Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уразада ялгыш ризык капсаң нишләргә һәм уразада вакытта нигә мунча керергә ярамый?

Мөселман өммәте уразага керде. Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында - Кадер кичәсен, көннәр арасында - җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә ун савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул җиде йөз һәм аннан да күбрәккә арта. Әлеге изге айда ашау-эчүдән генә түгел, начар сүзләр, гайбәт...

Мөселман өммәте уразага керде. Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында - Кадер кичәсен, көннәр арасында - җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә ун савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул җиде йөз һәм аннан да күбрәккә арта. Әлеге изге айда ашау-эчүдән генә түгел, начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыелып торабыз.
Шуның белән нәфесебезне тыябыз, күңелләребезне пакьләндерәбез.
Уразага турында халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганна¬рын без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев¬ка бирдек.
- Онытылып китеп ялгыш кына ризык кабып куйсаң нишләргә?
- Уразаңны дәвам итәргә. Бу очракта ураза бозылмый. Ләкин ураза икәнеңне белә торып тамагыңны чайкасаң һәм ялгыш су керсә, уразага хөрмәт буларак тотып бетерәсең, әмма ул көнне каза кылырга тиешсең.
- Уразада вакытта мунча керергә ярамый дип ишеткәнем бар...
- Мунча уразаны бозмый, ләкин анда кермәсәң әйбәтрәк, бик кирәк булса, җиңелчә юынып чыгарга кирәк, чөнки уразалы кеше озаклап эсседә утырса, хәле бөтенләй бетәргә мөмкин.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев