Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уңышсыз калмыйм, дисәң... Бакчачылар нинди 5 хата җибәрә?

Кемдер бакчасында уңышны мулдан ала, икенче берәүнең көн-төн тырышуы әллә ни нәтиҗә китерми. Бакчачылар нинди типик хаталар ясый? Кыска гына күзәтү. 1. Табигатьтән өйрәнәсе урынга китаптан өйрәнү Мул уңыш алу омтылышы күп кенә бакчачыларны яңа алымнарны эзләргә этәрә. Шул ук вакытта мондый алымнарның күпчелеге табигать законнарын бозуын да онытабыз. Яңа...

Кемдер бакчасында уңышны мулдан ала, икенче берәүнең көн-төн тырышуы әллә ни нәтиҗә китерми. Бакчачылар нинди типик хаталар ясый? Кыска гына күзәтү.
1. Табигатьтән өйрәнәсе урынга китаптан өйрәнү
Мул уңыш алу омтылышы күп кенә бакчачыларны яңа алымнарны эзләргә этәрә. Шул ук вакытта мондый алымнарның күпчелеге табигать законнарын бозуын да онытабыз.
Яңа алымнарны кулланып, башта яхшы гына нәтиҗәләргә ирешүегез дә ихтимал, әмма бик тиздән табигать үзенә карата күрсәтелгән ихтирамсыз мөнәсәбәт өчен Сездән «үч» алачак. Теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен Сезгә елдан-ел күбрәк көч куярга туры киләчәк, һәм үз бакчагызның ирекле «колы»на әвереләчәксез.
2. Бакчаны берөзлексез казып тору
«Казырга, казырга һәм тагын бер тапкыр казырга». Еш кына бакчачыларга әнә шундый киңәш бирәләр. Көрәкне уйлап-нитеп тормыйча туфракка батырып һәм катламнарны әйләндереп каплап, Сез бакчагызда үсә торган культураларның гына түгел, үзегезнең тормышыгызны да катлауландырасыз.
Бакчаны казыган вакытта үсемлекләргә бик тә кирәкле микроорганизмнарның табигый яшәү мохите бозылуы берәүнең дә башына килми. Микроорганизмнар һәлак була һәм Сезгә кибеттән капчык-капчык химик ашлама ташырга туры килә.
3. Бакчаны берөзлекчсез җыештырып, аны «мәдәният һәм ял» паркына әверелдерү
Гади генә сорауга җавап бирегез әле:
- Сезгә матурлык кирәкме әллә мул уңышмы?
Күршеләрегезнең Сезнең экскурсия уздырып булырлык кишәрлеккә төбәлгән сокланулы карашлары күңелле мизгелләр бүләк итә һәм горурлык хисләре уята, билгеле. Әмма күңелле мизгелләр онытылачак, ә менә «горурлык тойгысы»нан кыш чыгарга җитәрлек яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә алырсыз микән соң?
Бәлки бакчада тәртип урнаштырырга түгел, ә Җир-анага Сезнең катнашыгыздан башка гына табигый рәвештә туфракны кайгыртырга мөмкинлек бирергәдер?
4. Булган дымны саклыйсы урынга, берөзлексез су сибү
Мөмкинлек булса, бакчачылар яшелчәләрне көн саен, сәгатьләр буе суга коендырырга тырыша. Чиләк һәм шланг алар өчен инде күптән - җәйге ял символына, ә янәшәдәге күл суын үзеңнең кишәрлеккә агызу омтылышы тормыш мәгънәсенә әверелгән.
Ясалма мелиорация шәһәр газоннары өчен генә яраклы. Булган дымны саклау үсемлекләр өчен файдалырак.
5. Кирәксә-кирәкмәсә дә үсемлекләрне тукландырып, аларның үсешенә комачаулау
Ни өчен урманда бернинди тирестән һәм кешеләр уйлап тапкан ашламалардан башка да бөтен нәрсә яшеллеккә күмелеп утыра, ә Сезнең кишәрлектәге тырышып-тырмашып ашланган үсемлекләр көннән-көн сула? Кайчан да булса шул хакта уйлап караганыгыз бар микән?
Күп кенә бакчачылар үсемлекләргә азык җитми дип саный һәм аларны лабораторияләрдә уйлап табылган төрледән-төрле «файдалы матдәләр» белән тукландыруын дәвам итә.
Ә бәлки сез бакчагызга аның өчен табигый булмаган ашлама кертәсездер? Кеше үзе консервга караганда яңа иткә өстенлек бирә, ә үсемлекләр минераль ашлама ярата дип уйлый.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65814-bakchachyilarnyiң-5-tipik-hatasyi.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев