Актаныш

Ул булган, бар, булачак...

...Олыгайгач, үткәннәрне Килә барлап куясым... ("Юктыр яшәп туясым", октябрь, 2002 ел). Вакыт үткән саен хатирәләр яңара икән лә ул... Туган авылым Яңа Богадыдан чыгып киткәнемә дә ярты гасырдан артык гомер үткән. Ә уйлар туган, үскән җиргә, балачак елларына эндәшә сыман… Хәтер төпкелендә казынам да, Эзлим, табам, тагын югалтам. Иң-иң дигән...

...Олыгайгач, үткәннәрне
Килә барлап куясым... ("Юктыр яшәп туясым", октябрь, 2002 ел).
Вакыт үткән саен хатирәләр яңара икән лә ул... Туган авылым Яңа Богадыдан чыгып киткәнемә дә ярты гасырдан артык гомер үткән. Ә уйлар туган, үскән җиргә, балачак елларына эндәшә сыман…
Хәтер төпкелендә казынам да,
Эзлим, табам, тагын югалтам.
Иң-иң дигән мизгелләрне тотып,
Шулар белән күңел юатам ("Балачак мизгелләре", 2006 ел).
Әнә шул балачак мизгелләре туган туфрак, нигез белән бәйле дә инде ул, үзе кадерле дә, самими дә. Авыл яңалыкларын район газетасының актив хәбәрчесе, туган авыл өчен җан атып яшәүче Дәнифә Арсланова җиткереп торса, Актанышта гомер итүче авылдашыбыз Рәйханә Вәлиева Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлап, Актаныштан йөреп, Богады мәчетендә дини белемнәр бирү белән дә шөгыльләнгән. Ул, Богадыда моны үз кулына алырдай кеше барлыкка килүенә сөенеп, эшне Дәнифәгә тапшырган.
Рәйханә Вәҗетдин кызы үзендә әтисеннән мирас итеп алган зур "байлыгы" барлыгын һәм аны үзенең авылдашлары белән "бүлешәсе" килүен хәбәр итте. Үзе исән вакытта Вәҗетдин абый сөйләп калдырган авыл тарихын язып та куйган икән Рәйханә. "Яңа Богады авылы тарихын авылдашларыма җиткерәсе килү теләгемне Аллаһы Тәгалә ишеткән икән. Менә бит, боз кузгалды", - дип, шатлыгын белдерде ул телефоннан хәл белешкәндә.
...XIII гасыр башларында Башкортстанның Бүздәк якларыннан хәзерге Яңа Кадермәт тирәсенә, Терпеледән ерак түгел урынга бер төркем кешеләр килеп урнашканнар. Бу урынны Кара кура дип атаганнар. Даими су чыганагы булмау сәбәпле, алар Кара курада төпләнеп калмаганнар. Эзләнә торгач, Биҗады елгасының уң як ярына килеп утырганнар. Мари авылы Терпеле тәэсирендәме - яңа урыннарын Чирмешләр урамы дип йөрткәннәр. Ә авылга Яңа Богады дип кушканнар (Богады "көчле үгез" дигән мәгънәне аңлата икән). Алар килгәндә Иске Богады авылы инде булган. Шулай итеп, бер-берсенә бәйсез рәвештә Биҗады елгасы буенда Яңа Богады һәм Иске Богады авыллары барлыкка килгән.
Вакытлар үтү белән, Яңа Богады зурайган. Биҗады яры буйлап, урам-урам булып, сыртрак җирләргә утыра барганнар. Иске Богады яклап булган урамны - Югары очны Җәбрәйләр урамы дип тә йөрткәннәр. Бу очта тагын бер кечкенә урам - Арт урам арткан. Беренче булып Сәлихҗан дигән кеше йорт җиткергәнгә, ул Сәлихҗан урамы буларак та билгеле. Биҗадының сул як ярында Су буе урамы да хасил була. Көнбатыш яклап төшкән Биҗадыга коючы Нәзкәй инеше бу урамнарга аеруча кыенлык тудырган. Югары оч бер мәхәллә булып, үзе мәчет тоткан. Имамы - Фәттах.
Биҗадының сул як яры калкулыгында Пар чишмә янында - Сәрмәдия өянкелеге. Сәрмәдия Фәттах карт нәселеннән. Болгавыр елларда ул сөрелә. Аның бертуган энесе - Сәйделшәриф. 1940 ел башында Сәйделшәриф Хөсәен кызы Әминәгә өйләнеп, бәхет эзләп, Ташкентка юл тота. Тик 1941 елның 22 июне аларның бәхетен урлый. Хатыны Әминәне һәм 7 айлык кызы Флүрәне поезд белән туган якка озатып, Сәйделшәриф Галләмов сугышка китә. Ләкин аңа сугыштан кайту насыйп булмый. Хәзерге вакытта аның кызы Флүрә Нуриманова (Галләмова) тормыш иптәше Галинур белән Түбән Камада гомер итәләр. Сәрмәдия өянкелеге калкулыгына Сәйделшәрифнең бертуганы Касыйм улы, ягъни Галләм оныгы Әскать Галләмов (мәрхүм) йорт җиткерә. Бүгенге көндә ул йортта Әскатьнең хатыны Марсела яши. Монда тагын берничә каралты-кура өстәлә. Чишмә өсте урамы яңа төзек йортлары белән Яңа Богадыны ямьли.
Соңрак Пар чишмәнең икенче ягында - ягъни Биҗадының сул ярында Иске Солтанголга таба Аръяк урамы калкып чыга. Аръяктан астарак, Биҗады яры буйлап, Хөснимәрдән Әхмәтҗан улы җирләре була. Бик күп мал-туар асрап яши. Йорты (Биҗадының уң як ярында) ныклы, күркәм йортлардан санала. Елганың ике яры язгы ташуларда чыдарлык дугалы күпер - басма белән тоташтырыла. Хәзер боларнын берсе дә юк инде. 1930 елларда аның бар мал-мөлкәте тартып алына. Хөснимәрдән, хатыны Оркыя (Апач авылыныкы) кулак дип сөреләләр. 6 баласы нигәдер авылда калдырыла. Иң өлкәненә (Шәрхемуллага) 16 яшь була. Ул хәер сораша. Тик туганнарын саклап кала алмый. Алар ачлыктан шешенеп, бер-бер артлы үлеп бетәләр. Тик бер Шәрхемулла исән кала. Оркыя юлда вафат була. Хөснимәрдән авылга кайта. Сукырая. Каравыл өендә яши. 60 яшендә үлеп китә. Хөснимәрдәннең бердәнбер исән калган улы Хөснимәрдәнов Шәрхемулла Хөснимәрдән улы Ватан сугышында катнаша. Әсирлеккә төшә. Аннан да котылып, исән-сау туган авылына кайта. Сәйделшәрифнең тол хатыны Хөсәен кызы Әминәгә өйләнә. Әлбәттә, аның кызы Флүрәне дә сыендыра. Хатыны Әминә белән 8 бала үстереп, күркәм гаилә булып яшиләр. 85 яшьтә дөнья куялар.
Биҗадының уң як ярында Үзәк урам үсеп чыга. Хөснимәрдән йортыннан (хәзерге Кәримәләр милке) ерак та түгел Биҗадыга кушылган ермакның уң ягында Түбән оч барлыкка килә. Иске Әлем авылы ягына таба урнашканга, бу урам Иске Әлем урамы дип тә йөртелә.
Үзәк, Аръяк, Түбән оч - Яңа Богадының икенче мәхәлләсе. Әлбәттә, бу мәхәлләнең дә үз мәчете эшләгән, Галләм мәчете дип йөртелгән. Ул мәчеттә Фәттахның туганы Галләм имамлык иткән. Мәчет Акчүәков Фатих белән Хөснимәрдәнов Шәрхемулла милекләре арасында сырттарак елгага таба салынган. Зур-зур нигез ташлары 1950 елларда бар иде әле. Ике мәхәллә мәчетенә дә Акчүәков Фәхерлегаян җитәкчелек иткән.
Муллалар Совет власте елларында сөргенгә җибәрелгән. Мәчетләр күчерелеп, башка максатларда файдаланылган. Югары оч мәчете участок милиционеры өчен фатир һәм эш урыны итеп корылган. Түбән очныкы Үзәк урамнан көньяк-көнчыгышка (амбар янынарак) сыртка менгереп салынган. 1957 елларда әле мәктәп буларак кулланышта иде. Ул мәчет агачтан, ике катлы иде. Сырт сүзенә шуңа басым ясала, чөнки Яңа Богадыда сазлыклы урыннар бик күп. Март аеннан өй базына су тулып, бәрәңгеләрен чыгармый калучылар бик сирәк булгандыр.
Галләм хәзрәт милегендә Мәчтүрә һәм Муллаәхмәт Мофаздаловлар төпләнә. Аларның вафатыннан соң каршы күршеләре Шәйхенур Нәбиуллинның (гомере буе колхозда хисапчы булып эшләде) улы Фаяз сатып ала. Йортын, каралты-курасын авыл күрке булырлык итеп тота.
Чирмеш урамы кешеләренең бер өлеше XVII гасырда Биҗады елгасының башланган җиренә күченә. Бу авылга Каратал дип исем кушыла. Хәзер Яңа Җияш исеме белән йөри. Иске Җияштән дә килеп төпләнүчеләр тәэсиредер, мөгаен. "Актаныш - туган җирем" (Ф. Муратов, Й. Хуҗин) китабында күрсәтелгәнчә, ул 1733 елдан билгеле.1925 елларда берничә гаилә Яңа Богадыдан көнбатыш юнәлештәрәк урман эчендә Югары Богады авылына нигез сала.
Кара кура файдалы казылмага бай урын булып чыга. Анда дегет базы табыла. Бу баздан озак вакытлар арба тәгәрмәчләрен майлау өчен дегет алалар. Дегет базының өске өлешендә зират була. Олы кешеләр аннан кукы җыярга кушмаганнар. Монда, басуларга ашлама өчен торф чыгарганда, чүлмәк ватыкларына да юлыгалар. Бу тирәдән ерак түгел Кече Бүләк әрәмәсе бар. Якын-тирә авыл кешеләре җиләк-җимешкә, чикләвеккә, мунча пиннегенә шул әрәмәгә йөриләр.
Сәфәр авылына чыгып китә торган якта Бурлар күпере бар. Ул күпер Югары Богады янындагы рус авылы Афанасьевка (хәзер юк инде) исеме белән аталган күлдән агып чыгучы инеш аша салынган. Бу тирәдә, имеш, кеше ашаучылар яшәгән (1920-1921 ачлык елларында әлеге фактлар искә алына).
Сабантуй үткәрелә торган җирдән ерак түгел, Биҗады елгасы буенда колхоз терлекләре өчен җәйләү төзелгән. Җәйләүгә чыга торган җирдә буа буыла. Аның тирәнлеге 3-4 метрга җитә. Балык күп. Суы бик салкын. Шул сәбәплеме - бу буада олы кешеләрнең дә батып үлү очраклары бик еш була...
Совет власте елларында Яңа Богадыда бер-бер артлы төрле учреждениеләр, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле корылмалар барлыкка килә: ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп), почта, клуб, сельпо, кибет, әзерләүләр пункты, мал сую урыны, ветучасток, колхоз идарәсе, тимерче алачыгы, тегермән, пожарный, терлекләр фермасы, икмәк саклау урыны, сепарат йорты, кеше өендә булса да медпункт, кеше өендә җәйге яслеләр, 1960 елларда балалар бакчасы.
Ә кешеләре? Тәгәрмәч тугымнары ясау остасы Мәгъфурҗан, балта остасы, киле тотучы Минһаҗетдин, укытучы Мифтах Фәссахов, оста оештыручы Шәвәли Арсланов, төрле рационализаторлык хезмәтләре өчен Мәскәүдә Халык казанышлары күргәзмәсендә катнашкан Шәрипҗан Мирзаянов, Ленин орденлы механизатор Кәрим Мирзаһитов, Мәскәүдә ВДНХда катнашкан атказанган механизатор Адулла Мөсифуллин, югары белемле агроном Кәндел Минаев, беренче шофер Вәли Арсланов, югары белемле табибә Дүнә Мирзаһитова, урта мәктәпне беренче медальгә тәмамлаучы Фәнисә Мирзаһитова. Авылны ташлап китмичә тырыш хезмәтләрен куеп аны яшәтүче ир-егетләр, сәламәт бәбиләр табып авылны яшәртүче әниләр, авылга иман нуры иңдерүче әби-бабайлар, авылыбызны ямьләүче егет-кызлар, авылга өмет иңдерүче нәниләр.
Болар барысы авылыбыз тарихы, аның үткәне, ата-бабаларыбыз ядкаре. Яңа Богады авылы бөтен барлыгы белән искә алырдай, дан җырлардай авылларның берсе. Ул булган, бар, булачак...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: