Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уфада экстремаллар биш катлы йортларның түбәләре арасыннан сузылган канат буйлап узды

8 март алдыннан Уфада ике экстремал хатын-кызларны бик куркыныч ысул белән котларга карар кылган

Социаль челтәрләргә урнаштырылган фото һәм видеокадрларда күренгәнчә, канат аша чыгу көчле җил шартларында узган. Канатта йөрүчеләр үзләренә страховка тросы беркетсә дә, канат беркетелгән түбә элементлары ышанычлы булмаса, барысы да үкенечле тәмамланырга мөмкин иде.

Җирдән аларны Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләре күзәткән. Соңгылары, хәбәр ителгәнчә, канатта йөрүчеләрне бүлеккә алып киткәннәр.

Экстремалларны "Вак хулиганлык" маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, анда 500дән 1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган. Полициядә мөгаен, җәмәгать тәртибен бозучыларга гына түгел, ә чит кешеләрнең түбәгә үтеп керүенә юл куйган йортларга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы компанияләргә дә сораулар булачак, дип яза "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

Реклама

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев