Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Унөч яшьлек үсмернең анасы кызының ун яшьлек малайдан бәбигә узуын сөйләгән

Өч балалы хатын оныгы буласына да сөенә.

Матбугат чаралары Красноярск өлкәсендә унөч яшьлек кыз ун яшьлек малайдан авырга узган, дип язды. Табиблар соңгы мизгелгә кадәр бу хәлгә ышана да алмаган. Бу турыда кызның әнисе Елена сөйләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Железногорск шәһәрендә үсмер кызның йөкле булуы турында хәбәрләр таралгач, Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачты. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, белгечләр тикшерү эшләре башкара, экспертизалар билгеләнгән.

«Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруында җиденче сыйныфта укучы Даша белән дүртенче сыйныфта укучы Иванның бер ел дәвамында очрашуы билгеле булды. Студиягә Даша әнисе Елена белән килгән. Бу хатынның өч баласы — Даша һәм ике улы бар.

Елена сүзләренчә, табиблар башта кыз агуланган дип шикләнә. Аннары кыз бала ун яшьлек дусты белән җенси элемтәдә булуын сөйли. Йөклелекне өзәргә җыенмыйлар.

«Шушы яшьтә килеп чыккач, бәлки ана булу инстинктыдыр инде. Алар киләчәктә дә булсын», — дип әйткән Елена.

Елена кызының бәбигә узуы бар кеше өчен дә көтелмәгән хәл булуын сөйли.

Елена баланы үзе тәрбияләргә җыена. Бу хатын җитди авырый һәм аның онык күрү мөмкинлеге барлыкка килә икән. «Минем тормышымда мәгънә барлыкка килде, көрәшергә телим», — ди ул.

Иванның анасы 28 яшьлек Галина исә улының баланың атасы булуына шикләнә. Ул Ваня белән Даша дус булуын белгән. Ләкин эшләр болай булып чыгасын уйлап та карамаган. Әгәр бу хәл чын булып чыкса, Галина Россиядә иң яшь әби булачак.

Тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев