Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар игътибарына

Уку елы тәмамланды, укучыларның каникуллары башлана. Аеруча шушы чорда балаларның электр тогыннан зыян күрү, җәрәхәтләр алу очраклары артуы күзәтелә. Билгеле булганча, 36 вольт һәм аннан да югарырак көчәнештәге электр тогы кешеләр өчен куркыныч. Өйдә һәм урамда безне көчәнеше 220 вольт һәм аннан да югарырак булган электр чыбыклары чолгап алган. Көнкүрештәге...

Уку елы тәмамланды, укучыларның каникуллары башлана. Аеруча шушы чорда балаларның электр тогыннан зыян күрү, җәрәхәтләр алу очраклары артуы күзәтелә. Билгеле булганча, 36 вольт һәм аннан да югарырак көчәнештәге электр тогы кешеләр өчен куркыныч. Өйдә һәм урамда безне көчәнеше 220 вольт һәм аннан да югарырак булган электр чыбыклары чолгап алган. Көнкүрештәге электр челтәрендәге ток кеше үлеменә китерергә мөмкин. Урамдагы электр җиһазлары янәшәсендә үз-үзеңне тоту кыгыйдәләрен исегезгә төшерәбез.
Түбәндәгеләр тыела:
Электр җиһазлары янында уйнарга, электр үткәргечләргә чыбык һәм башка предметлар ыргытырга, изоляторларны ватарга, йорт подъездларындагы электр щитларын ачарга ярамый.
Подстанция биләмәләренә якын килү рөхсәт ителми. Трансформатор пунктларының бүлеп алган территорияләренә керү тыела, чөнки биредә җиһазлар 10 мең вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында була.
Асылынып торучы һәм өзелгән теләсә нинди электр үткәргечләр тормыш өчен куркыныч. Җирдә яткан һава электр үткәргечләренә 8-10 метр якын килергә ярамый. Электр үткәргечләр янында уйнау һәм агачларны селкетү дә куркыныч.Чөнки юеш агач электр тогын үткәрүче булып тора. Яктырту терәкләрендәге җиһазлар капкачларын ачу тыела.
Электр үткәргечләре линияләре астында учак ягу, алар янында "һава еланнары" очырып уйнарга ярамый.
Торак йортларның үткәргечләр һәм коммуникацияләр булган техник подвалларына керү рөхсәт ителми.
Электр үткәргечләре линияләре терәкләренә тотынырга ярамый, аларның көчәнеш астында булуы мөмкин.
Бу тормыш өчен куркыныч!
Электр үткәргечләрнең өзелгән, терәкләрнең зарарланган булуын, трансформатор подстанцияләре ишекләре һәм электр щитлары капкачлары ачык торуын яисә бозылуын, плакатлар һәм төрле кисәтү билгеләренең алып ыргытылуы ачыкланганда, фаҗигаләрне булдырмау максатында, кичекмәстән 8-800-2000-378 телефоны аша хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев