Актаныш

Урманда учак ягарга ярамый: янгын чыкса – 1 миллион сумга кадәр штраф

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы сезоны башланды. Бу чорда урманнарда учак яккан өчен штраф кына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган. Яз кояшы җылыта башлау белән, халык урманнарга ашыга, учак ягып, шашлык кыздырырга керешә. Тик күпләр бер генә саксыз гамәлнең дә зур афәткә сәбәпче булырга мөмкин икәнлеген онытып җибәрә....

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы сезоны башланды. Бу чорда урманнарда учак яккан өчен штраф кына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.
Яз кояшы җылыта башлау белән, халык урманнарга ашыга, учак ягып, шашлык кыздырырга керешә. Тик күпләр бер генә саксыз гамәлнең дә зур афәткә сәбәпче булырга мөмкин икәнлеген онытып җибәрә. Коры үләнгә ут капса, агачларны, бөтен урманны күз ачып йомганчы ялкын камап алачак бит.
- 15 апрельдән башлап, кар яуганчыга кадәр Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы сезоны старт ала. Ул, гадәттә, октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Корыган үләннәрне яндыру - илебездә гел кабатлана торган проблемаларның берсе. Күпчелек очракта аны белгечләр түгел, ә халык яндыра. Матди чыгымнар таләп иткән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәндә, мондый гамәлләрдән ут торак пунктларга, икътисади объектларга, урманнарга да күчәргә мөмкин, - ди Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт күзәтчелеге һәм контроль бүлеге башлыгы Нияз Тәҗмиев. - Республикабызда корыган үлән яндыру очраклары еш күзәтелә. Аның экологик һәм икътисади зыяны бик зур. Коры үлән яндырганда черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла, шунлыктан туфракның уңдырышлылыгы түбәнәя. Бөҗәкләр, туфрактагы файдалы микроорганизмнар һәлак була. Үлән арасында яисә туфракның өске катламында яшәүче барлык имезүче хайваннар диярлек янып яисә төтенгә тончыгып үлә. Шуңа күрә без, беренче чиратта, республика халкын коры үлән яндырудан тыелырга чакырабыз. Кешеләр күп вакытта гади генә кагыйдәләрне дә үтәми. Әйтик, буш шешәләрне ташламагыз, агачлар астында учак якма, дип гел тукып торабыз. Урманга мангал алып киләсез икән, үзегез белән запас су, көрәк булуы мәҗбүри.
Статистика мәгълүматларына караганда, урманда янгын чыккан ун очракның сигезендә - кешеләрнең саксызлыгы сәбәпче, ди урман хуҗалыгы белгече.
НАРАТЛЫКТА САК БУЛ
Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген республикада урманнар 1 миллион 236 мең гектар мәйданны били. Шуның 107 гектары - 1 класслы урманнар. Бу - яшь, ылыслы урманнар дигән сүз. Монда янгын чыгу куркынычы зуррак. Ылыс коелган саен җиргә түшәлә бара, шунлыктан ут тиз күчә. Ылыслы агачлардан ялкын телләре тиз арада өскә үрмәли.
Урманнар исә 5 класска бүленә. Иң соңгы төркемгә каен, усак кебек йомшак яфраклы агачлар керә. Гадәттә, аларда янгын килеп чыгу - сирәк күренеш.
Урман белгечләре узган елның октябрендә чираттагы янгын куркынычсызлыгы сезоны ябылу белән үк быелгысына әзерлек эшләренә керешкән булган. Янгын куркынычсызлыгы сезоны алдыннан барлык урманчылыкларда янгынга каршы эшләр оештырыла. Хәзерге вакытта минераль полосалар һәм янгынга каршы ермаклар ясау дәвам итә, алар 3350 чакрымга сузылачак. Бер үк вакытта узган сезонда ясалган 7200 чакрым озынлыгындагы полоса да яңартыла. Моннан тыш, урман фондында 15 чакрым юл салу, 200 чакрым юлны ремонтлау, 90 гектарда квартал ярусларын чистарту күздә тотыла.
Министрлыкта Урманнарны янгыннан саклау идарәсенең оператив штабы һәм Оештыру чаралары планы расланган. Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Саба районнарында III типтагы 5 янгын-химия станциясе (ПХС) һәм 18 ПХС-II заманча янгын сүндерү техникасы белән җиһазландырылды. Янгын сүндерүчеләр командасы "Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы" программасы буенча өйрәнүләр узган.
"Урманчылыкларда дәүләт җир өсте күзәтчелеге, шул исәптән янгын күзәтчелеге буенча барлык автотехника ягулык белән тәэмин ителде, 708 кешедән торган 203 ирекле янгын дружинасы оештырылды. Алар алдан билгеләнгән маршрутлар һәм расланган график буенча урман фондын контрольдә тотачак", - ди Нияз Тәҗмиев.
20 апрельдә Яшел Үзән районында урман янгыннарын сүндергәндә көч һәм чараларның үзара бәйләнешен ныгыту буенча өйрәнүләр үткәрү күздә тотыла.
ҖАВАПЛЫЛЫК КАРАЛГАН
Язгы чорда урман янгыннарына китергән төп сәбәп - корыган үлән, дидек. Элек моның өчен җаваплылыкка тартып булмый иде. Хәзер корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртеп, урман янгыны чыгарган өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә штраф яный. Ул физик затларга - 2-5 мең, вазифаи затларга - 7-50 мең, юридик затларга 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен дә административ штрафлар каралган. Аның күләме физик затларга 1-3 мең, вазифаи затларга - 10-20 мең, юридик затларга 50-200 мең сум. Шунысын да искәртик: 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда штраф күләме ике мәртәбә арта.
Нияз Тәҗмиев сүзләренчә, соңгы тапкыр Татарстанда урман янгыннары 2010 елгы корылык чорында теркәлгән. Шуннан соң алты ел эчендә урманнарда янгын чыкканы булмаган. "Гадәттә, шәһәр яны урманнары яна. Ут 25 гектарга җәелсә, бу - зур янгын дип бәяләнә. Янгын чыгу ихтималын галәмдәге спутниклар да хәбәр итә. Гади кеше дә 112 бердәм коткару номерына шалтыратып, урман янгыннары турында хәбәр җиткерә ала», - ди ул.
Янгын куркынычсызлыгы сезонында урманда катгый тыела:
- Учак ягу, ризык әзерләү өчен мангал яки башка җиһазлар куллану
- Тәмәке тарту, җиргә шырпы, тәмәке төпчеге ташлау
- Коралдан ату, пиротехника куллану
- Урманда майлы яки бензинга, керосинга, янучан матдәләргә чыланган чүпрәкләр ташлап калдыру
- Машина эшләп торганда ягулык салу, аның янында тәмәке тарту
- Кояш төшә торган аланнарда шешәләр, пыяла ватыклары, башка чүп-чар калдыру
- Чирәм һәм кырдагы салам калдыкларына ут төртү
Урманда янгын эчендә калсаң, нишләргә?
- Янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә (01 яки 112 номеры)
- Әгәр ут чыганагы кечкенә икән, аны киң яфраклы агач ботаклары белән сүндерергә, су сибәргә, туфрак салырга, аяк белән таптарга була
- Әгәр янгынны сүндергәндә яныгызда кеше бар икән, аны күздән югалтмаска кирәк
Үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, нишләргә?
- Куркыныч зонадан тиз арада чыгарга
- Ял итүчеләрне коткарырга булышырга: юлга, аланга, елга ярына, кырга чыгарга кирәк
- Куркыныч зонадан ялкын телләренә перпендикуляр юнәлештә чабарга
- Янгыннан чыгып булмаса, суга керергә яки юеш киемгә бөркәнергә
- Аланга чыксаң, җиргә ятып суларга
- Авыз-борынны тукыма белән капларга
- Янгын зонасыннан чыккач, аның урыны, зурлыгы турында янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә
- Янгын телләре авылга яки корылмаларга таба үрмәләсә, эвакуация хәстәрен күрергә
Урман янгыны авылга килеп җитсә, нишләргә?
- Өйдән документлар, кыйммәтле әйберләрне алырга
- Ашыгыч рәвештә китү өчен машина табарга
- Киҗе-мамык тукыма яки йон кием кияргә, пирчәткә, яулык алырга
- Запас ризык һәм су алырга
- Телевидение, радио аша хәбәрләрне тыңларга
- Паникага бирелмәскә

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: