Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ул исламга хезмәт итте

Мулла әкә Актанышка кайтканчы хәзрәтебез дин юлында изге гамәлләр кылып, хөрмәт казанган шәхес була. Мулла әкә, ягъни Мулла агай, дип эндәшәләр аңа. Әтисе Хәниф хуҗалыкларны күмәкләштерү, хәлле игенчеләрне, дин әһелләрен сөргенгә озату башлангач, Үзбәкстанга барып урнаша. Габдулла Сәмәрканд өлкәсе Зааминский районы Җизак бистәсендә дөньяга килә. Әтисеннән дин белеменә өйрәнә, туганы...

Мулла әкә
Актанышка кайтканчы хәзрәтебез дин юлында изге гамәлләр кылып, хөрмәт казанган шәхес була. Мулла әкә, ягъни Мулла агай, дип эндәшәләр аңа. Әтисе Хәниф хуҗалыкларны күмәкләштерү, хәлле игенчеләрне, дин әһелләрен сөргенгә озату башлангач, Үзбәкстанга барып урнаша. Габдулла Сәмәрканд өлкәсе Зааминский районы Җизак бистәсендә дөньяга килә. Әтисеннән дин белеменә өйрәнә, туганы Илдустан шәригать белемен тирәнтен үзләштерә. Җамбул шәһәрендә гидро-мелиорация институтында укып, инженер-гидротехник була.
1967 елда Рәфика белән кавышалар. Өч улларына да, өч кызларына да дини тәрбия бирәләр.
- Ишле гаиләдә үскәнлектән мөмкинлекләр булмады, тормышка чыкканның беренче көненнән намаз укый башладым. Балаларны да дин белеменә өйрәтте Габдулла. Дини мәҗлесләр үткәрү өчен өйне дә иркен итеп салды. Җамбулда күршеләребез казахлар иде. Динне хөрмәт итсәләр дә, тарту, эчү кебек гадәтләре бар. Балалар чит кавемгә китмәсен, таралмасыннар, урам тәрбиясе алмасыннар, дип, Габдулла белән икәүләп, балаларга дуслар эзли башладык, аларны аралаштырдык, гореф-гадәтләрне өйрәттек, - дип, истәлекләре белән уртаклаша Рәфика абыстай.
Балаларга төрле уеннар үткәрәләр, Роза килендәше белән төннәр буе балалар килүгә әзерләнәләр, табигатькә, тауларга алып чыгалар, дәресләр бирәләр. Балачакның үз кануннары - шаярасы, көләсе, уйныйсы килә, аларның күңелен аңлау кирәк. Габдулла хәзрәт гармунда уйнаса, Рәфика абыстай җырлый. Кайда намаз укыйлар, шунда баралар, танышалар, яңа дуслар табалар. Балалар аралашсын әле, дип, аларга Ташкенттан, Алма-Атадан киләләр. Кыргыз балалары да дин дәресләренә йөри башлый хәтта. Никахларны, туйларны да үз өйләрендә уздырырга туры килә. Энесе Госман: "Мулла абзый, капкаңа Дом бракосочетаний, дип кенә язып куй инде син", - дип тә шаярта.
Татарларны, балаларны җыеп, сабантуйлар үткәрәләр. Җирле хакимият ризасызлык белдермәсен, дип, 30ар чакрым ераклыкка, автобус белән, тауга баралар. Аннан Мулла әкә хакимият вәкилләренә, мин ничек итеп сабантуй үткәрергә рөхсәт ала алам, дип мөрәҗәгать итә.
Кайда гына эшләсә дә, шәкертләрен өйрәтеп, укытып, үзе күчеп киткәндә имам итеп калдыра. Иң холыксыз, юлдан язган бәндәләр дә аның күркәм эше нәтиҗәсендә, тәүбәгә килеп, дин юлына баса. Аллаһ рәхмәте!
Габдулла хәзрәт
Гаиләсе белән күчеп кайткан хәзрәткә Актанышта барысын да яңадан башларга туры килә. Әлифне таяк дип тә белмәгән Актаныш халкы, иң әүвәл, аның көне-төне хезмәттә булуына, бар эшне дә үзе башкара белүенә, өйне дә балалары белән бергәләп салуына, кечкенә балаларының да азан әйтеп, намаз укый белүенә шакката. Дингә тартылучылар әле төзелеп тә бетмәгән, идәне дә яртылаш кына булган нурлы өйгә укырга йөри башлый.
- 1994 елда 43 яшемдә йөри башладым ул дәресләргә. Такта аша кереп, идәнгә утырып укый идек. Шул вакытта өй тулы бала-чаганың берсе дә күренми иде безгә - шаккатмалы! Әхлагы пәйгамбәр с.г.в. әхлагы кебек иде. Юк, димәде, начар сүз әйтмәде. Ике төрле елмаюы бар иде. Яхшыга -бер, начарга икенче төрле елмая. Шуннан аңлап ала идек. Без аның беренче шәкертләре булдык, - ди, 2010 елдан район мөслимәләр берлеге рәисе булып эшләүче Зөһрә Закирова.
- Догаларны да балаларга качып кына өйрәткән вакытта өенә чакырды ул безне. Һәр сорауга бөртекләп, сабыр гына җавап бирә. Оешмаларга вәгазь сөйләргә бара, ошатып, тагын чакыралар. Көләч, якты йөзле, һәркем белән яхшы мөгамәләдә. Кирәк икән, татарча сөйли, кирәк икән, русча аралаша, кирәк икән, гарәпчә аңлата. Читтә яшәгән булса да, саф татар телендә бернинди акцентсыз сөйләшә. Балалар белән балаларча, олылар белән алар телендә дингә, фәнгә нигезләнеп аңлата һәр нәрсәне. Балаларга төрле бәйгеләр үткәреп, мине дә жюрига дәште. Күркәм холкы белән үзенә, дингә хөрмәт уятты, бер-ике елдан аны бар халык имам, хәзрәт буларак таныды, - ди, үзе, балалары, оныклары дин юлында булучы, кызы Дилбәр Гәрәева бүген инде Җәмигъ мәчетендә кыз балалар белән дини укулар алып баручы Роза Борһанова.
- 2001 елда районда Игелек үзәге барлыкка килеп эшли башлады. Безгә дә килеп вәгазьләр сөйләде. Корбан ашлары үткәргәндә халык аның килгәнен көтеп тора иде. Дини китаплар юк чорда социаль кибеткә Коръән китаплары кайтартты, аны авыллардагы гаиләләргә таратып бирдек, хәзер дә кадерләп саклыйлар, - ди, ул вакытта әлеге системаны җитәкләгән, хәзер район мөслимәләр берлегенең укыту эшләре өчен җаваплы мөгаллимәсе Рәзифә Нуртдинова.
- 18 ел бертуганнар кебек аралаштык. Бергәләп авылларга чыктык, мәктәп укучылары, ата-аналар белән сөйләштек. Казанга барып, андагы якташлар белән очраштык. Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Гали Арсланов белән дә күрешеп фикерләштек. Иң яхшы дәгъват - үз үрнәгең. Габдулла хәзрәт шундый кеше булды безнең өчен. Хаҗга барырга ярдәм итте. 1998 елның марты иде. Татар мөселманнарының беренче корылтаена бүләк итеп Согуд Гарәбстаны короле үз исеменнән 200 кешегә чакыру җибәргән иде. Габдулла хәзрәт өенә җомга намазына йөрүчеләрдән Мирзашәриф бабай Шәрәфетдинов, Гайнетдин Афзалов, мин - өч кеше генә калдык инде исәннәрдән. Безнең остазыбыз ул, - ди, район имам-мөхтәсибе булып эшләп, бүген дә Руслан хәзрәткә ярдәмләшүче Ләес хәзрәт Галләмов.
- Әтием йомшак кеше иде. Таләпчән дә була белде. Дингә, эшкә, мөстәкыйль булырга өйрәтте, - дип, алты баласы Рушания, Рәүф, Зиннур, Рәшит, Рәшидә, Наилә, 27 онык, оныкчыклар исеменнән рәхмәтен белдерә улы Рәүф.
- Аллаһ юлында ул күп авырлыклар, кимсетүләр, нахак сүзләр ишетә, әмма соңгы сулышына кадәр ислам диненә хезмәт итә, - ди, Габдулла хәзрәтне искә алу кичәсен 10 мартта оештырып алып баручы, шәкерте, Актанышбаш авылында кыз балаларга дини укулар үткәрүче Илина Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев