Актаныш

Укучы – тәҗрибә колы түгел

Бүгенге сүзем укучы балалар турында, мәктәпләрдә бүгенге белем бирү мәсьәләсендә. Зарымны шуннан башлыйсым килә. Медведев сәгатьне алга күчереп куйды, урысча әйткәндә, балага тагын өстәмә "нагрузка" булды. Бала мәктәпкә караңгыда китә. Әле аның йокысы ачылмаган була. Ул шул ярым йоклаган хәлдә хәрәкәт итә. Алдан яисә арттан килгән машина кычкыртып сигнал бирсә,...

Бүгенге сүзем укучы балалар турында, мәктәпләрдә бүгенге белем бирү мәсьәләсендә.
Зарымны шуннан башлыйсым килә. Медведев сәгатьне алга күчереп куйды, урысча әйткәндә, балага тагын өстәмә "нагрузка" булды. Бала мәктәпкә караңгыда китә. Әле аның йокысы ачылмаган була. Ул шул ярым йоклаган хәлдә хәрәкәт итә. Алдан яисә арттан килгән машина кычкыртып сигнал бирсә, сискәнеп уяна ул һәм кая керергә тишек тапмый кебек. Ә бу хәл аның халәтенә файдалымы соң инде?
Әле ярый, Актаныш Татарстанның иң көнчыгышына урнашкан, бусы - плюс! Безгә карый кояш Казанда ярты сәгатькә соң, Мәскәүдә исә сәгатьтән дә артык соңарып чыга. Менә кайда мәсьәлә. Думада шушы алга күчерелгән вакыт хакында күпме сөйлиләр инде, әле булса өзә алганнары юк.
Укучының сумкасы хакында бер-ике сүз: кайсы акыллы башы уйлап тапкандыр ул мунчаланы. Мин аны татарча атарга сүз таба алмадым, ә менә урысча әйткәндә швабра ул. Заманында ике яктан каеш белән аркага асып йөри торган җиңел дә, матур да, ранец дигән сумка бар иде. Аның кай ягы ярамагандыр инде. Аны аркасына аскан бала укучы дип аңлашыла иде. Бүгенге теге капчыкны ассаң, карачкыга әйләнәсең.
Хәзер кәлкүләтер, кәмпитер заманы, дип әйтүчеләрне очратканым бар. Кәлкүләтер һәм кәмпитер укучыга ялкаулыктан башка бернәрсә дә бирми. Без, мәсәлән, өчкә бишне таякчык ярдәмендә куштык. Монда безнең азмы-күпме баш мие хәрәкәткә килде. Өчкә бишне кәмпитердә куштырган укучының башы томалана гына.
Өченче һәм дүртенче сыйныфларның математикасына бүген минем тешем үтми. Ни эшләп минем дигәндә, шуңа- мин җыр дәресеннән алдыра алмасам да, математикадан класста беренче алдыручы идем. Кыскасы, өченче, дүртенче класс укучылары "югары математика" укый. Һич тә шикләнеп әйтмим, күп укучыга аны үзләштерү кыен.
Инде хәлләр кай таба бара соң? Хәзер белем аласың килсә, акчаңны түлә дигән гамәлне китереп сөрделәр. Бусы исә бер калыпка да сыя торган хәл түгел. Бу алым белгеч тә, галим дә хәзерләү түгел инде. Сатып алган белем нинди белем булсын ди инде ул?
Аннан соң, сынау биргәндә полиция хезмәтен китереп керттеләр. Шушы гына җитмәгән иде?! Каторгамени соң бу? Кем генә шушындый тузга язмаган нәрсәләрне уйлап таба торгандыр инде? Болары шулай. Инде килеп, укучыларның һәм укытучыларның хәленә кереп, мин ниләр эшләр идем соң?
Беренче эш итеп баланы укуга ун яшьтән генә кертер идем, азмы-күпме күзе ачыла төшәр иде. Йокысыннан уяна алмаган, күзе ачылмаган бала белән аңлашу укытучыга бик җиңел дисеңмени?
Икенче эш итеп, унберенче классны алып ташлар идем. Нигә кирәк ул артык йөк? Ашап туймаганны ялап туймаммы гына бит бу. Ун ел - бер кисәк, бетте китте. Ун ел моңа кадәр җитте, алда да җитәчәк.
Укучы башкалардан кай ягы белән ким? Нигә соң ул атнасына бер генә көн ял итәргә тиеш? Аның хезмәте - энә белән кое казу. Аңа ике ял кирәк.
Уку дәвамы - тугыз ай. Шуннан чыгып, һәр өч ай укыган саен унар көн ял бирер идем. Күпкә китә дип бер дә гаҗәпләнәсе юк, тугыз айга ул ике генә мәртәбә, егерме генә көн тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә сынаулар тапшыру бара. Сынаулар турында бер генә ата-ананың да уңай фикере юк.
Укучы баланың башын катырып, өч тиенгә дә тормаган "яңалыклар" кертмәсеннәр, укучы балалар белән тәҗрибә уздырмасыннар иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: