Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәскәү татары Ренат Хөснетдинов: Улыма милли мохит эзләп Актанышка килдем

Мәскәүдә яшәп тә баласын туган телле мохиттә тәрбияләргә теләгән кешегә нишләргә? Җәйге яллар вакытында балага татар мохитен ничек булдырырга? Мәскәүдә яшәүче Ренат Хөснетдинов тугыз яшьлек улына татар телле җәйге алан эзләп Татарстанга килүе турында сөйләде.

                 Хөснетдиновлар гаиләсендә өч бала. Ренат әфәнде үзе тумышы белән Казакъстаннан. Әтисе соңрак гаиләсен үзе туган Төрекмәнстанга күчергән. Хөснетдиновларның беренче ике баласы Төрекмәнстанда, төпчек малае Мәскәүдә туган. Зуррак балалары инде мәктәп яшендә түгел, олы кызлары Әминә Иннополис университетында дүртенче курста укый, уртанчы уллары Ильяс хәрби хезмәттә, октябрь азагында кайтуын көтәләр. Җәйге аланны алар кече уллары, тугыз яшьлек Фәрит өчен эзләгән.


— Күптән шундый хыял бар иде. Олы балаларыма әз-мәз булса да андый алан програмын оештырган идек. Актанышта да, Апаста да булдылар. Мин дә Актанышта ун ел элек инде булган идем. Шуңа күрә, әйтә алам: ун ел элекке Актаныш белән хәзерге Актанышның аермасы зур түгел. Мин бер җиргә ике яки өч тапкыр бару яклы түгел, әмма Актанышка кабат баруыбыз өчен бер дә үкенмим. Милли мохите һаман да бар. Андый урын җир шарында тагын бармы икән, белмим. Миңа калса, шундый татар мохите башка бер җирдә дә юктыр.
Бик күп шалтыраттык төрле җитәкчеләргә, алар ничектер бик еш алышынды быел, ахырда Гөлнара Мусина исемле җитәкче белән элемтәгә кердем (Актаныш районы мәгариф идарәсе рәисенең тәрбия һәм өстәмә белем буенча урынбасары - ред.). Ул бердән аптырап калган кебек иде, "ничек инде Мәскәүдән кешеләр Актанышка килмәкче була, анда җәйге аланнар юкмы" диде. Мин аңлаттым, милли мохит эзләп киләбез, дидем. Гөлнара ханым "миннән генә тормый, күрербез, җирле балалар тулып, сезгә урын булмаска мөмкин" диде, өмет тә бирмәде, өметне дә өзмәде. Алан узасы көннәр җитәр алдыннан кабат шалтыраттым, ярар, алабыз, дигәч, бераз аптырап та калдым. Мине бәлки район кешесе дип уйлыйдыр дип, Мәскәүдән икәнебезне искә төшердем. Урын булачак, дигәч, Фәрит улым белән юлга җыена башладык.


Мәскәү–Казан–Чаллы–Актаныш


Юлыбыз озын булса да, барып җиткәч, нигә килдек дип бер дә үкенмәдек, ди Ренат әфәнде.


— Казанга кадәр поездда бардык, Казаннан Чаллыга, Чаллыдан Актанышка – автобуста. Актанышка җитәрәк юл тирәсендәге киң кырлар, басулар, буш җир юк, барсы да тәртиптә, минем истә калган шул ук Актаныш. Юлы авыр булса да, авылның, лагерьның матурлыгын күргәч, нигә килдек дип бер дә үкенмәдек.
Мине алан территориясенә уздырмадылар. Алар террорчылардан куркамы, башка нәрсәдәнме, белмим – бер әти-әни дә лагерь эченә керә алмый, КПП янында гына очрашырга була. Бөтен җирдә ЧОП, ниндидер курку бар. Ун ел элек бу юк иде, мин ул вакытта лагерьның бөтен территориясен урап чыктым.
Улымны калдырдым, телефон да бирмәдем, хәлен әйдаманнардан белешеп тордым. Актаныш балалары иң яхшы укытучы булыр дип, мондагы кебек татар телле мохитне Мәскәүдә дә, гаиләдә дә тапмас дигән фикер белән Мәскәүгә кайтып киттем. Аллаһка шөкер, егерме көнлек сменаны еламый-нитми мөстәкыйль тормыш итте. Әйдәманнары белән элемтәдә тордым. Бик яхшы, җаваплы кешеләр. Күбесенчә кызлар, иртәнге күнегүләрне алып баручы егетләр дә бар. Тәртип бар иде. Програмнары зур иде – авыл үзәгенә чыгалар иде, Чаллыга да барып кайттылар, бассейннарда да коендылар, сабантуй уздырдылар, футбол уеннары да бар иде. Боларның барысын лагерьның телеграм-каналы аша видео белән җибәрәләр иде, иртәнге күнегүләрдән алып сабантуйларына хәтле мәгълүматны шунда кереп алдым.
Алан шәп узды – менә шундый ул Актаныштагы гади тормыш, татар телле тормыш. Кешеләр белән сөйләшкәндә, урамда яки парклардагы сөйләшүләргә колак салсам – сиксән биш процент татар теле ишетелә, яшьләр дә, зурлар да татарча сөйләшә. Ун ел элек бу туксан биш процент иде, бүгенге көндә кайбер яулыклы хатыннар да балалары белән кайчакта урыс телендә сөйләшә.
Актанышның табигате дә, тормышы да, йорт-биналары, кешеләре, тәртибе – Татарстанның башка шәһәрләрендә көнләшү уятырлык дип уйлыйм. Актанышның үзен җәяү гизеп чыктым – "Адымнар" гимназиясенә, боз сараена кадәр барып чыктым.


Мәскәү аланнары белән чагыштыру


Мәскәүдә аланнар бармы, алар бик кыйммәтме, мең чакрым юл узганчы, балагызны шундагы аланга бирү уңайрак түгелме дигәнгә, Ренат әфәнде, эш бәядә түгел дип аңлатты.


— Мәскәү янындагы җәйге аланнарның бәясе 24 мең сумнан башлана, 52 меңлек аланнар да бар дип беләм. Әмма мин Мәскәү өлкәсе аланнарын күз алдында тотмадым да, эзләмәдем дә. Мәгънә бәядә түгел иде. Мәгънә татар телле мохиттә иде. Иртәдән төнгә кадәр татар телле мохиттә булып кайтканнан соң, улымның теле ныгыды, сөйләү тизлеге артты дип бәяләр идем. ​


Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез, дигән сорауга Ренат Хөснетдинов, ике телдә — татар һәм урыс телендә дип җавап бирде.


— Кече улым урыс телен дә, татар телен дә – ике телне бер дәрәҗәдә белә. Ул үзе күп сүзле түгел. Әлбәттә, татар теленең кагыйдәләрен белмичә куллана, фигыльләрне дә җөмлә башында куярга мөмкин. Бөтен нәрсәне аңлый. Күп кенә вакытта җөмлә корырга теләгәндә сүзләре җитми. Гади темаларга әлбәттә, сүз таба. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Әнисе татарчасын белмәсә, русчага күчә, мин булсам, принципиаль рәвештә татарча сөйләшәм, чөнки миңа балалар белән русча сөйләшергә оят. Алар моны үзләре дә сизә, аларга да миңа русча дәшәргә оят. Минем белән – тик татарча гына. Шуңа күрә бездә шундый паритет – минем белән татарча сөйләшәләр, әниләре белән – русча.


 
                   Ренат Хөснетдинов фикеренчә, Мәскәүдә Татарстандагы кебек "Адымнар" полилингваль белем бирү комплексын оештыру әллә кайчан өлгергән мәсьәлә булып тора.


— Ул "Адымнар" филлиалы буларак эшләсә, бик шәп булыр иде. Мәскәү шартлары өчен "Адымнар" концепциясе дә әзер, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә дә күрсәтелгән. Концепция шундый: мәктәпкә укучыларны бәйге аша сайлап алалар, алар татар, урыс, инглиз телләренең нигезен белергә тиеш. Бу шартларны үти алсалар, балаларны милләтенә карамыйча кабул итәчәкләр. Бу татар гәиләләренә зур стимул булыр дип ышанам, ата-аналар мәктәпкә хәтле балаларын төрле татар, инглиз курсларына урнаштырырлар. Аллаһка шөкер, хәзер балалар өчен татар теле курслары бар: Skytat, "Умарта", Әсадулла йортындагы курслар һәм башка чаралар. Концепция нигезендә комплекста теләүчеләр өчен тулай торак та каралган. "Адымнар" полилингваль комплексы Казанда кешеләрдә ышаныч, популярлык яулаган. Шәймиев сүзләренчә, бу биналардан югары белемле, конкурентлы, безнең элита чыгачак. Миңа калса, уйлый торган һәр татар үз баласын шундый мәктәптә укытырга теләк белдерер, диде Мәскәү татары Ренат Хөснетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев