Актаныш

Урман шаулап үссен өчен...

Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган Югары Богады авылындагы питомник эшчәнлеге белән танышып кайтты. 

Урман янына терәлеп урнашкан әлеге питомник-бакча 3.5 гектар мәйданны били. Биредә нарат, чыршы, каен, карагай, тирәк үсентеләре үстерелә. Питомник белән 2004 елдан бирле җитәкчелек итүче Альберт Гардиханов безне эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштырды. 

– Актаныш урманнарының бер өлеше Байсар урманнарыннан башлап, Дербышка урманнарына кадәр бара. Бер ягы Башкортстан, икенче ягы Удмуртия белән чиктәш. Урманнарыбыз барысы 18650 гектар тирәсен тәшкил итә. Бездә ел әйләнәсе эш тынып тормый, – ди ул. 

Бу, чыннан да шулай. Читтәгеләргә әллә ни сизелмәсә дә, урманчыларның хезмәте бик зур. Урмандагы агачлар әллә ничә метрлы, биек агачларга әйләнгәнче бик зур тырышлык һәм хезмәт таләп ителә. Күзгә бик күренмәгән орлыклар җыюдан башлана аларның эше. Инде каен орлыкларын җыйганнар. Аларының анализлары билгеле булгач, чәчәчәкләр. Ә нарат һәм чыршы орлыкларын яңа ел алдыннан җыялар икән. Әлеге агач күркәләрен җыйгач, аны Минзәлә урманчылыгының махсус киптергечендә киптереп, орлыкларын чыгаралар. Аннан орлыкларны Казандагы лабораториягә тикшерүгә җибәрәләр. Язга таба алып кайткан орлыкларны кар астына күмеп саклыйлар. Соңыннан кирәк кадәресен алып, махсус урыннарга чәчәләр. 

Заманында 16 кеше хезмәт куйган питомникта хәзер нибары ике кеше эшли. Техникалары да әллә ни мактанырлык түгел. Бер генә тракторлары бар. Ә питомникта эш җитәрлек. Орлыкларны утырту өчен җирне эшкәрткән вакытта “Тамыр” хуҗалыгыннан ярдәм сорарга мәҗбүр булалар. Эшкәртелгән җиргә аерым түтәлләр ясалып, орлыклар җир куенына иңдерелә. Алар борын төртеп чыккач, сабый баланы тәрбияләгән кебек кадерләп үстерәләр. Түтәлләрне чүп-чардан арындырып торырга, вакытында суын да сибәргә кирәк. Андый кул хезмәте сорый торган эшләргә, шул авылда яшәүче хатын-кызларны тарталар. 

– Алар инде шактый еллар безгә ярдәм итүче карусыз затлар. Аеруча Ирина Муллыева, Әнисә Мөхәммәтдинова, Гөлсирә Шакироваларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Алар кайчан чакырсаң да киләләр, тырышып хезмәт куялар.  Чөнки үсемлекләр игътибар сорый, – ди Альберт Гардиханов. 

Үсемлекләр питомникта нигездә ике ел үстерелә. Ә менә чыршы нәзберек үсемлек. Аны өч ел биредә тоталар икән. 2007 елдан мамыксыз тирәк үстерә башлаганнар. Яфраклары әрекмәннеке кебек булып үсүче әлеге агач үсентесенә сорау зур икән. Бик тиз таралып бетә, ди урманчы. 
Түтәлләрдәге нәзек кенә үсентеләрне күргәч, күңелгә  болар кайчан агач булып җитә икән, дигән уй йөгерде. 

– Бу кадәр кечкенә үсентеләрне саклау бик җиңел түгелдер, – дим Альбертка.

– Чыннан да, җиңел түгел. Язын аларны кояш нурларыннан саклау өчен өсләрен каплап куябыз. Үсемлек бераз калыккач, коймалары авыштырып куела.

Тагын бераз үскәч, аларны алабыз. 

Реклама

– Тирә-якны яшелләндерү, урманнарның сирәк урыннарын тулыландыру йөзеннән ел саен күп күләмдә агач үсентеләре утыртыла. Быел ул күпме гектарларда башкарылды? 

– Быел районда  33 гектарда яңа полосалар, 25 гектарда өстәп үсентеләр утырттык. Җәй буе шушы утырткан үсентеләрне үләннәр каплап китмәсен дип, чистарту эшләре алып бардык. МТЗ-82 тракторы белән Алмаз Исламов бу эшләрне әле дә башкара.

– Бу кадәр үсентене кемнәр ярдәмендә утырттыгыз соң?

– Башка елларны ярдәмгә укучыларны чакыра идек. Быел коронавирус пандемиясе булгач, укучыларны бирмәделәр. Үзебез һәм таныш-белешләр белән җирдә дым бар вакытта үсентеләрне 1 майга кадәр җир 
куенына тыгып чыктык. Быел имән чикләвеге дә җыярбыз дип торабыз. Бәлки анысына укучылар ярдәмен сорарбыз.
Урманчыларны борчыган проблемалар да юк түгел. Шушы питомникта орлыкларны чәчү өчен җир эшкәртергә бер агрегатыбыз да юк, ди Альберт Гардиханов. 

– Яз көне район башлыгы булышам дип вәгъдә иткән иде, хәзер менә җирне эшкәртергә кирәк. Булышса, бик яхшы булыр иде дип көтәбез, – ди ул. Һәм урманнарны чүп-чар белән пычратучылар булуына борчылуын да сиздерде. Чөнки нәкъ питомникка терәлеп торган  җирдәге туктап ял итү урынын да шундый чүп-чар белән тутырганнар. Боларны әллә кайлардан китереп ташламаганнар, әлбәттә. Чөнки Югары Богады авылы, трассадан бик эчтә урнашкан. Димәк, шушы җирлектә яшәүчеләр эше. Үзләре ял иткән урынны болай пычрату бер дә килешми. 

– Чисталык буенча авыррак. Кайда утырып ял итәләр, чүпләрен шунда калдырып китәләр. Табигатьне болай пычрату матур күренеш түгел. Әле октябрь аеның 15 ләренә тикле урманнарга кереп учак ягу тыела. Шулай булгач, сак булу сорала. 

Соңгы елларда урманнарның куеруы да сизелә. Бу, кешеләрнең кул белән печән чапмый башлавына да бәйледер. Кеше йөрмәгәч, чытырманлыклар хасил була. Ә ул кыргый хайваннарның үрчүенә ярдәм итә. 

– Урманнарда хәзер тиеннәр, рысь күренә башлады. Чага торган еланнар да очрый. Шуның өчен урманнарда бик эчкә кермәскә киңәш итәбез, – диде Альберт. Һәм урманчылар көне уңаеннан барлык хезмәттәшләрен тәбрик итеп, изге теләкләрен дә җиткерде. 

– Барыбызга да исән-сау эшләргә язсын. Үсентеләребез үссен, урманнарыбыз шаулап торсын. Киләчәк буыннарга файда китерсен. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: