Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Урлап та күрсәтәбез! (2017 елның 5 ае эчендә район җирлегендә кузгатылган җинаять эшләре)

2017 елның 5 ае эчендә район җирлегендә кузгатылган җинаять эшләре: Хуҗалыкларда кылынган җинаятьләрнең иң күбе - басуда караусыз-хуҗасыз калган агрегатлар; мал урлау, бигрәк тә, җәйге маллар лагерена күченгән вакытта. Малларын төнгә яланда калдырган шәхси хуҗалыклар соңыннан бик үкенсәләр дә, терсәкне тешләп булмый: бәйләп куйган малны да карак, иясе бар икән,...

2017 елның 5 ае эчендә район җирлегендә кузгатылган җинаять эшләре:
Хуҗалыкларда кылынган җинаятьләрнең иң күбе - басуда караусыз-хуҗасыз калган агрегатлар; мал урлау, бигрәк тә, җәйге маллар лагерена күченгән вакытта. Малларын төнгә яланда калдырган шәхси хуҗалыклар соңыннан бик үкенсәләр дә, терсәкне тешләп булмый: бәйләп куйган малны да карак, иясе бар икән, дип тормый, үзенә файдалану җаен карый.
- "Наратлы" хуҗалыгының Шәбез фермасыннан бозау урлана. Килгән зыян 18 мең 200 сум.
- "Башак" хуҗалыгы фермасының эретеп ябыштыру бүлмәсеннән электр приборлары, эш кораллары урлана. Эш барышында урлаучы ачыкланды.
- 29-3 1 гыйнвар көннәрендә "Әнәк" агрофирмасының Иске Айманбүлекчәсеннән 5 баш тана урлана. 248 мең 975 сумлык зыян килә. Угрылар малны бернинди киртә-койма булмаган урыннан җиңел генә алып чыгып китәләр.
8 февраль көнне Олыимән фермасында 1992 елгы граҗданга пычак белән кадап җәрәхәт ясыйлар.
- "Нур" хуҗалыгының Куяндагы җәйге маллар торагыннан кирәк-яраклар урлыйлар. 10 мең 400 сум зыян килә. Эш барышында караклар ачыкланды.
- 6 майга каршы төндә "Тамыр" хуҗалыгының Яңа Җияштәге җәйге лагерена кереп, билгесез кеше 6 баш бозау урлый. 62 мең 640 сум зыян килә.
-15май көнне иртәнге 5.30 сәгать тирәсендә "Саф" хуҗалыгының Иске Сәфәр, Иске Кадермәт авыллары янындагы басудан чәчү орлыгы урлыйлар. Угрылар ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев