Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укытучы – һөнәр дә, яшәү рәвеше дә

Укытучылар көне Иске Сәфәр авылында яшәүче  Илһамия апа Шәйхенурова өчен икеләтә шатлыклы.

Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Лепер-лепер җиргә коелган алтынсу-сары яфраклар кешеләрнең уй-хыялларын белергә теләгәндәй аякларга сарыла. Шушы алтын көзләрдә укытучылар да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Укытучылар көне исә безнең беренче укытучыбыз, Иске Сәфәр авылында яшәүче  Илһамия апа Шәйхенурова өчен икеләтә шатлыклы. 5 октябрьдә аңа 80 яшь тула.  

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә безне каршы алган кечкенә генә гәүдәле, үзе кырыс та, шул ук вакытта мөлаем да булган апабыз безгә ныклы башлангыч белем бирде. Сыйныфта беребезне дә аермый, тигез күрде. Безгә укытучылар ул вакытта фәрештә булып тоела иде. Әйтерсең лә, аларның бер борчу-мәшәкате дә юк. Бактың исә, укытучылар да гади кешеләр булган икән бит! Апабызның да балачагы җиңелләрдән булмаган. 


1938 елның 5 октябрендә Иске Кадермәт авылында Шәйхенур абый һәм Мәүдүдә апа гаиләсендә икенче кыз булып туа ул. Әтисе Бөек Ватан сугышы башлангач энесе Әхмәткирам белән сугышка китә. Өч бертуган Бәдертдин, Шәйхенур, Әхмәткирам яу кырында ятып кала. 


Әниләре тол хатын күргән барлык газапларны башыннан кичерә. Ике кызын һәм ире сугышка киткәч туган улына җил-яңгыр тидерми үстерергә омтыла. Тик улы 7 яшендә, салкын тиеп, гүр иясе була. Кызларын исә кешедән ким-хур итмичә үстерә ана. Әмма сугыш чоры балаларына рәхәтлекләр тияме соң!


Илһамия апалар да ачлыгын да, ялангачлыгын да, кимсетелүләрне дә күп күргәннәр. Шул авырлыкларны җиңеп, кечкенәдән эшкә нык булып үсә алар. 


Туган авылында – башлангыч, аннан Иске Сәфәр мәктәбендә – җидееллык, соңыннан Байсарда урта  белем ала. 


– 1956 елдан колхоз тормышына кереп киттек без. 5 нче сыйныфтан башлап җәйге каникуллар чорында да эшләдек. Ә 1956 елда Байсар мәктәбен тәмамлагач, аттестатны сандыкка салып, колхоз эшенә чумдык, – дип искә ала Илһамия апа. 


Төрле эшләрдә хезмәт куя. Җәйге чорда ындыр табагында үлчәүче була. Колхозлар куян үрчетә башлагач, җәнлек совхозыннан 50 баш куян алып кайтып, шуларны карый. Бер үк вакытта җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Авыл Советы депутаты булып сайлана. ВЛКСМ өлкә һәм районның бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 


1960 елның ноябрь ае язмам  героеның тормышына зур үзгәреш алып килә. Ул Иске Кадермәт мәктәбенә укытучы булып урнаша. Беренче дәрес биргән вакытта ук Илһамия апа укытучы һөнәренең нәкъ менә үзе өчен икәнен аңлый. 


– Байсар мәктәбе укытучысы Фазыл Газетдиновка һәм Иске Сәфәр мәктәбе директоры Зәкәрия абый Исмәгыйловка рәхмәтлемен. Алар миңа тормышта чын юлымны табарга ярдәм иттеләр, – ди ул. 
Иске Кадермәт мәктәбендә ике ел укыткач, алга таба белем алырга кирәклеген аңлап, читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә. Ике ел укыгач, эшен Алма-Ата мәктәбендә дәвам итә.

1966 елда кулына диплом алгач, Аккүз мәктәбендә математика укытучысы булып урнаша.  Шул елны Иске Сәфәр авылы егете Җәүдәт Фәрдиевкә кияүгә чыгып, Иске Сәфәр мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Башта математика фәненнән укыта, соңыннан башлангыч сыйныф укытучысы булып күчә. 


– Ул чорда авылда балалар бик күп иде. Бер сыйныфта 28-30ар бала белем алды. Аларның һәрберсен язарга-укырга өйрәтү, әлбәттә, җиңелләрдән булмады. Хәзерге кебек балалар мәктәпкә укырга өйрәнеп керми иде. Шулай булса да, аларның һәрберсен игътибар үзәгендә тотып, ныклы белем бирергә тырыштык, – ди укытучым. 


Әйе, ул көннәр әле дә хәтердә безнең. Берсеннән-берсе кечкенә малай-кызлар. Илһамия апага кызыксынулы күзләребезне зур итеп ачып карап торабыз. Ә ул елмаеп кына аңлата, төшендерергә омтыла. Дөрес язмасак, кечкенә кулларыбыздан тотып, язарга өйрәтә иде. Аның ачулануларын да ничектер якын итеп кабул итә идек. Илһамия апаның ике баласы – Шәүкәт белән Нурия (сыйныфташым) дә әниләрендә башлангыч белем алды. Үз кызын бездән аерып, яклаганын, югары билге куйганын бер дә хәтерләмим мин аның. Киресенчә аңа әр күбрәк тә эләгә иде шикелле.


– Башкаларга караганда, миңа таләп һәрвакыт күбрәк булды, – дип искә ала Шәүкәт тә. – Өй эше эшләми килүне, дәрестә тыңламый утыруны, тәнәфестә артык шаяруны күз алдына да китереп булмый. Мин әнкәй өчен мәктәптә башкалар кебек укучы идем.


Илһамия апа белән Җәүдәт абый биш балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Күпчелек вакыты мәктәптә узса да, балалары кешелекле, итәгатьле булып үстеләр. 


– Без эштән кайтып кермәдек. Балаларны каенанам Бибисара карашты. Аңа нык рәхмәтлебез, – ди Илһамия апа. 


Каенанасы белән 30 ел бергә дус-тату яши алар. Бибисара әбине соңгы көненә кадәр карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. 


– Әнкәй белән әткәй безне тормышта иң кирәкле сыйфатларга өйрәтеп үстерде. Кешенекенә кызыкмагыз, урлашмагыз, барысына үз көчегез белән ирешегез, авырлыклардан курыкмагыз, булганына канәгать итеп яшәгез, ди алар хәзер дә. Без аларга ихластан рәхмәтле. Әнкәйне олы юбилее белән ихластан тәбрик итәбез. Киләчәктә дә сәламәт булып, безне сөендереп яшәүләрен телибез, – ди кызлары Нурия


Әйе, балаларының һәркайсының үз тормышы һәм яратып эшли торган эшләре бар.  Олы уллары – Нарим умартачы, үз яннарында яши. Назимнары – Актанышта,  тормыш иптәше, хезмәттәшем Таңсылу белән бер кыз тәрбиялиләр. Шәүкәтләре – Кировта. Ләйсән  белән бер  ул, бер кыз үстерәләр. Рәүдәтләре туган авылы Иске Сәфәрдә төпләнде. Гөлләрия белән ике ул тәрбиялиләр. Кызлары Нурия Актанышта яши. Тормыш иптәше Илдус белән ике ул, бер кыз үстерәләр. 


Бүгенге көндә Илһамия апа белән Җәүдәт абый шул балаларының бәхетенә куанып, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп гомер итә. Каникулларда оныклар, җыелышып, әби-бабалары янына ашыга. Канга сеңгән укытучы һөнәре бу вакытта Илһамия апада кабаттан уяна. Оныкларын укырга-язарга, тормыш кагыйдәләренә өйрәтә ул.


– Әни белән әти киленнәренең барысын да үз кызлары кебек кабул иттеләр. Кайтканда якты йөз белән каршы алалар, күчтәнәчләрен төяп озатып калалар. Без аларга нык рәхмәтле. Һәрвакыт кулларыннан килгәннән дә күбрәк ярдәм итәләр. Әнине юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 


Киләчәктә дә шулай тигез булып, сәламәтлек белән яшәүләрен телим, – ди киленнәре Таңсылу


Әйе, якыннарыңның игътибарын, хөрмәтен тою һәркем өчен олы куанычтыр ул. Илһамия апа да тормышыннан канәгать булуын яшерми.


– Балачакта авырлыкларны күп күрсәк тә, хәзер Аллага шөкер, рәхәттә яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз сау-сәламәт, үз көннәрен үзләре күрә. Һәрвакыт кайтып йөриләр, булышалар. Олы кеше өчен тагын ни кирәк инде, – ди. 


Без исә, үз чиратыбызда, Илһамия апа, сезне барлык укыткан укучыларыгыз исеменнән күркәм гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрегезне дә сәламәтлек белән, якыннарыгыз янәшәсендә, аларның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын.

***

Иске Кадермәт авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Сәфәр авылында гомер итүче әнкәебез Илһамия Шәйхенур кызы Шәйхенуровага  5 октябрьдә 80 яшь тула.


Табигатьнең  иң  матур һәм мул вакытында, бөтен тирә-як  алтын төскә күмелгән  чорда  син  үзеңнең  олы юбилееңны  каршылыйсың.


Әнкәй! Сине бу шатлыклы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ходай сине калган гомереңдә сәламәтлектән аермасын. Сиңа күңел тынычлыгы, алдагы көннәреңнең имин, кайгысыз-хәсрәтсез  булуын  телибез.


Без – биш балаң, синең ак чәчләрең алдында үзебезнең дә инде чаларган башларыбызны иябез. Һәр тибеше  без дип типкән йөрәгең, һәммәбезгә җитәр җылысы булган мәрхәмәтле изге күңелең алдында без мәңге бурычлы. Сез  безне әткәй белән кечкенәдән хезмәт сөяргә,  намуслы, гадел булырга, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәттегез. Кайткан чакта ачык йөз белән каршылап, озатып калуыгыз өчен  рәхмәт сезгә. Алдагы  көннәрегез  тыныч картлыкта узсын. Әткәй белән бер-берегезгә терәк булып, үстергән балаларыгызның  бәхетенә куанып, оныкларыгызның игелеген куреп, алардан куанычлы хәбәрләр генә ишетеп, озын-озак яшәвегезне телибез.


Туган көнең бүген, әнкәй,
Гомер таҗың.
Балаларың  җыелганнар,
Тормыш ярың.
Тәбриклибез сине, әнкәй,
Исән-сау бул!
Тулып торсын өстәлләрең,
Һәрвакыт мул!
Яшәгез сез әткәй белән,
Чирләмичә.
Хәл-әхвәлләр сорашкалап,
Көндәгечә.
Без, балалар, кайтып йөрик
Яныгызга.
Безнең  кайту шатлык  булсын
Җаныгызга.
Яшик һәрчак бергәләшеп,
Сау-сәламәт.
Сез исән-сау булган чакта
Безгә рәхәт.


Сине яратып, хөрмәт итеп әткәебез Җәүдәт, балаларың: Нарим; Назим-Таңсылу; Шәүкәт-Ләйсән; Рәүдәт-Гөлләрия; Илдус-Нурия, оныкларың: Алисә, Шамил, Алия, Искәндәр, Салават, Илүс, Ислам, Гөляз, бертуган апаң Мөнҗия һәм кода-кодагыйларың. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев