Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Украинаның пассажир самолетын Иран хәрбиләре ялгыш бәреп төшергәнлеге ачыкланды

Тәһраннан Киевка очкан самолетта 176 кеше һәлак булды.

Иранның тышкы эшләр министры Мөхәммәд Җавад Зариф 8 гыйнвар иртәсендә Тәһран аэропортында һәлакәткә дучар булган пассажир самолетын хәрбиләр бәреп төшергәнен таныган. Министр моны АКШның авантюрасы аркасында туган кризис нәтиҗәсендә туган хата дип атаган.

"Күңелсез көн. Хәрби көчләрнең тикшеренү нәтиҗәләре: АКШ авантюрасы нәтиҗәсендә килеп чыккан кризис аркасында кеше хата җибәреп, фаҗига килеп чыкты", - дип язган ул Твиттерга.

Украина халыкара һава юлларының Boeing 737-800 пассажир самолеты Тәһран аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк егылып төште. Нәтиҗәдә, очкычтагы пассажирлар һәм экипаж әгъзалары - барлыгы 176 кеше һәлак булды. Пассажирларның күпчелеге Иран һәм Канада гражданнары, экипаж әгъзалары - Украинаныкы.

8 гыйнварда Иран хәрбиләре АКШның Гыйрактагы базаларын утка тоткан иде. Шул сәбәпле, АКШ, Канада хәрбиләре пассажир самолетын хәрби самолет дип уйлап, ялгыш бәреп төшергәннәрдер дип фаразлаган иде инде.

https://www.isna.ir/

Зариф Иран халкының һәм һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашуын әйткән һәм гафу үтенгән.

Тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев