Актаныш

“Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар” (ХАТ ЭЗЕННӘН)

Әгерҗенең "кирпичка"сы - бу шәһәрдә имин булмаган районнарның берсе. Кирпеч заводы инде күптән ябылган, әмма бистәнең "даны" барыбер калган. Биредә криминал да, тәртипсезлекләр дә күп. Элеккедән калган баракларда кешеләр гомер кичерә... "Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар" Әгерҗе шәһәренең Завод урамындагы 51 нче йорт адресы буенча ике катлы барак тора. Янәшәсендә - нәкъ...

Әгерҗенең "кирпичка"сы - бу шәһәрдә имин булмаган районнарның берсе. Кирпеч заводы инде күптән ябылган, әмма бистәнең "даны" барыбер калган. Биредә криминал да, тәртипсезлекләр дә күп. Элеккедән калган баракларда кешеләр гомер кичерә...
"Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар"
Әгерҗе шәһәренең Завод урамындагы 51 нче йорт адресы буенча ике катлы барак тора. Янәшәсендә - нәкъ шуңа охшаган "игезәге". Аларның тарихы биш дистә ел белән исәпләнә. Кемнәр генә яшәмәгән дә ниләр генә күр¬мә¬гән бу йорт диварлары. Тәслимә белән Өлфәт Галиевләр биредә өч дистә елдан артык яши. Бу йорт алар өчен гүя тозакка әверелгән. Галиевләрнең биредән чыгып качасы килә. Гаилә яңа йортта яшәр¬гә хаклы, закон да моны раслый, тик бу хыяллар рәшә кебек бик еракта... Ә тарихы болайрак.
Тәслимә апа үзе - Аксубай як¬ларыннан, тимер юлда акчаны күп түлиләр дигәнгә ымсынып, Әгер¬җе станциясенә эшкә урнаша. Шпаллар ташый ул анда. Шунда ук булачак ире Өлфәт абый белән таныша. Ул - күрше Башкортстаннан, балалар йортында үскән ятим. Өлфәт абый Тәслимә апаның яшь чагында төшкән фотосын күр¬сәтә. "Ул чибәр иде, аннары гына эпилепсия чире барлыгын белдем", - ди. Ир кирпеч заводында эшли. Хатын да тимер юл стан¬ция¬сендә эшләгәннән соң шунда күчә. 1987 елда беренче уллары Зөлфәт дөньяга килә. Яшь гаиләгә вакытлыча яшәп тору өчен торак бирә¬ләр. Аннары икенче балалары Рушан дөньяга аваз сала. Баракта алар кебек тагын берничә гаилә яши. Барысы да диярлек - кирпеч заводында эшләү¬челәр. Тик вакытлыча бирелгән барак гомерлек газапка әверелә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, болай да очны очка ялгап яшәүче гаиләгә тагын да зуррак бәла ишелеп төшә.
"Менә карагыз бу фотосурәткә, - дип рәсем суза Өлфәт абый. Төсле фотода Яңа ел бәйрәменә матур итеп киенгән ике кечкенә малай басып тора. - Зөлфәт тә, Рушан да тап-таза матур малайлар иде. Дө¬рес, Зөлфәт бәләкәй чактан ук начаррак күрде, әмма хәле әйбәт иде. Ике баланы да әрәм иттеләр, улларыбызны үтергәнче кыйнадылар. Бу хәл 2011 елда кирпеч заводы тирәсендә булды. Башта Зөлфәтне кыйнаганнар, ә Рушан качып өл¬гер¬гән. Әмма аны да тотканнар, бал¬та белән чабабыз, дип куркытканнар, башын төй¬гәннәр. Моны кем эшләгәнен дә беләбез, ләкин әйтмибез. Аларны утыртмадылар. Кем белә, җи¬наятьләре өчен кайчан да булса җәзасын алырлар, бәлки.
Рушанга ныграк эләккән, аның бу кыйнаудан башы китте... Зөлфәт тә хәзер бик начар күрә. Югыйсә икесе дә әзмәвердәй ир-егетләр иде бит. Олысына - 31, кечесенә 28 яшь. Рушанның башы яхшы эшли иде, аңа уку да җиңел бирелде, эшне дә тиз эшләде. Хәзер икесе дә безнең кулга калды. Бәдрәфкә дә җитәкләп алып барасы, кулдан диярлек ашатасы..."
Бер ата кулында - өч инвалид
Абыйлы-энеле ике кешенең кыйналу тарихын без әтиләре авы¬зыннан ишеттек, әйләнә-тирә¬дәге кешеләр, бу хакта әллә ни хәбәрдар булып чыкмады. Нишли¬сең, кешенең кешедә гаме юк, үз мәшәкатьләре җитәрлек. Ә медицина кәгазьләрендә Зөлфәт¬нең - III төркем, Рушанның II төр¬кем инвалид икәнлеге, шизофрения барлыгы да язылган. Әниләре Тәслимә апа да психиатрия диспансерында хисапта тора, ул да - II төркем инвалид. Өлфәт абыйга, авыру баланы карау сәбәбе белән, пенсиягә иртәрәк чыгарга туры килгән. Ул: "Минем кулымда өч инвалид, аларны мин карамасам, кем карый?" - дип зар елый.
Галиевләр гаиләсе инде утыз ел икегә бүленгән барак бүлмә¬сендә тормыш көтә. Дүртесенә - 27,9 квадрат метр. Барак бүл¬мәсенә килеп керүгә, иң элек авыр ис чорнап ала. Керүгә үк уңда - зур карават. Анда Рушан ята. Кунак килгәнгә сөенми: күрүгә үк, одеал белән капланды. "Кайчак биредә Рушан белән икәү йоклыйбыз, кайчак өчәү дә. Төнлә дә, көндез дә аның өянәкләре булырга мөм¬кин, башы каты авырта. Аны тынычландырыр өчен янында һәр¬вакыт кеше булу кирәк", - дип аңлата Өлфәт абый. Шушы ук кысан бүлмә аш бүлмәсе ролен дә үти. Карават башында газ плитәсе, су краны, бер кырыйда аш өстәле, суыткыч. Аның янында җылыту котелы. Болар барысы да кул сузымында диярлек, алар арасында йөрерлек ара гына калган. Бүлмә¬дә - иске киемнәр, тартмалар, капчык өемнәре...
Икенче бүлмәдә ике карават, бетон идән уртасындагы тумбада - телевизор. Монда Тәслимә апа белән Өлфәт абыйның уллары Зөлфәт ята. Ул да сөйләшми, кеше белән аралашмый. Алгы якта әти-әнисен¬нән мең дә бер кабат ишеткән тарихларын, алар¬ның үзара "тагын миңа сөйләргә ирек бирмисең" дип, бер-берсен бүл¬дереп, үпкә¬ләбрәк сөйләшү¬ләрен тыңлап ята.
Өлфәт абый авыр тормышта, дөресрәге, фәкыйрьлектә яшәвен¬нән оялыбрак: "Җирәнмәгез, без чиста торырга тырышабыз, әмма биредә ремонт ясарлык түгел. Карагыз, түшәм ДВПдан, аның өс¬тен¬дә күмер, өстәге күршеләр йөри башласа, барысы да җимере¬лергә тора, безгә коела. Газ янында котел тора. Газ чыга икән, без бер мизгел¬дә шартлап үләчәкбез", - ди. Бу сүз¬ләрне ул Әгерҗе районы, республика түрәләре арасында барган хат алы¬шулар нәтиҗә¬сен¬дә барлыкка килгән бер өем кә¬газь¬ләрен актара-актара әйтә. Шул арада бер кочак диагноз кә¬газьләре белән таныштырырга да өлгерә.
"Тагын күпме түзәргә?"
Бу барак Галиевләрнең милке булып санала. Гаиләдә берсе дә эшләми. "Мин 10 меңгә якын алам, Өлфәткә пенсиянең минималь күләмендәге 7 мең сум тирәсе акча түләнә. Ике улыбызның икесенә инвалид буларак якынча 14 мең сум акча күчә. Барак өчен түләү 6-7 мең сум, ә күпме дару сатып алырга кирәк! Кочак-кочак дару эчәргә туры килә, Рушанга аларның көчлесе кирәк. Болар бит барысы да сатып алына, - дип сукрана Тәслимә апа. - Үземдә - эпилепсия. Теләсә кайда өянәк тотып егылырга мөмкинмен. Шулай була да, кышын еракка бәдрәфкә йөрибез, анда таеп егылып, аңны югалтып, кулларны сындырган да бар. Юынырга мөмкинлек юк. Мондый шартларда тагын күпме түзеп була?! Район хакимияте, йомшак сөйләшеп, каты утырта.
Ирем Өлфәт ятим үскән, аңа да фатир тиешле. Түрәләр берара мо¬ны исбатлаган документлар таптырды. Табып бирдек, әмма барыбер мәсьәлә уңай хәл ителмәде. Рөстәм Миңнеханов Әгерҗегә балалар бакчасын ачарга килде, әм¬ма мине аның янына якын да китермәделәр. Бу авария хәлен¬дәге йорт, монда яшәргә ярамый, барысын да күчерергә тиешләр. Яңа фатирларны кемгә генә таратып бетермәделәр, ә безгә юк, алдалап йөртәләр".
Сүз уңаеннан, йортта яшәүче¬ләр аны авария хәлендә дисә дә, Әгерҗе хакимиятендә моны кире кагалар. "Берничә ел элек Чаллыдан килгән экспертлар йортны яшәр өчен яраклы дип нәтиҗә чыгарды. Ул сүтелмәячәк", - диде Әгерҗе хакимияте вәкилләре.
Рушанның шизофрениясе авыр дәрәҗәдәге чир булып санала. Андый диагнозы булган кеше аерым бүлмәдә яшәргә тиеш. Моны табиблар шулай ди. Галиевләр гаиләсе торакка мохтаҗ булган ин¬валидлар исемлегендә тора. Торак субсидиясенә ия булучыларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр¬лыгы барлый, хисапка куя. Татарстан¬да кеше хокуклары буенча вә¬каләтле вәкил Сәрия Сабурская да Галиев¬ләрнең мөрәҗәгатен тиꬬ¬шергән. Психик чир белән ин¬тегүче Рушан Галиев чираттан тыш торакка хокукка ия дигәнне ул да раслый.
Тылсымлы таяк булса иде ул...
Әгерҗе районы түрәләре исә, барысын да тораклы итәргә тылсымлы таягабыз юк, дип белдерә. "Инвалидларга торакны бүлеп бирү өчен акча кирәк. Субсидияне Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бирә. Елына безнең районга иң күбе ике инвалид өчен субсидия бүленеп би¬релергә мөмкин. Чираты җиткән һәрберсен торак белән тәэмин итәбез. Муниципалитет барысына да торак бирер иде, ләкин безнең андый мөмкинлек юк", - ди Әгер¬җе мунипаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Илшат Шәмсетдинов.
Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Римма Гыйль¬метдинова да Галиевләр мәсь¬әләсе турында сораганда уф¬тана. "Тәслимә апа безне аңламый, бар җирдә гауга чыгара. Без тәкъдим иткәнне кире кага. Әмма без дә, бир, дигәндә чыгарып сала алмыйбыз. Әгерҗе районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 124 инвалид чиратта тора. Тәсли¬мә апалар бу исемлектә - сигезенче. 2015 елда район бер инвалидка торак бирә алды, быел әле берсенә дә бирелмәде", - ди ул.
Әгерҗе районы түрәләре Га¬лиевләр гаиләсендәге хәлләргә битараф дип әйтеп булмый. Алар андагы вәзгыять белән яхшы таныш. Торакны көтү авырлыгын да аңлыйлар, шуңа да мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итәләр. Әгерҗе шәһәренә кер¬гәндә уң якта Боз сарае кала. Аның артында кечкенә стандартлы яңа йортлар тезелеп киткән. Бу - Татарстан Дәүләт торак фонды төзегән йортлар. Галиевләргә Новая урамындагы 34 нче йортны арендага алып яшәргә тәкъдим иткәннәр. Бу - якынча 70 квадрат метр мәйданлы йорт, өч бүлмәсе бар. Илшат Шәмсетдинов әй¬түен¬чә, айлык түләү якынча 4 мең сум, моңа өстәп әле коммуналь ху¬җалык чыгымнарын да каплыйсы. Анысы 2-3 мең сум тирәсе чыгарга мөмкин, ди. Тик Тәслимә апа бе¬лән Өлфәт абый моңа каршы. Алар, безгә, беренчедән, бу бистә үзәктән ерак, икенчедән, биредә кышларын салкын, өченчедән, түләү кыйммәткә төшә, дип анда бармау сәбәпләрен тезә. Тәслимә апа ул йорттагы сыдырылган обой¬дан да, селкенеп торган ишеꬬтән дә канәгать түгел. "Анда яшәп булмый, күченә башласаң, ремонтка күпме акча китәчәк, бездә андый сумма юк!" - ди ул.
Чыгу юлы бармы?
Хакимият тәкъдим иткән йорт¬ны без дә барып карадык. Бер рәткә тезелеп киткән йортларның барысында да яшиләр, күбесендә - кечкенә балалы гаиләләр. Кышын салкынмы? Бик мөмкин, әмма, һәрхәлдә, кешеләр берничә ел дәвамында яңа бистә өйлә¬рен¬дә яши, балалар үстерә. Бу йорт¬ларның өстенлеге шунда: суы, газы, электры үткәрелгән, бәдрәф тә өйдә, бар уңайлыклар да тудырылган. Кысан, шартлары булмаган торакта яшәүче Галиевләргә биредә җиңелрәк булыр иде. Аерым йортта торган очракта Тәслимә апа белән Өлфәт абый зарланган күр¬шеләр дә булмаячак. Икенче катта яшәүче¬ләрнең суы түшәмнән агып төшмәсме, баздагы бәрәңгене күр¬шеләрнең канализация суы басмасмы, еракта урнашкан бәдрәфкә ничек барып җитәргә, кайда юынырга дигән сораулар юкка чыгар иде. Алар шушында вакытлыча күчкән очракта да, торакка мох¬таҗлар исемлегеннән төшеп калмый, дип аңлата түрәләр.
Һичшиксез, Галиевләр аерым йортка, фатирга хокуклы. Алар¬ның моны дәүләттән таләп итүләре дә урынлы. Дәүләт һәр кешегә лаек¬лы тормыш алып бару өчен шартлар тудырырга тиеш. Ә инвалидларга, ятим кешеләргә аеруча игътибарлы булырга бурычлы. Дәүләт тиеш¬лә¬ре күп. Әмма бу система кеше белән бары тик кәгазь, документлар аркылы гына аралаша. Тәслимә апа белән Өлфәт абый болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган. Аларның хәлен кү¬реп, эчтән генә "Аллам сакласын!" ди¬гән сүзләрне кабатлап уты¬расың... Моның өсте¬нә әле бет¬мәс-төкәнмәс таныклык, гариза, хатлар язу, түрәләр¬нең "акыллы" һәм аң¬лаешсыз язулы җавап хатларын алу, аларны аңларга тырышу, ки¬рәккәндә дә, кирәк¬мә¬гәндә дә мө¬һерләр суктыру артыннан чабу, чират көтеп кабат-кабат бер үк хәл¬не аңла¬тулар... Бу - бер үк урын¬да таптану. Бу - син дәүләткә дә, баш¬ка беркем¬гә дә кирәк түгел ди¬гәнгә инанып, тәмам өметне югалтып, җан асрау...
Өлфәт абый белән Тәслимә апага: "Көтегез, хәл ителер", - ди¬ләр. Әмма булыр дигәннең төгәл вакыты гына юк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: