Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Урамда битлек кияргә кирәкме?

Бүген урамда битлексез кешене очратуы авыр. Кемдер карасын, кемдер агын кигән...

Киеменә туры китереп, матур тукымадан бизәкле битлекләр киеп алган хатын-кызлар да бар. Әлбәттә, пандемия вакытында да күңел төшенкелегенә бирелмичә, матурлыкны кайгырту бик яхшы. Ләкин белгечләр битлекне урамда кияргә кирәкми, дип киңәш бирә. Аны кайчан һәм кайда кияргә соң?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре битлекне кеше күп булган урыннарда кияргә куша: кибеттә, җәмәгать транспортында, авыруларны караганда. Ә урамда йөргәндә саф һава суларга кирәк.

Инфекциягә бирешмәс өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим. Тиешенчә йокларга, дөрес тукланырга, физик күнегүләрне онытмаска.

Шулай ук белгечләр битлекләрне кию вакытын да онытмаска куша. Аларны даими алыштырып торырга кирәк.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев