Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ут-күршеләребездә балалар 8 яшьлек малайны тереләй күмгәннәр

Бу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйный. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар. "Күмү" вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен...

Бу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйный. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар.
"Күмү" вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суында юдыртырга тырышып карыйлар.
Вакыйганы өлкәннәр күреп алып, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакырта. Ул килгәнче шуда ял итүчеләр машина белән табибларга каршы юлга чыга, юлда очрашкач, алар кулына тапшыра. Әмма малай җирле хастаханәнең реанимация бүлегендә тын ала алмаудан үлә.
Бала үлеме буенча РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган, үлем сәбәбен ачыклауга экспертиза билгеләнгән. Тикшерү бара, дип гыйбрәт өчен яза sakhapress.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев