Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы

1. Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар Советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы - 1 октябрь. 2. Ялгыз һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру - 1-10 октябрь. 3. Хуҗалык, оешма-предприятие...

1. Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар Советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы - 1 октябрь.
2. Ялгыз һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру - 1-10 октябрь.
3. Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда ярминкә үткәрү - 1 октябрь.
4. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында "Без сезнең белән горурланабыз, ветераннар!" бәйге-күргәзмәсе - 1-7 октябрь.
5. Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү - 1-6 октябрь.
6. Район тарихында аеруча хезмәт күрсәткән ветераннар белән мәктәпләрдә очрашулар - декада дәвамында.
7. Урыннарда өлкәннәр өчен мәктәп укучылары көче белән концертлар - декада дәвамында.
8. "Гәрәбә" клубы әгъзалары һәм гимназия укучылары катнашында Пучы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне хөрмәтләү. Авыл җирлеге башлыкларының интернатта тәрбияләнүчеләр белән очрашуы - 7 октябрь.
9. Шахмат турниры - 5 октябрь.
10. Кичке уен оештыру - 7 октябрь.
11. Районда мәктәп укучылары арасында "Яшәгез сез мәңге яшь булып!" дигән инша бәйгесе - 1-7 октябрь.
12."Ничек яшисез, өлкәннәр?" - Җәмигъ мәчетендә тематик кичә - 8 октябрь.
13. Ветераннар спартакиадасы - 8 октябрь.
14. Волонтерлар белән "Көзге мәшәкатьләр" акциясе үткәрү - декада дәвамында. 15. Зөһрә Шәрифуллина, район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, "Агыйдел" ансамбле катнашында концерт. Өлкәннәр арасында "Милли татар ризыгы - бәлеш" милли ризык бәйге-күргәзмәсе - 9 октябрь.
16. Автомобиль йөртүчеләр бәйгесе - 6 октябрь.
17. "Музей көне" - 5 октябрь.
18. Өлкәннәргә түләүсез юридик хезмәт күрсәтү - 9 октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев