Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укучыларының уңышларын күрү аның өчен иң зур бәхет

- Укучыларымның уңышларын күрү минем өчен иң зур бәхет, - ди Актанышның 2 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Филария Шәйхетдинова. Кәзкәй авылында туган мөгаллимә 1976 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1980 елда училище тәмамлап районга эшкә кайта. "Ромашка" балалар бакчасында 5 еллап хезмәт куйганнан...

- Укучыларымның уңышларын күрү минем өчен иң зур бәхет, - ди Актанышның 2 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Филария Шәйхетдинова. Кәзкәй авылында туган мөгаллимә 1976 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1980 елда училище тәмамлап районга эшкә кайта. "Ромашка" балалар бакчасында 5 еллап хезмәт куйганнан соң, Актанышның 2 нче мәктәбе ачылгач, шунда килә. Читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Инде ул көнгә дә 26 ел вакыт узган. Быелгы укучылары (III сыйныф) аның 8 нче чыгарылышы булачак. Тынгысыз укытучы һәрвакыт эзләнүдә. 1997 елда "Үстерешле укытуның педагогик -психологик нигезләре" буенча үткәрелгән курсларда булып, 1997-1998 уку елында үстерешле укытуны районда башлап җибәрүче ул. 2001 елда исә "Латин графикасы нигезендә уку-язу күнекмәләре бирү" буенча курсларда булып, 2 ел эксперименталь эштә катнаша. 2014 елда ФГОС буенча эксперимент сыйныф чыгара. Быел ул укучылар VII сыйныфта укый инде.
Район һәм республика күләмендә укытучылар арасында уздырылган чараларда да теләп катнаша Филария Гавис кызы һәм мактаулы урыннар да яулый. Хезмәте барның хөрмәте бар диләр. Әлеге мөхтәрәм укытучының да хезмәтенә күрә алган бүләкләре шактый. Алар арасында "Рәсәй Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре", муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хаты бар.
Укучылары да район, зона олимпиадаларында урыннар алалар. Төп белем башлангычта салына. Укучылары XI сыйныфны уңышлы тәмамлап, югары уку йортларына керәләр, тормышта кирәкле һөнәрләр үзләштерәләр икән, монда Филария Гавис кызының хезмәте бәһаләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев