Актаныш

Укытучылар нәселеннән

Укытучы, мәктәп, киләчәк. Бу чылбыр гади һәм гадәти кебек, әмма һәркемнең язмышында мөһим урын тота. Мәктәп кешегә тормыш дәрьясына юл күрсәтә, аны үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Әлбәттә, бу изге эштә төп урынны укытучы алып тора. Сүзем шундый соклангыч мөгаллимәләрнең берсе – ГӨЛШАТ БОРХАНОВА хакында.

Бөдрә таллы текә ярларны ярып-телеп, бөтерелеп-шаулап ага Сөн елгасы. Тигезлектә акканда ярсуын баса алмаган ярыш атыдай, күбекләрен очырып, Ябалак авылына сугыла да тагы алга таба чаба. Гөлшат Дамир кызы Борханованың язмышы да Сөн елгасын хәтерләтә. Ул да шунда туып-үскәнгәме, ашкынулы, җитәр җиренә җитмичә тынычланмас кеше.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, хыяллары артыннан Уфага юл ала Гөлшат. Югары уку йортында сер бирми кызый: укуда алдынгы, оештыру эшләрендә алдан йөри. Укыган төркеме дә нинди була бит! Соңыннан татар дөньясында танылу алачак шәхесләр: шагыйрь, прозаик, юморист Марат Кәбиров, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов... 
Укытучы дигән бөек исемгә лаек булу өчен барысын да эшли Гөлшат. Ә укытучы табигать биргән зур илаһи көчкә, 
сабырлыкка, зирәклеккә, акыл тирәнлегенә, өметкә, ышанычка ия булырга тиеш һөнәр. Шушы көннәрдә 50 яшьлек матур юбилеен каршылаучы Гөлшат Дамир кызы Борханова исем-шәрифе, килеш-килбәте, төс-кыяфәте, холык-фигыле белән нәкъ шушы сыйфатларга туры килә. Мин аның тәҗрибәле укытучы гына түгел, якын туган, дус-сердәш, сөйкемле хатын-кыз, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле һәм иҗади шәхес булуы турында әйтә алам. 
– Безнең нәсел – гади нәсел түгел, – дияргә ярата Гөлшат Дамир кызы, – ике мең еллык педагогик стажы булган нәселдән мин. Иң бәхетле кешеләрнең берсе дә үзем, чөнки балачактан күңел түренә салып, хыял итеп йөрткән укытучы һөнәренә ия булдым. Дистәләгән еллар эшләп, Укытучы дигән бөек исемгә тузан бөртегедәй дә тап төшермәдем, киресенчә, аны яраттым, бөтен йөрәк җылымны биреп, тугры хезмәт иттем. Мәктәпсез тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, мәктәпне, балаларны мин үз иттем, алар мине үстерде. Шулай 28 ел үрелешеп яшибез без.
Үзе Башкортстан кызы булса да, Гөлшатның әти-әнисе ягыннан тамырлары Актаныш белән бәйле. Шәҗәрәсе районның көчле педагоглары Латыйповларга, Айдаголовларга барып тоташа. Бүгенге көнгәчә үз дәрәҗәләрен саклап калган укытучылар нәселенең лаеклы варисы ул. Балаларны ярату, гомер буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу – Гөлшат Борханованың тормыш фәлсәфәсе. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. 
Гөлшат Дамир кызы ике баласына гомер биреп, аларны аякка бастыруда бөтен тырышлыгын куя. Улы югары белем алып, тормышта үз юлын яра, яраткан хезмәте белән шөгыльләнә, кызы чыгарылыш сыйныфында укый. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирүдә һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әни буларак аның роле бәяләп бетергесез зур. 
Укытучы бар булмышы, асылы, үз-үзен тотышы белән сабак бирүче ул. Димәк, аңа акыл мөмкинлекләренең, мәдәниятнең, әхлакның, кеше белән аралашу сәләтенең иң бөек түбәсендә булу шарт. Гөлшат Дамир кызы шушы биеклектә.
Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы:
– Хезмәттәшлек дәверендә безне бик күп матур мизгелләр бәйли. Укытучы нинди булырга тиеш дигәндә, мин нәкъ Гөлшат Дамир кызы кебек дияр идем. Ул тирән белемле, төпле фикерле, киңкырлы 
зәвыклы, төгәл башкаручан, иҗади, иң мөһиме: тыйнак. Анда масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең мин-минлеге бөтенләй юк. Мәгариф өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган Гөлшат Борханова район, республика матбугаты битләрендә милли мәгариф, хәзерге заман дәресләренә кагылышлы мәсьәләләр турында мәкаләләр белән еш кына чыгыш ясый. Районкүләм чараларны үткәрүдә, аларны алып баруда шулай ук аңа таянабыз. Кешелекле, игътибарлы, абруйлы булуы аңа карата ихтирамны арттыра гына. Илле яшьлек гомер баскычын тулы көч, яңа планнар, изге максатлар белән каршылый юбиляр укытучы. Мин аңа сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим. Алтын көзләрне тагын бик күп еллар мәктәп сукмагында каршыларга насыйп итсен аңа! 
Гөлназа Имамразыева, мәгариф идарәсе белгече: 
– Ул туган телебез өчен янып-көеп йөрүче тел белгече. Зур хәрефтән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, һәр баланың сәләтен үстерә белүче чын мөгаллимә, зирәк тәрбияче. Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен, әдәби телдә матур итеп сөйләү күнекмәләрен үстерүгә аеруча зур игътибар бирә, сәләтле балалар белән шөгыльләнә. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча район һәм республика олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү, фәнни-гамәли бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Олы җанлы, сабыр холыклы, тыйнак, күңелендә һәрвакыт яшьлек һәм яз хөкем иткән кеше ул Гөлшат Дамир кызы. Энә белән кое казыгандай, туктаусыз эзләнү, тырыш хезмәт, әхлакый тазалык та аның яшәү зәвыгы.
Гүзәлия Кәшфиева, Актанышның икенче урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары: 
– Гөлшат безнең мәктәптә кояш кебек ул: аннан бары тик яктылык, җылылык, нур бөркелә. Һәрвакыт ачык йөзле, оптимист, һәркемдә һәм һәрнәрсәдә бары тик уңай якларын гына күрә. Тирән белемле, алдынгы карашлы зур хөрмәткә лаеклы чын укытучы. Даирәсе көчле, бөтен темага сөйләшеп була, һәр нәрсәгә үз фикере бар. Чын дус: үзенә авыр чакта да сине беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Балаларны ярата, хезмәтен сөя. Һәр дәрескә җентекләп әзерләнә. Яңа педагогик технологияләрне, күренекле галим-методистларның педагогик фикерләрен өйрәнеп, аларны гамәлдә сынап карый. Үзендә оештыру сыйфатлары булган укытучының әзерлеге дә, белеме дә, тәҗрибәсе дә куелган таләпләргә тәңгәл килә. Үз эшен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә дә коллективта, район педагоглары, киң җәмәгатьчелек арасында хөрмәт казана. 
Наилә Хәернасова, XI сыйныф укучысы: 
– Ул – икенче әниебез. Безне аңлый белә. Без яудырган сорауларга дөрес итеп җавап кайтара, акыллы киңәшләрен бирә. Гөлшат апа бик белемле, яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Һәрберебезгә шәхес итеп карый, ягымлы итеп эндәшә, безнең күңелләргә ачкыч таба белә. Үзе сайлаган һөнәргә, хезмәтенә тугры калган Укытучыма рәхмәтем чиксез минем
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: