Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уттан берни калмый: бүген районда ике янгын очрагы булды

Бүген Актаныш авылында Көньяк урамында урнашкан дачалар арасындагы тыкырыкта да янгын чыгу очрагы булды.

Биредә бакча хуҗалары ни генә ташламаган, түкмәгән- шулай итеп чүплек хасил булган. Теләсә-нәрсә җыелган урынга бүгенге коры эссе һава торышында ут үрләве гаҗәп түгел. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп фаҗигане булдырмый калды. 
Бүген янгынның явыз телләре Чынык авылындагы йортны да ялмап алды. Нәтиҗәдә Айрат Госмановның йорт-җире янып кисәүгә әверелә. 


Хөрмәтле райондашлар! 


Көзгә кереп баруга карамастан, көннәр җәй уртасындагы кебек эссе, яңгырлар юк. Республика буенча да көн саен диярлек яңа янгын очраклары турында ишетергә туры килә. Янгын кебек табигый бәла-казаның сәбәбе – гражданнарның битарафлыгы. 
Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу катгый тыела. Йорт яны участокларында, чүп контейнерларында, ачык территориядә чүп-чарны, былтыргы коры үләнне ягучыларны зур җа¬вап¬лылык¬ка тарту каралган. Билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, төпчекләрен сүндермичә ташлау тыела. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга учак яндырырга юл куймагыз. Әгәр сез яна башлаган коры үлән, чүп өеменә юлыксагыз, тиз арада аны сүндерегез, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Йорт яны учас¬токларындагы чүп яндыру юлы белән түгел, ә билгеләнгән чүплекләргә түгү юлы белән юк ителергә тиеш. 
Урман янәшәсендә урнашкан авылларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, балалар ялларын оештыручылардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев