Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Умартачылар тәҗрибә уртаклаша: өч литр бал дүрт килодан ким булмаска тиеш!

- 3 литрлы банкадагы бал 4 килограмм 200 граммнан ким булмаска тиеш. - "Свежий" балны салфеткага тамызып карагыз: аннан чыккан сыеклык бал тирәли җәелмәсә - бал сыйфатлы. - Яхшы бал тәмле дә булырга тиеш. Ул тамак төбен әзрәк яндырып ала, әмма аннан кискен тәм, ис килмәсен. - Сыек балга кашыкны...

- 3 литрлы банкадагы бал 4 килограмм 200 граммнан ким булмаска тиеш.
- "Свежий" балны салфеткага тамызып карагыз: аннан чыккан сыеклык бал тирәли җәелмәсә - бал сыйфатлы.
- Яхшы бал тәмле дә булырга тиеш. Ул тамак төбен әзрәк яндырып ала, әмма аннан кискен тәм, ис килмәсен.
- Сыек балга кашыкны манып, әйләндерегез. Яхшы бал тамарга тиеш түгел.
- Яңа пешкән чәйгә бал кушып болгатыгыз. Сыйфатсыз бал чәйнең төсен үзгәртә, чынаяк төбендә утырма кала.
- Кайнар сөткә бал кушып та балның сыйфатын ачыкларга мөмкин. Сыйфатсыз бал сөтне тиз арада оета.
- Кристаллашкан балны тәлинкәгә тамызыгыз, өстенә өч өлеш су салыгыз. Шуннан соң тәлинкәне селкетегез. Бал сыйфатлы булса, анда кәрәзләр хасил була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев