Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Усы халкын ниләр борчый?

Җирлектә 228 хуҗалык, Усыда - 138, Качкында - 90. 522 кешенең эш яшендәгесе 283, шуның 52се авыл хуҗалыгы тармагында эшли. 141 пенсионер. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче 64 бала бар. Җирлектә "Актаныш" агрофирмасының Усы бүлекчәсе иң олы оешма санала. Анда 35 кеше хезмәт куя. Ә Качкын авылында яшәүче 16 кеше...

Җирлектә 228 хуҗалык, Усыда - 138, Качкында - 90. 522 кешенең эш яшендәгесе 283, шуның 52се авыл хуҗалыгы тармагында эшли. 141 пенсионер. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче 64 бала бар.
Җирлектә "Актаныш" агрофирмасының Усы бүлекчәсе иң олы оешма санала. Анда 35 кеше хезмәт куя. Ә Качкын авылында яшәүче 16 кеше Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшли. Җирлектә бер фермер, өч шәхси эшмәкәр үз эшчәнлекләрен алып бара.
Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе (башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын да берләштерә), ике медпункт, Усы мәдәният йорты, китапханә, мәчетләр балалар белән дә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр белән дә дөньяви һәм дини чаралар оештырып, район, республика үткәргән бәйгеләрдә актив катнаша.
Җирлектә иң кискен мәсьәлә - су белән тәэмин итү. Бигрәк тә Качкын авылында өзеклекләр еш була, су кытлыгы туа. Су кудыру системасының хуҗасы юк. Суны халыкка "Азимут" оешмасы аркылы бирәләр. Су белән тәэмин итүне лицензияле оешмага бирү өчен документларын эшлисе, урынын билгелисе, финанс чыгымын хәл итәсе, сыйфатлы су чыганагы табасы, тузган су системасын яңартасы бар. Дәүләт ярдәменә өметләнәләр. 2016 елда үзара салым акчасы хисабына документ эшләрен тәртипләргә иде, диләр. Усы авылы халкын су белән "Актаныш" агрофирмасы тәэмин итә.
Узган ел Качкын чүплегендә янгын чыгу сәбәпле, күмдереп тигезләгәннәр. Каты көнкүреш калдыкларын Актаныш ТБОсы җыя. Усы авылында да шул рәвешле эшләргә исәплиләр.
Һәр өч җирлектә дә халыктан кергән сорауларга җирлек җитәкчеләре, оешмалардан килгән вәкилләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов аңлаешлы җаваплар бирде, мәсьәләне ачыклап хәл итү кирәк булганнарына газета аша җавап биреләчәк.
Мини-ферма оештырырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә, җирлекләрдәге сулыкларны чистартуда дәүләт ярдәме алып булмыймы, балалар өчен спорт мәйданчыгы булдыру, җир пайларыннан файдаланган өчен натуралата түләү тәртибе, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, күпләп мал асраучылар өчен махсус тирес чыгару урыннары кирәк дигән сораулар яшәешебезнең һәр өлкәсенә дә кагыла, олысын да, кечесен дә борчый - берәүне дә битараф калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев