-4 яшь булган.
Уфа дәүләт архивыннан фотога төшереп алган тарихи документларда Мәчти авылында туучылар санын күрсәткән исемлектә Габделкадыйр улы Габделханнан Солтановның Мөшегедә 14 июндә улы дөньяга килеп Габделхәбиб дип исем кушканнар (әтием Габделмөҗипнең энесе). Кызганычка исемлектә елы күренми, күрәсең, елы "дело" тышында булган. Бу язмаларда Мәчти авылында бу елда ничә кыз, ничә малай (исемнәре белән) үлүе турында, никахлашуны теркәү исемлекләре дә бар.
Әтием Габделмөҗип Габделханнан улы Солтанов 1881 елда Мәчти авылында дөньяга килгән. Патша армиясендә хемәт иткән. 1909 елда өйләнгән.Әнием Иске Байсар авылыннан Мәрьям Габделҗәмил кызы. Әтием авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Бабаларыннан мирас булып калган җирләре Яңа Кормаш авылының Шәбез елгасы сул ягында булган. Шул җирне эшкәртеп, мал-терлек асырап көн күргәннәр. 8 балалары дөньяга килеп 5 се сабый чакта ук вафат булган. Мәчти авылы зиратында җирләнгәннәр. Беренче бәбиләре бабам Габделханнан мулла булып хезмәт иткән Мөшеге авылына кунакка барып кайткач (кыш көне) салкын тиүдән авырып үлгән.
Колхозлашу башлангач әтием Габделмөҗип беренчеләрдән булып, мирас булып калган җирен, атын, чанасын-арбасын, сабанын, тырмасын биреп колхозга керә. Идарә активы була, төрле хезмәт башкара. 1940 елның 25 маенда вафат була. Мәчти авылы зиратында җирләнә.
Исән калган балалары: Нәҗметдин (1914-1944) Габделмөҗип улы Солтанов (1930 елдан бабасы исеме белән Ханнанов фамилиясенә күчә), Зәнфирә (1925-1999) Габделмөҗип кызы, Дәлия (1928) Габделмөҗип кызы Ханнанова (1930 елдан).
Нәҗметдин Габделмөҗип улы Мәчти авылында ТБУМ да, аннан соң Минзәлә педучилищесында белем ала. Педагог.Төрле авыл мәктәпләрендә укытты. Совет Армиясендә хезмәт итә (1936-1938), фин сугышында катнаша (1939-1940), рота командиры, өлкән лейтенант, 1944 елның 14 гыйнварында Бөек Ватан сугышында һәлак була. Абыемның нәселе калмый. Безнең буын нәселе өзелә. Шулай итеп нәсел агачыбызның бер ботагының дәвамы юк.
Мин бу "шәҗәрәне" язучы Дәлия Габделмөҗип кызы Солтанова-1930 елдан Ханнанова, 1928 елның 15 маенда Мәчти авылында дөньга килгәнмен. Педагог, лаеклы ялга чыкканчы соңгы 31 елымны район пионерлар йортында директор вазифасын башкардым. 1978 елда (март) ТАССР укытучыларының 5 нче съездына делегат итеп сайландым. "За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения В.И.Ленина", "Победитель социалистического соревнования 1973 года","Лучшему пионерскому вожатому" (значок ЦК ВЛКСМ), "Ветеран труда","За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г. " һәм башка юбилей медальләренә лаек булдым. Бик күп җәмәгать эшләре башкардым. Район ветераннар Советы секретаре, район "Игенче даны" газетасы каршындагы җәмәгатьчелек кабул итү советында табигатьне саклау җәмгыятенең район оешмасының җаваплы секретаре һәм башкалар.
1983 елда лаеклы ялга чыккач район пионер, мәктәп тарихы буенча документаль язмалар нигезендә "Еллар шаһит" дигән китабым дөнья күрде. Юкка чыккан Мәчти (Наратлы) авылы турында " Туган авылым урамын соңгы кабат урадым" дигән исеме астындагы тарихи китабым да дөнья күрде (2010 ел).
Мин кыз бала буларак, нәселне дәвам итә алмыйм булып чыга.
Минем улларым: Камил Әнәс улы Моратов (1956 елгы)- КАИ тәмамлап-инженер.
Шулай итеп минем шәҗәрәм:
Солтан - Мәмәт улы
Габделҗәлил Солтан улы Солтанов
Габдрахим Габделҗәлил улы Солтанов
Габделкадыйр Габдрахим улы Солтанов
Габделханнан Габделкадыйр улы Солтанов
Габделмөҗип Габделханнан улы Солтанов
Нәҗметдин Габделмөҗип улы Солтанов (1930 елдан Ханнанов)
Дәлия Габделмөҗип кызы Солтанова (1930 елдан Ханнанова
Нәсел агачыбызның башка ботакларына бераз, бергәнемчә тукталасым килә.
Өченче буын бабам Габдрахимның улы Габделкадыйрның (икенче буын бабам) бертуганы майор Мөхәммәтсадыйк Солтанов Шадрин өязенең 6 нчы участогында мировой судья була. 1877 елдан потомственный дворян.
Габделҗәлил Солтан улы Солтановның өлкән улы Баязит Солтанов минем өченче буын бабам Габдрахим белән бертуган.
1.Баязит Габделҗәлил улы Солтанов (1773-1823), капитан, потомственный дворян.Үзәге Чалманарат авылында урнашкан 11 нче кантон башлыгы. Бирск өязендәге төрле авылларда урнашкан 3 поташ заводы, Минзәлә өязенең төрле авылларында 5 он тарту тегермәне була. Мәчти авылын тизекләндерү дә (мәчет, мәдрәсә, мәктәп, парк, шифаханә (кымыз белән дәвалый торган) һәм башка төзелешләрдә) туганнары белән берлектә башкара. Чалманарат авылында да он тарту тегермәне була. Баязит Солтанов Чалманарат авылында 50 яшендә вафат була һәм шунда җирләнә (Ислам дине йолалары буенча мәетне күчереп җирләргә ярамый). Чалманарат авылында Гыйлфанов Нәҗип хуҗалыгында аның кабере саклана. Нәҗип бу каберне тәрбияләп карап тора.
Баязит Габделҗәлил улы Солтановның уллары: Мөхәммәдияр, Шаһимардан, Шаһиәхмәт, Мөхәммәтшәриф, Шаһиморат.
2.Шулардан Мөхәммәтшәриф Баязит улы Солтановка тукталам. Ул хезмәтен гади казак булып башлый. 1832 елдан потомственный дворян. 1838 елда хорунжий дәрәҗәсенә күтәрелә. Улы Мөхәммәдиар - мөселманнарның Уфадагы диния нәзәрете мөфтие. Тагын бер күренекле улы Арыслангарай - ХХ кантон башлыгы (1856 елдан).
3.Мөхәммәдиар Мөхәммәтшәриф улы Солтанов (1837-1915) Россия мөселманнары тарихында зур роль уйный. Мөхәммәдиар Солтанов 1886 елда Оренбург мөселман диния җыелышы башлыгы, ягъни мөфти итеп билгеләнә һәм 1915 елга кадәр бу вазыйфаны башкара. Патша хөкүмәте каршындагы казанышлары өчен ул беренче дәрәҗәдәге Изге Станислав, беренче дәрәҗәдәге Изге Анна, Андрей Первозванный орденнары белән бүләкләнә. Ул 1915 Уфада вафат була, мәчет ишек алдында җирләнә. Чардуганы, язулы ташы хәзер дә саклана (Мәчти авылы тарихы турындагы китабымда фотосын биргән идем). Уллары: Арыслангали, Искәндәр, Сәлимгарай, Баязит (бабалары истәлегенә атаганнар күрәсең), Мөхәммәдиарның бар балалары да гимназия һәм көллиятләрдә укыганнар.
4.Арыслангали Мөхәммәдиар улы Солтанов 1905 елда Стәрлетамак өяздворяннарының башлыгы итеп сайлана. 1899 елны гаилә инициативасы белән Уфада ярлы мөселманнар өчен мөтәвәллият (попечитель комитеты) төзелә. Алар гаиләләре белән зур изге эшләр башкаралар.
5.Искәндәр Мөхәммәдиар улы Солтанов, юридик белем ала, адвокат булып эшли. Ул Анна Семеновна Рябикинага өйләнә (Исламда никахтан соң Гайнелхаят Сөләйманова). Үзләренең утарларында тагын бер йорт төзиләр. Парңда акушерлык курслары тәмамлаган Анна Семеновна шул йортта шифаханә һәм алты урынлык бала табу йорты ача. Уллары: Рөстәм (1908), Гөмәр(1910).
6.Рөстәм Искәндәр улы Солтанов-югары белемле, елга пароходлыгы куркынычсызлык техникасы буенча инженер. 1941 елның июлендә кулга алына, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1989 елның 22 августында реабилитацияләнгән.
7.Гөмәр Искәндәр улы Солтанов-югары белемле, беркайда да эшләми. 1941 елның 12 февралендә кулга алына. 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1971 елның 7 маенда реабилитацияләнгән.
Искәндәр Мөхәммәдиар улы Солтановның алга таба язмышы билгеле түгел. Шулай итеп бу буынның шәҗәрәсе:
Солтан Мәмәт улы
Габделҗәлил Солтан улы
Баязит Габделҗзлил улы
Мөхәммәтшәриф Баязит улы
Мөхәммәдиар Мөхәммәтшәриф улы (мөфти)
Искәндәр, Арыслангали-Мөхәммәдиар уллары
Рөстәм, Гөмәр-Искәндәр уллары
P.S. Мөхәммәдиар Мөхәммәтшәриф улы Солтановның уллары, оныклары турында язмалар Башкортостан Республикасының "Хәтер" китабыннан Мари Суксу авылы кызы Елена Ирдуганова әзерләгән язмаларны кулландым.
Мөхәммәдиар Солтановның Мәчти авылында калган уллары Сәлимгарай, Баязитларның язмышы башкача, 1917 елгы революциядән соң Баязит гаиләсе белән качып китә. 1965 елларда Баязитның хатыны Кәримә әби кайтып (өйләре больница булып хезмәт иткәндә), рөхсәт сорап кереп карап чыга.
8) Габделҗәлил Солтан улы Солтановның тагын бер нәсел ботагы улы - Мөхәммәтрәхим Солтанов (1784-1841).
Потомственный дворян, 25 еллык хәрби хезмәтнең бөтен авырлыкларын күргән, гади солдаттан майорга ча хәрби чиннарга ия булган.
Баязит агасыннан соң үзәге Чалманараттагы 11нче кантон башлыгы. Ул дүртенче дәрәҗәдәге Изге Станислав ордены һәм башка бүләкләргә ия булган. Бәләбәй өязендә 4 поташ заводы тоткан, 150 дисәтинә җир биләгән, Минзәлә өязендә 2 он тарту тегермәне, Мәчтидәге кымыз белән дәвалау шифаханәсе дә аның җаваплылыгында булган.
Уллары: Шәйхелислам, Шаһимәрдән.
9) Шәйхелислам Мөхәммәтрәхим улы Солтанов (1817-1888). 1842 елдан 11нче кантон башлыгы. Энесе Шаһимәрдән белән әтиләреннән калган җирләр, заводлар аларга мирас булып кала. 1847 елда авырып кантон башлыгыннан бушатыла. Отставкадагы сотник.
Уллары: Шаһизаман, Әмиртимер, Мөхәммәтмансур.
10) Мөхәммәтмансур Шәйхелислам улы Солтанов (1875-1919). Мансур Солтанов 1897 елда гимназия каршындагы курсны тәмамлагач Мәскәү консерваториясенең флейта классына укырга керә, аны 1903 елда зур көмеш медальгә тәмамлый. 1912 елда Саратов консерваториясендә профессор итеп чакырыла һәм гомеренең соңгы көненә кадәр башта флейта классы, аннары музыка теориясе буенча да зур педагогик эш алып бара. Мансур Солтанов татар һәм башкорт көйләрен җыюга һәм эшкәртүгә дә беренчеләрдән булып керешкән шәхес.
Мансур Солтанов 1916 елда, җыелган материалларның бер өлешен эшкәртеп һәм ноталарга салып, Саратовта китап иттереп бастырып чыгара. Җыентыкта барлыгы 10 көй: "Салават", "Кәрван-сарай", "Коергазы", "Карлыгачкай", "Кабан өте", "Уңган ирләр", "Җизнәкәй", "Каргалы", "Омская". Мансур Ислам улы Солтанов татарның беренче профессиональ музыка профессоры.
Мансур Ислам улы Солтанов 1919 елда кинәттән генә корсак тифы авыруыннан үлеп китә, ул Саратовта татар зиратында күмелә.
Тарих фәннәре кандидаты Риф Хәйретдиновның "Музыка профессоры" дигән Мансур Солтанов турындагы истәлекләреннән файдаландым.
Бу буынның шәҗәрәсе:
Солтан Мәмәт улы
Габделҗәлил Солтан улы Солтанов
Мөхәммәтрәхим Габделҗәлил улы
Шәйхелислам Мөхәммәтрәхим улы
Мөхәммәтмансур Шәйхелислам улы
Мөхәммәтмансурның дәвамчысы билгесез.
Мансур Ислам улы Солтанов төп йортка, Габделҗәлил бабасы салган йортка кайтып йөри. Аның ике сеңлесе Зөһрәтакай, Әминтакайлар төп йортның учагын сүндермиләр. Кымыз ясауны дәвам итәләр.
Әмма авылдан качып китәргә мәҗбүр булалар.
Тарих фәннәре кандидаты Риф Хәйретдинов үзенең язмасында Мансур Солтанов турындагы мәгълүматлар нишләптер Пермь өлкәсендә дип гаҗәпләнә. Күрәсең, Әминә, Зөһрәтакайлар качып киткәч, Пермь өлкәсенә урнашкандыр бәлкем. Монысы гоманлау гына.
"Шәҗәрәләр" барлавымны төгәлләдем дип әйтеп була.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә.
Солтановлар нәселе буыннан буынга халыкка хезмәт иткәннәр. Авылны төзекләндерү, халыкны эшле итүгә зур өлеш керткәннәр. Мәдрәсә ачып, тирә-яктагы авыллардан да килеп белем алып, аларга "белешмәләр" биреп төрле авылларга "указной муллалар" итеп җибәргәннәр.
Кымыз белән дәвалау шифаханәсендә хәтта чит илдән килеп дәваланганнар. Йөзләгән баш ат (бияләр), дистәләгән умарта оялары тотып, авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар.
1848 елда ике мәчет тотканнар, 1870 елда мәктәп һәм мәчет, 1877 елда малайлар өчен мәдрәсә каршында 25 урынлы рус классы ачканнар. 5 двор булып килеп урнашкан урам, 50-60 хуҗалыктан торган Солтановлар урамына әйләнде.
1 двор хуҗасы Габделҗәлил бабаның дәвамчылары Ислам улы Мансурның сеңелләре (4нче буын) Зөһрәтакай, Әминәтакайлар яшәгән, 2 двор хуҗасы Баязитның дәвамчысы мөфти Мөхәммәдиар улы Баязит яшәгән йорт калган. Баязит үзләре нәселе булмаган, крестьян кызы Кәримәгә өйләнгән.
Алар тормышны дәвам иткәннәр.
Әмма революциядән соң күп Солтановлар репрессия корбаны булып "озатылганнар", качып та китүчеләр булган. Башка нәселләр белән 60-70 хуҗалыктан торган Мәчти авылыннан 25 Солтанов - репрессия корбаны (4 томнан башка).
Әминәтакай, Зөһрәтакай, Баязитлар бер төндә юкка чыкканнар, ягъни качып киткәннәр.
Үзләре булмаса да, алардан калган хуҗалыклар төрле дәүләт оешмалары булып хезмәт иткәннәр.
1921 елда илдә көчле ачлык була. Баязит өендә интернат, Әминәтакайлар өендә мәктәп ачыла. Якын тирәдәге төрле волостьлардан 25-30 кешелек яшүсмерләрне шушы интернатка җыялар. Бу мәктәпне II ступень дип атыйлар. "Американский" аш, өс-кием белән тәэмин итәләр. Әткәй Габделмөҗипне хуҗалык җитәкчесе, әнкәйне пешекче итеп эшкә алалар. Монда укыган балалар (төрле яшьтә булалар) район барлыкка килгәч тә төрле җитәкче эштә эшлиләр.
Башка йортлар да буш тормый. "Нардом", "Детплощадка", укытучыларга квартира һ.б. булып хезмәт итә.
Авылда ШКМ, ТБУМләр ачыла, якын тирәдәге 7-8 авылдан балалар укырга килеп белем ала.
Бөек Ватан сугышы башлана. Эвакуация белән зурлар, балалар авылларга китерелә.
Мәчти авылында 44 санлы балалар йорты ачыла. 1942 елдан башлап эвакуация белән китерелгән балалар урнаштырыла.
9 май 1945 ел Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Балалар үзләре ягына тарала бара. Балалар саны азая. 1955 елның сентябрь аенда Мәчти авылында 44 санлы балалар йорты ябыла. 1956 елда әзер бинага больница итеп урнаша. 1974 елда бу зур больницаның да кирәге калмый. Бу авыл бетүгә нокта булды.
Башка репрессия корбаннарының йортлары Актаныш, Калинин (Пучы) районнарына алып китеп дәүләт оешмалары итеп салындылар.
Авылыбыз, колхозлашкач, бик күп үзгәрешләр кичерде. Түбән Яхшый, Югары Яхшый, Тәкмәк, Табанлы Күл авыллары колхозлары белән дә кушылып яшәп карады. 1965 елда Байсар "Кызыл Көч" колхозына кушылды. Авылыбыз исеме ошамый башлады. РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы белән 30 декабрь 1967 елны Мәчти авылы Наратлы дип үзгәртелде.
Наратлы дип тә озак яши алмады. 1974 елларда бөтенләй дәүләт картасыннан төшерелде. Җире Яхшый "Эконом" һәм Шәймарданов исемендәге колхозларга бүленде. Җире генә дә түгел, авыл урамы да нәкъ уртасыннан икегә аерылды. Чишмәле, парклы ягы "Эконом"га, зиратлы ягы - Шәймарданов исемендәге колхозга тагаенләнде.
Ике колхоз көтүе йөри башлады.
Мәчти авылында туып, кендек каны тамган исән кешеләр авылны онытмыйлар. Зират кылып, чишмәсеннән суын эчеп (керергә юл тапса), вакытында нарат агачлы "парк" булган, хәзерге ташландык бакчасыннан урап чыга. Урамнарга, ихаталарга утыртылган җимеш агачлары, акация, сирень куаклары бирешергә теләми күрәсең, язын чәчәккә күмеләләр, безнең хәтерләрне яңарталар.
Җиргә хуҗа булсалар да беркемнән дә ярдәм булмасын аңлап 1996 елда зиратыбызны Нәҗметдин уллары Рәшит, Әхнәф көче белән, авылдашларның ярдәме белән, әйләнәсе 404 метр араны тимер койма белән әйләндереп алдылар.
Зиратыбызда югары катлау кешеләре, чиновниклар күмелгәнен, аларга куелган ташларның уникаль булуын ишетеп, Татарстаннан, Башкортостаннан да галимнәр килеп укып, язып киттеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин рәислегендә "Милли-мәдәни мирасыбыз" дигән Актаныш турында китабы дөнья күрде. Башкорт һәм татар галимнәренең язмасы буенча минем нәселем башы бабам Габделҗәлил Солтан улына, өченче буын бабам Габдрахим Габделҗәлил улына куелган ташлар исәнлеген белдем. Менә икенче буын бабам Габделкадыйр Габдерәхим улына таш кайдадыр. Әтиемнең әтисе Габделханнан алдан язганча Мөшеге авылы зиратында күрәсең.
1940 елда вафат булган Габделмөҗип әтиемнең каберенә имән багана какканнарын беләм. Әмма ул черегән күрәсең - таба алмыйм.
Әтием 1940 елда вафат, 1941 ел Бөек Ватан сугышы башланды. Без авылдан Габделмөҗип улы Нәҗметдин тәрбиясенә күчеп киттек.
Мин шул елларның 88енә, әти-әни сөйләгәнен дә исәпләсәм, 110 елына шаһид. Әти-әниемнәр мөфти Мөхәммәдиар, музыкант Мансурларны күреп аралашкан кешеләр.
Искәрмәләр: Мәчти авылы турында язмалар булып тора.
= Төньяк сугышында шведларга каршы яуда күрсәткән батырлыклары өчен Төхфәтулла Солтановка Петр I патша бүләк иткән 4000 дисәтинә җирнең Мәчти авылына бер катнашы да юк дип уйлыйм. Мәчти авылына 1800 елда күчеп утырган Габделҗәлил Солтан улы Солтанов 1750 елда туган. Әтисе Мәмәт улы Солтанны 50 яшь зуррак дип фарызласак та, ул да 1700 елда гына туган була. Һәрбер Солтанов фамилияле кеше Мәчти авылыныкы була дигән сүз түгел.
= Тагын бер автор: "Күҗәкә авылыннан Солтанов Төхфәт (1670 елда туган). Рус-швед сугышында катнаша, хезмәтләре өчен Петр I 4000 дисәтинә җир бүләк итә. Ул 1720-1725 елларда Мөслим районы Бүләк авылына нигез сала. Аннары Мәчти авылына нигез салына. Шуңа Солтановлар нәсел башын бу кешене кую дөрес булыр", - дип яза.
Мәчти авылы 1750 елларда барлыкка килгәнен, Габделҗәлил Солтан улы Солтановның 1800 елда күченеп утырганын алдагы язмаларда язган идем. М. Әхмәтҗановның "Тукай шәҗәрәсендә" дә Мәмәт улы Солтаннан алда "Солтан" исеме бәян ителмәгән.
Төхфәт Солтанов нәселе хәзер дә Мөслим районы авылларының берсендә яшәп ятадыр күрәсең.
Йомгаклап, шәҗәрәмне төзүдә файдаланылган материаллар (дәлилләр).
1) Мәчти авылына 1800 елда килеп урнашкан бабам Габделҗәлилгә быел 216 ел. Мин шул елларның 88енә, әти-әни сөйләгәнен дә исәпләсәм, 110 елына шаһид. Әти-әниемнәр мөфти Мөхәммәдиар, музыкант Мансурларны күреп аралашкан кешеләр.
2) Хәмит Хәйберҗан улы Янгировның Уфа, Башкорт Үзәк архивыннан фотога төшереп алып кайткан 1811, 1816, 1859 еллардагы "ревизская сказка" мәгълүматлары.
3) А. З. Әсфәндияров "Аулы Мензелинск башкир". Уфа, "Китап", 2009 - с. 375-381.
4) Марсель Әхмәтҗанов "Татар шәҗәрәләре". Казан, 1995, 32 бит.
5) Тарих фәннәре кандидаты Риф Хәйретдиновның "Музыка профессоры" дигән Мансур Солтанов турындагы истәлекләре.
6) К. М. Миңнуллин рәислегендәге "Милли-мәдәни мирасыбыз" дигән Актаныш турында китабы.
7) Альберт Фәтхи. "Результаты археологической экспедиции КГУ 1972 года", стр. 151-152.
8) Мәчти авылы зиратындагы кабер ташларын укып барлаган, Башкортостан галименең язмасын Мари Суксу авылы кызы Елена Ирдуганова тапшырды.
9) Дәлия Ханнанова, Фәнүзә Сәяпова авторлыгындагы "Туган авылым урамын соңгы кабат урадым" дигән китап материаллары ярдәмендә.
10) Муратов Шамил Анас улы.
Интернеттан алган мәгълүматлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: