Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Урламасаң, тынычлап йокларсың

Моннан 10-13 еллар элек безнең иҗат төркеме еш кына электр хезмәткәрләре белән рейдларга чыгып, электр урлаучыларны ачыклау барышы белән таныша иде. Ул чорда урамнарда торган электр баганалары башындагы үткәргечләрдән туры линия сузып, ут урлаучылар шактый иде. Андыйларга штрафлар салынды, законсыз рәвештә үткәрелгән линияләре өзелде. Хәзер хәл ничек икән? Шуны белергә...

Моннан 10-13 еллар элек безнең иҗат төркеме еш кына электр хезмәткәрләре белән рейдларга чыгып, электр урлаучыларны ачыклау барышы белән таныша иде. Ул чорда урамнарда торган электр баганалары башындагы үткәргечләрдән туры линия сузып, ут урлаучылар шактый иде. Андыйларга штрафлар салынды, законсыз рәвештә үткәрелгән линияләре өзелде. Хәзер хәл ничек икән? Шуны белергә теләп, 8 сентябрь көнне "Сетевая компания" контролерлары белән Актанышның Гагарин һәм Баян Дәүләтов урамнарында рейдта булдык.
"Сетевая компания"нең контролерлар бригадасы биш кешедән тора: бер монтер һәм дүрт контролер. Аларның вазифасына шәхси хуҗалыклардагы һәм оешмалардагы электр хисаплагычларын контрольдә тоту керә.
-Елга бер тапкыр, график нигезендә һәр абонентның электр хисаплагычын күздән кичерәбез. Узган ел шул вакытта алынган саннар белән чагыштырып карыйбыз. Бу абонентның хисаплагычы эшлиме, юкмы икәнлекне белү, урлашу очракларын ачыклау өчен кирәк, -ди контролер булып эшләүче Чулпан Галиуллина.
- Элегрәк законсыз рәвештә электр урлаучылар еш очрый иде, хәзер ничек?, -дип кызыксынам кызлардан.
- Хәзер халыкның культура дәрәҗәсе югары, урлаучылар юк диярлек, -ди икенче контролер Фәүзия Шәмсиева.
Бу мөгаен электр хисаплагычларын фасадка чыгару белән дә бәйледер. Чөнки хисаплагычлар тышка урнаштырылгач, саннар һәркемгә күренеп тора. Электр чыбыкларының да кергән чыккан урыннары күз алдында. Кешенең ихатасына кереп, электр хисаплагычы урнашкан урынга кадәр бару өчен контролерларның рөхсәтләре бар.
Кеше үзе өйдә булмаса да, алар хисаплагычны ихатага кереп карый алалар.
Баян Дәүләтов урамында беренче кергән өйдәге хисаплагычны күздән кичергәч, кызлар аның пломбасы юклыкны күреп алдылар.
-Бу очракта нишлисез, -дим аларга.
- Хәзер линияләрне тикшерәбез дә, пломба сугабыз, -дип елмайдылар да, инструментларын алып эшкә керештеләр.
- Кызлар, сезне ток скумыймы соң?
- Безнең инструментлар токтан сакланган. Аларны гел тикшереп торалар. Без үзебез дә билгеле бер вакыт саен имтихан бирәбез, -ди алар.
Авылларны йөреп чыкканнан соң да берәүләр йорт төзи, кемнеңдер электр хисаплагычын алыштырырга туры килә. Андыйларга пломбалар сугу өчен кабат чыгалар. Куллану вакыты чыккан электр хисаплагычларын алыштырырга кушып предписаниелар калдыралар.
Контролерларның хезмәтен җиңелләрдән дип булмый. Кайсы өйдә нинди холыклы кеше яшәгәнен берәү дә әйтә алмый. Шуның өчен аларга психолог та булырга туры килә. Кая барасыз, дип кычкыручылары да очрый, ди кызлар. Андыйларга инде үзләренең таныклыкларын күрсәтеп, яхшылап төшендерергә туры килә. Алай гына түгел, каршыларына зур, усал этләр чыкканы да, талый торган әтәчләр каршы алганы да бар икән. Кызлар белән йөргәндә үземә дә шундый әтәчкә тап булырга туры килде. Хуҗасы кумыйча, безне ихатага үткәрмәде ул.
Җәй көннәрендә тышта торган электр хисаплагычларының ояларына шөпшә, оса оялаган очракларга туры килеп, үзебезне чакканнары да бар. Яңгыр яуса да, кыш көне бураннарда да йөрибез, -ди алар. - Шулай булса да хезмәтебезне яратабыз. Коллективыбыз дус һәм тату.
Мине иң куандырганы шул булды, алар белән йөргән вакытта бер генә дә закон бозу очрагына тап булмадык. Бер генә ихатада да караңгы йөз белән каршы алмадылар. Киресенчә, карагыз, кара дип, хисаплагычлары янына алып барып, яхшылап озатып калдылар.
Электрны закон нигезендә, хисаплагыч аша кулланып, вакытында түләп барсаң, төннәрен тынычлап йоклыйсын, -диде безгә бер апа. Чыннан да хак сүзләр.
Ләкин бик сирәк булса да, арада, электрны законсыз кулланучылар бар. Актаныш районы "Сетевая компания" җитәкчесенең хезмәтне реализацияләү буенча урынбасары Илһам Гибадуллин андый очраклар урам утлары белән була дип хәбәр итте.
-Бу аеруча Актанышның үзендә күзәтелә. Кеше үзенең капка төбендәге баганага лампочка урнаштыра, ләкин аны үзенең электр хисаплагычы аша үткәрми. Без тикшерә башлагач, авыл Советыныкы ди. Авыл Советы безнеке түгел ди. Урам утлары нигездә авыл Советлары карамагында. Шушылай законсыз ут урлау очраклары булганда, без авыл Советларына акт төзергә тиеш булабыз. Гәрчә аларның моңа катнашы булмаса да. Халыкка болай эшләмәгез дип әйтәсем килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев