Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уразай фермерлары үсештә

Кошчылык буенча крестьян-фермер хуҗалыгын Фәнил Шаязданов, үзенең гаиләсе белән, 2012 елда оештырып җибәрә. Шул ук елны федераль программада катнашып, 1млн 400 мең сумлык грант алуга ирешә. Әкренләп төзи-төзи, махсус комплексны 2014 елда тулысынча хәрәкәткә китерәләр. Шушы зур булмаган вакыт эчендә шактый гына уңышларга да ирешә алар. Беренче елда 1500 каз...

Кошчылык буенча крестьян-фермер хуҗалыгын Фәнил Шаязданов, үзенең гаиләсе белән, 2012 елда оештырып җибәрә. Шул ук елны федераль программада катнашып, 1млн 400 мең сумлык грант алуга ирешә. Әкренләп төзи-төзи, махсус комплексны 2014 елда тулысынча хәрәкәткә китерәләр.
Шушы зур булмаган вакыт эчендә шактый гына уңышларга да ирешә алар. Беренче елда 1500 каз үстереп сатылган булса, икенче елны ук бу санны 3000гә җиткереп, шуның өстенә, 3000 бройлер үстереп, кулланучылар ихтыяҗына җиткерелгән. Ел саен шулай үсә барып, узган ел Шаяздановлар 4000 каз, 8000 тавык, 8000 бройлер, 18000 үрдәк сатуга ирештеләр. Актанышта, Чаллыда үткәрелеп торган ярмнкәләрдә аларның продуктларына сорау зур.
Фәнил Шаязданов бу эшкә якыннарының ышанычлы терәк булачагын алдан ук аңлап алынган. Өметләре акланган, хатыны Луиза, улы Вәсил белән бер сүздә булып, көнне төнгә ялгап, үзләренең кошчылык фермаларында хезмәт куялар. Иртәнге йокыларын таң әтәчләре белән ачып, эшкә керешәләр, соң кичкәчә кош-кортлары тирәсендә кайнашалар. Әле алай гына түгел, чиратлашып, төн йокыларын да калдыралар. Заманча технологияләргә корылган җиһазларның сизгерлеге игътибарсыз, саксыз караш өчен түгел. Һәрвакыт уяулык сорый, бу җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшыртуга китерә.
Шаяздановлар кошчылыкка йөз тоткан зур гына торак салып куйганнар, әле моның белән генә чикләнергә уйламыйлар. Исәпләре - тармакны тагын да зурайту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев