Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уңган, булган бригадир

Ел фасылының муллык чоры булып саналган көз көнендә, авыл кешеләренең урып-җыюдан, бакча эшләреннән һәм башка бик күп бетмәс-төкәнмәс вак-төяк мәшәкатьләрдән бушана башлаган бер мәлендә, 1966 елның 9 октябрендә, әбиләр чуагына тартым бик матур көнне, Югары Яхшый авылында яшәүче Мадъяровлар - Иңгел абый белән Мөнирә апа гаиләсендә, апасы Илизадан соң икенче...

Ел фасылының муллык чоры булып саналган көз көнендә, авыл кешеләренең урып-җыюдан, бакча эшләреннән һәм башка бик күп бетмәс-төкәнмәс вак-төяк мәшәкатьләрдән бушана башлаган бер мәлендә, 1966 елның 9 октябрендә, әбиләр чуагына тартым бик матур көнне, Югары Яхшый авылында яшәүче Мадъяровлар - Иңгел абый белән Мөнирә апа гаиләсендә, апасы Илизадан соң икенче бала булып, Финарис дип исем кушыласы сабый дөньяга килә.
Кыз артыннан малай да (көтеп алынган) тугач, әти-әнинең күңеле түгәрәкләнә, яшәү тагын да ямьләнә төшә. Ул елларда әле Арыслан бабай белән Рәхимә әби дә исән. Нәсел дәвамчысы туганга алар да сөенә. Шулай итеп, гаилә тулылана, ишәя. Эш яратып, хезмәт сөеп дөнья көткән гаиләдә ир бала туу шатлык өстенә шатлык була. Бала тугач үсәргә тиеш бит инде. Ул да үсә. Айлар артыннан еллар үтә. Мәктәпкә барыр вакыт та җитә. Балачак, яшүсмер чаклары бик күңелле булып истә калган Финарисның. Кечкенәрәк вакытында таудан чана шуу, иптәшләре белән төрледән-төрле уеннар уйнау, үсә-үсә чаңгыга басу, тимераяк тагып кәшәкә сугулар... Ул елларда бит урамда, боз өстендә бала-чага чыр-чуы тынып тормады. Авыл урамнары гөр килеп тора иде.
Финарисның 50 яшенә кадәр үткән юлы башка бик күпләрнеке кебек гап-гади. Югары Яхшыйда сигезьеллык, Иске Байсарда урта мәктәпне тәмамлау. Озак та тормый, армия сафлары. Ил алдындагы бурычын үтәү. Шоферлыкка уку. Вакыты җиткәч, гаилә кору. Гаилә кору дигәннән, тормыш иптәше Лилия белән ике малай - хәзер инде зур егетләр - Рушат белән Айратны тәрбияләп үстерделәр. Алар да әтиләре кебек татар халкының горурлыгы булып ,милли көрәшне кечкенәдән үз итеп үстеләр. Бу урында әз генә чигенеш ясап алмасам, язмам тулы булмас кебек. Әтиләре Финарис Мадъяров та бик яшьли көрәш белән кызыксынып, яратып, үз итеп үсте. Моның тамырлары тирәндәрәк дип уйлыйм мин. Ни өчен дигәндә, әтисе Иңгел абый да үз вакытында оста көрәшчеләрдән саналды. Көндәшен интектерми, гадел итеп көрәшә белде. Абыйлары да тәҗрибәле көрәшчеләр. Ә Финарис җирлек сабантуенда гына да 25 тапкыр батыр калып, 25 тапкыр иңнәренә тәкә салган егет. Бу инде чын ирләр генә булдыра ала торган гамәл. Андый дәрәҗәгә бик сирәк көрәшчеләр генә ирешә.
Яше дә баруын уйлапмы, әллә уллары Рушат белән Айратның көрәшчеләр нәселен дәвам итүләренә куаныпмы, әллә инде күп еллар имгәнми генә мәйдан тота алуына сөенепме, көрәш кырыннан китәргә булып, соңыннан алган 25 нче тәкәсен авылыбызның иң өлкән яшьтә булган Мәдинә әбигә үзе, гаиләсе исеменнән, илгә-көнгә тынычлык теләп, хәер итеп тапшырды ул. Бу гамәл дә чын ирләр эше. Мәйданнан китү дигән сүз дөреслеккә бик туры килеп тә бетми. Ник дисәң, инде күп еллар җирлек сабантуенда көрәш буенча баш хөкемдар булып, яшьрәкләргә киңәшләрен биреп, тәҗрибә уртаклашып, һаман шул мәйданда кайнаша. Яраткан шөгыленнән тиз генә аерылу ансат түгелдер шул. Шулай итеп тормыш бара тора, дөнья хәрәкәттә, дигәндәй. Финарисның гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Лилия килен булып төшкәннән бирле башта икътисадчы, аннан инде күп еллар терлекчелек буенча хисапчы, Рушат белән Айрат тормышта үз урыннарын табып киләләр. Ә Финарис үзе 10 елдан да күбрәк "Эконом" хуҗалыгының беренче бүлекчәсен җитәкли. Авыр тармаклардан саналган игенчелек, терлекчелек, аңа өстәп техника паркын тәртиптә тоту ышанып тапшырылган аңа. Хәзерге үз-үзеңне дә аңлап бетерә алмый торган заманда, Ходай сабырлык бирсен бу егеткә дип теләк телисе генә кала. Эш оештыра белүе, нәтиҗәсен күрсә, чын күңелдән сөенүе, гаиләсенең бөтен булуы, киләчәктә авыл хуҗалыгы буенча уңай үзгәрешләр өмет итеп яшәве белән бәхетле ул. Әтиегез ни хәлдә дип сорагач, Лилия белән икесе бер авыздан: "Ярый әле әткәй бар, ул булмаса нишләр идек. Безнең әнкәй дә, әткәй дә инде ул. Эштән кайтуга мал караулы, өебез җылы", - диләр. Әле һаман да Мөнирә апаның бик иртә бакыйлыкка күчүенә кайгыралар, юксыналар.
Бертуган апасы Илиза, сеңлесе Лениза белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Ике якны да тигез күреп, кайгы килгәндә уртаклашып, дини йолаларны тиешенчә үтәп гомер кичерәләр. Зиратта да еш күрәм мин ул гаиләне. Бакыйлыкка күчкән туганнарының каберләре ел әйләнәсе чиста, караулы. Кыскасы, үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яши торган гаилә дип беләм мин аларны.
Финарис! Сине 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Гаилә җылысын тоеп, барлык туганнарың белән аралашып, сау-сәламәт булып яшәвеңне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев