Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укучы сыйныфта идән юарга тиешме?

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов моңа карата үз фикерен белдергән.

Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда бала мәктәптә эшләргә, сыйныфларны җыештырырга, идәннәрне юарга һәм өмәләрдә катнашырга тиешме, дигән сорауларга аңлатма бирде. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

— Бер яктан, монда чамадан тыш кыланырга кирәк түгел. Икенче яктан, мәктәпне тәмамлаучы идән дә, кер дә юа, ашарга да пешерә белергә тиеш. Чөнки тормышта төрле хәлләр була. Әйтик, дөньяның иң яхшы мәктәпләрендә — Сингапурда, Англиядә, Франциядә — хезмәт мәҗбүри программага кертелгән. Бу, әйтик, “Макдональдс”та тәҗрибә туплау, яки Африкада волонтер булып эшләү булырга мөмкин, — ди мәгариф министры.

Фото: avatars.mds.

Реклама

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев