Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ун яшькә җиткән балалар ураза тотарга тиеш

Дин әһеле, кеше дингә яшьтән килергә тиеш, дип саный. Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле диде «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин. Ураза 27 майда башлана, беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укылачак....

Дин әһеле, кеше дингә яшьтән килергә тиеш, дип саный.
Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле диде «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин.
Ураза 27 майда башлана, беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укылачак.
«Балигъ булмаган балага ураза тоту фарыз түгел. Мөхәмәмд пәйгамбәр әйтте: "Өч кешенең кылган гамәлләре гамәл дәфтәренә язылмый: акылсыз кешенең гамәле акылына килгәнче, йоклаучы кешенең йокысыннан уянганчы һәм сабый баланың балигъ яшенә җиткәнче" (Әбү Давыд).
Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле. Гадәттә кыз балалар 13-14, ә ир балалар 14-15 яшьтә балигъ була. Шуңа да карамастан, ата-аналар, кечкенәдән ияләнсеннәр дип, ун яшькә җиткән балаларына ураза тоттырырга тиешләр. Бу хакта намаз турында әйтелгән хәдистә язылган. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: "Җиде яшьлек балаларыгызга намаз укырга кушыгыз. Әгәр дә ун яшьтә дә укымасалар аларга сугыгыз һәм бер ятакта бергә йоклатмагыз" (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы). Бу очракта бала мөмкинлегенә карап ураза тота. Әгәр дә үзен начар хис итсә, уразасын боза, әгәр дә үзен яхшы хис итсә уразасын дәвам итә», - ди Алмаз хәзрәт Сафин.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/15/140612/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев