Ункөнлек уңаеннан үтәчәк чаралар планы
1.Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суыксуында ярминкә үткәрү - 1 октябрь. 2.Ялгыз һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру - 1-10 октябрь. 3.Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район...
1.Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суыксуында ярминкә үткәрү - 1 октябрь.
2.Ялгыз һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру - 1-10 октябрь.
3.Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы - 1 октябрь.
4."Балкыш" бәйгесе финалистларының Казан шәһәренә гала- концертка баруын оештыру - 2 октябрь.
5."Сугыш чоры балалары" исеме астында сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы фоторәсемнәр бәйге-күргәзмәсен үткәрү - декада барышында.
6.Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү - 2-3 октябрь.
7.Район тарихында аеруча хезмәт күрсәткән ветераннар белән мәктәпләрдә очрашулар - 2-3 октябрь.
8.Урыннарда өлкәннәр өчен мәктәп укучылары көче белән концертлар оештыру - декада дәвамында.
9."Гәрәбә" клубы әгъзалары һәм гимназия укучылары катнашында Пучы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләү - 3 октябрь.
10. Корбан бәйрәме үткәрү, аскы Актаныштагы ветераннарны хөрмәтләү - 4 октябрь.
11.Шахмат турниры үткәрү - 7 октябрь.
12. Кичке уен оештыру - 8 октябрь.
13.Укучылар арасында "Җәүһәрләребез сез, өлкәннәр!" район шигырь бәйгесе үткәрү - 10 октябрь.
14. Җәмигъ мәчетендә "Ничек яшисез, өлкәннәр?" исеме астында тематик очрашу үткәрү - 8 октябрь.
15. Өлкәннәр спартакиадасы - 9 октябрь.
16.Волонтерлар катнашында "Көзге мәшәкатьләр" акциясе үткәрү.
Ялгыз өлкәннәргә йортларын, каралты-кураларын кышкы чорга әзерләүдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү: йорт яннарын җыештыру, өй җыештыру, бакча эшләрен башкару - декада дәвамында.
17.Өлкәннәр көне уңаеннан "Актаныш таңнары" газетасында махсус чыгарылыш әзерләү - декада дәвамында.
18. Хезмәт коллективлары булмаган ветераннарны, пенсионерларны чакырып, район мәдәният йортында "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле катнашында концерт үткәрү. Өлкән яшьтәгеләр арасында "Милли ризыклар" күргәзмә-бәйгесен оештыру - 2 октябрь.
19.Машина йөртү буенча осталык бәйгесе - 8 октябрь.
20.Өлкәннәр белән Туган як музеенда булу - декада барышында.
21. Пенсионерлар өчен түләүсез мунча хезмәте - 4 октябрь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев