Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укытучым, остазым, коллегам

Декабрь ае якынлашу белән һәркемнең күңеле ниндидер могҗиза, шатлык яки яңалык өмет итә. 1966 елның 28 декабрендә Әҗәкүл авылында гомер кичерүче Әдип абый белән Хая апа Агумовлар гаиләсенә дә әнә шундый бер могҗиза, өченче сабыйлары туу бәхете насыйп була. Тупырдап торган нәни кызчыкка бәхетле әти-әни Рәмилә дип исем куша. Бераздан...

Декабрь ае якынлашу белән һәркемнең күңеле ниндидер могҗиза, шатлык яки яңалык өмет итә. 1966 елның 28 декабрендә Әҗәкүл авылында гомер кичерүче Әдип абый белән Хая апа Агумовлар гаиләсенә дә әнә шундый бер могҗиза, өченче сабыйлары туу бәхете насыйп була. Тупырдап торган нәни кызчыкка бәхетле әти-әни Рәмилә дип исем куша. Бераздан аңа сеңелкәш тә бүләк итәләр. Шундый күркәм, дус-тату гаиләдә бәхетле балачагы үтеп китә кызчыкның.
1974 елда Әҗәкүл башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка аяк баскан Рәмилә Әдип кызы бар тырышлыгын куеп гыйлем ала. Вакыт дигәне туктап тормый шул, бер-бер артлы еллар ага: Куян сигезьеллык, Актаныш урта мәктәпләрендә укыган еллары да сагынып искә алырга гына кала. Ул аеруча да химия, математика һәм физика фәннәрен яратып үзләштерә. Мәктәпне тәмамлау белән кызчык бернинди икеләнүләрсез Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына юнәлә. 1988 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлап, туган районына хезмәт итәргә кайта. Хезмәт юлын 1989-1990 елларда Актаныш авылының "Әтәчкәй" балалар бакчасында башлап җибәреп, Әҗәкүл башлангыч, Актанышның 2 нче мәктәпләрендә дәвам итә. 2005 елдан Рәмилә Әдип кызы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта балаларга математика фәненнән белем бирә. Бөтен көчен, сәламәтлеген, вакытын кызганмыйча укучыларына белем, тәрбия бирүче изге җанлы мөгаллимәне укучылары, әти-әниләр, коллективта да хөрмәт итәләр, сокланып карыйлар. Хезмәт юлында укучылары һәм укытучы үзе ирешкән уңышлар санап бетергесез. Математика фәненнән БДИларда да аның шәкертләре һәрчак иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк тормыш иптәше, яраткан әни, дәү әни ул Рәмилә Әдип кызы. Тормыш иптәше Рафис абый белән иңгә-иң куеп, 30 ел гомер кичерәләр. Әлеге күркәм гаилә ике ул тәрбияләп үстереп, икесенә дә югары белем бирә. Бүгенге көндә уллары Азат Яр Чаллы шәһәрендә тормыш иптәше Эльвира белән ике ул - Ислам һәм Әмирханны тәрбиялиләр. Ә төпчекләре Руслан исә Актаныш районы хакимиятенең мәгълүматлаштыру бүлегендә хезмәт куя.
Бүгенге көндә Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева гомер бәйрәмен, 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Балалары, туганнары, дуслары, укучылары, хезмәттәшләре - барысы да үзен гомер бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллый. Ә миңа исә аңа, горурланып: "Укытучым, остазым, коллегам!" - дип дәшү бәхете насыйп булды. Беренче рәхмәтемне Сездә белем алган укучы буларак әйтәм. Таләпчән, мөлаем, тирән белемле, үз укучылары өчен ут йотып торган укытучы булуыгыз өчен мең-мең рәхмәт Сезгә! Икенче рәхмәтемне остазым буларак әйтәм. Укытучы буларак тәүге адымнарымны атлаганда һәрчак янәшәмдә булдыгыз, төпле киңәшләрегез, авыр чакларда тиешле юату сүзләре табуыгыз, миңа ышанганыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Өченче рәхмәтемне коллегам буларак әйтәм. Сезнең кебек, һәрчак ярдәм итәргә әзер, зур тәҗрибәле, үрнәк коллегалар булу һәркем өчен дә зур бәхет. Мөгаллимнең бәхете аны яратучы, хөрмәт итүче, рәхмәтле укучыларында. Димәк, Сезнең бәхетегез бүгенге көндә "ташып тора". Рәмилә Әдип кызы, Ходай Тәгалә Сезнең бүгенге бәхетегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев