Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уразай авылында яшәүче Сәхия Тимированы 90 яшьлек юбилее белән район һәм җирлек җитәкчеләре котлады

Бүген Уразай авылының ак әбисе, тыл һәм хезмәт ветераны Сәхия апа Тимировага 90 яшь тулды.

              Аны әлеге зур юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева килде, Сәхия әбигә Россия президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты рәисе Ленар Зариповның котлауларын һәм күчтәнәчләрен тапшырды.

             Сәхия апаның гомер һәм хезмәт юлы илебез тарихыннан аерылгысыз.  Авыр сугыш елларын да күргән ул. Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгы тармагын торгызуда фидакарь хезмәтен куйган. "Таулар" хуҗалыгында сыер сауган, төрле эшләр башкарган, авыл советында башкаручы да булып торган.

 

            Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнехан абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге вакытта Сәхия апаның 7 оныгы,11 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак Сәхия Тимировага йорт та салып биргәннәр. Хөкүмәтебез бүләгенең кадерен белеп уллары Таһир һәм Әхмәт хурмәтендә матур гомер кичергән көне аның.

           Сәхия Тимировага авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова һәм хуҗалык исеменнән Рәшит Харисов та изге теләкләрен юллап, бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев