Актаныш

Урманнар яшәрсен, агачлар шаулап үссен

Актаныш урманнары елдан-ел яшәрә. Алабугада Төркия һәм Татарстан арасында ныгый барган икътисадый бәйләнешләр, икеяклы килешүләр нигезендә яңа завод ачылу безнең як табигатенә дә яңа мөмкинлекләр бирә. Икътисади зонаның Актаныш җирлегендәге табигый урманнарыбыз белән нинди бәйләнеше бар соң? Бу хакта Минзәлә урманчылыгының Актаныш участогы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев белән сөйләштек. - Алабуга...

Актаныш урманнары елдан-ел яшәрә. Алабугада Төркия һәм Татарстан арасында ныгый барган икътисадый бәйләнешләр, икеяклы килешүләр нигезендә яңа завод ачылу безнең як табигатенә дә яңа мөмкинлекләр бирә. Икътисади зонаның Актаныш җирлегендәге табигый урманнарыбыз белән нинди бәйләнеше бар соң?
Бу хакта Минзәлә урманчылыгының Актаныш участогы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев белән сөйләштек.
- Алабуга икътисади зонасында урнашкан "Кастаман" заводы белән хезмәттәшлек ничек бара?
- Алабугада төрекләрнең агач эшкәртә торган "Кастаман" заводы рәсми
төстә ачылганчы ук безнең урманчылык аның белән хезмәттәшлек урнаштырды. Алар безнең җирлектә үскән барлык төр агачны да кабул итеп, төзелеш материалы буларак эшкәртеп чыгаралар. ДСП, ДВП плитәләре, ламинатлар эшләнә. Завод бик тиз үсә. Бүген инде биредә көнгә республика буенча ике мең ярым кубометр агач кабул ителә.
Минзәлә урманчылыгына ел буена 40 мең кубометр агач кисеп тапшыру бурычы куелды. Күләме ягыннан Нурлат урманчылыгыннан кала, иң күбе безнең урманчылыкка туры килә. Планның яртысы үтәлде инде.
- Бу хезмәттәшлек безнең җирлеккә нинди перспектива бирә?
- Иң мөһиме: урманнар корыган агачлардан арына, яшь үсентеләр утырту өчен мәйданнар әзерләнә. Урманнарыбыз яшәрә дигән сүз. Актаныш буенча алсак, без 5 мең кубометр агач кисеп тапшырдык. Бу - бик зур сан. Урманчылар бу кадәр агачны кисеп тапшыру өчен күпме көч кирәклеген яхшы аңлыйлар.
- Агач кисүдә кул хезмәтеннән файдаланасызмы, әллә инде заманча техника безнең урманнарга да үтеп кердеме?
- 5 мең кубометр агачны, элеккечә, моторлы пычкы белән кисеп аудару мөмкин түгел. Минзәлә урманчылыгының агач кисә торган заманча комплекслы техникасы бар. Ул үзе кисеп аудара, ботакларыннан арындыра, кирәкле үлчәмдә кисеп, тураклап, тигезләп өеп бара. Урман кырына чыгарып тезеп куя. Республикада 30лап урман хуҗалыгы бар. Шуның 8е генә әлеге комплекс белән тәэмин ителгән. Әйткәнемчә, шуның берсе бездә. Үзебезнең район кешеләре эшли анда. Әлбәттә, артыннан кул хезмәте дә күп кала.
- Актаныш участогында ничә кеше хезмәт куя?
- Актаныш урманчылыгында 5 кеше хезмәт куя. Дилфас Мәхмүтҗанов, Расих Гарипов, Идиал Галиев, Рәмис Хисамов - авылларда мастерлар. Идиал белән Рәмис әле быел гына урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап диплом алдылар. Рәмиснең әтисе - атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Рифкать Хисамовның эшен лаеклы дәвам итә. Рифкать Хисамов утырткан урманнар шаулап үсә. Бу урманнар - исән чагында үзенә-үзе куйган һәйкәлләр алар.
- Урманнарны тәрбияләүдә урманчыларга, иң беренче чиратта, нинди таләп куела?
- Урманнарны саклау һәм яңарту. Яшь үсентеләр әзерләүче питомнигыбыз бар. Язга чыккач, имән чикләвеге, каен орлыгы, кышын нарат-чыршы күркәләре җыела. Актаныш республика районнары арасында иң күп нарат-чыршы орлыгы җыеп тапшыручыларның берсе булды. Сабадан кала, икенче урында. 5 тонна җыелган нарат-чыршы күркәсен Минзәләдә эшкәртеп, орлыгын алдык. 1 центнер күркәдән 1 килограмм орлык чыга. Күп хезмәт таләп ителгән бик бөртекчел эш ул.
- Күпме агач утыртылды?
- 34 гектарда посадка утыртылды. Корыган, черегән агачлары кисеп чистартылган мәйданнарда яшь үсентеләр яхшы гына калкып киләләр. Яңадан урман үсеп чыксын өчен агач утыртуда районның мәктәп коллективлары аеруча актив катнаша. Кадет мәктәбе урманчыларның зур терәге булдылар. Илсур Ялалов, Кәрим Галиәхмәтов җитәкчелегендә алар ел да урман хуҗалыгына зур булышлык күрсәтәләр. Быел Иске Кормаш, Теләкәй, Иске Байсар, Яңа Әлем, Татар Суыксуы, Уразай, Актанышның 1нче, 2нче мәктәпләре, гимназия-интернат, технология техникумы укучылары һәм укытучылары агач утыртуда күп көч куйдылар.
- Урманнарыбызда нинди үсентеләр тиз үсеп китә?
- Быел нарат, карагай үсентеләренә өстенлек бирелде. Карагайның үзебездәге питомниктагысы белән Саба теплицасыннан алып кайтып утыртканын чагыштырабыз. Беренче карашка Сабаныкы әйбәт кенә үсеп киткән кебек иде. Соңга таба үзебезнең табигать шартларында үскән үсентеләр ныграк калка башлады.
Урманда җәнлек бик күбәйде. Яшь наратларны поши ашап бетерә, күпме хезмәт юкка чыга. Соңгы вакытта күзәтелгән корылык елларында чыршы утыртуны киметкән идек, чөнки ул безнең як агачы түгел, авыр үсеп китә. Иң кулае - карагай. Ул корылыкка да бирешми, поши да ашамый, тычканнар гына зыян салырга мөмкин, әмма бездә урман тычканнары күп түгел.
Безнең район урманнарына иң күп зыян салучы җәнлек - ул поши. Соңгы вакытта кыр кәҗәсе күренә башлады. Корткыч бө-
җәкләр быел имән яфрагына һөҗүм иттеләр. Яңгырлар еш ява башлагач, бу хәл туктады. Бу имәннәр икенчегә яфрак ярдылар. Табигать үзе дә көрәшә.
- Финанс мөмкинлекләре чикле булганнарны агач белән тәэмин итүдә ташламаларыгыз бармы?
- Утын сатып алырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә киселгән агачларның очларын, ботакларын бушка бирәбез, ягъни мәйданны чистартып, аннан җыелган утынны үзләренә ала алалар. Моның өчен безнең мастерларга мөрәҗәгать итсеннәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: