Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Уйлардан яктылык туа, ә яктылыктан – яхшылык

Яхшылыкның мәгънәсе нидә? Минемчә, кылган изге, мәрхәмәтле, шәфкатьле гамәлләреңдә. Тагын бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булуда, кешеләр өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдәдер, мөгаен. Кеше, вакыт бара торган саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый. Ә яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. "Яхшылык җирдә ятмый" дигән гыйбарә яши. Безнең яхшы эшләребез дә, уйларыбыз...

Яхшылыкның мәгънәсе нидә? Минемчә, кылган изге, мәрхәмәтле, шәфкатьле гамәлләреңдә. Тагын бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булуда, кешеләр өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдәдер, мөгаен. Кеше, вакыт бара торган саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый. Ә яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. "Яхшылык җирдә ятмый" дигән гыйбарә яши. Безнең яхшы эшләребез дә, уйларыбыз да, кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре дә яхшылыкка керә.
Күптән түгел, 8 октябрь көнне Баулыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган "БлагоДарение" хәйрия фондының беренче волонтерлар слеты булып узды. Әлеге чарадан без - актанышлылар да читтә калмадык. Слетта барысы 5 команда катнашты: Актаныш, Бөгелмә, Ютазы, Баулы һәм Кырым-Сарай командалары. Төрле җирләрдән булсак та, уртак бер матур максат берләштерде безне: кешеләргә азмы-күпме булса да ярдәм итү, яхшылык эшләү, изгелек нуры чәчү.
Без - Родион Шәймәрдәнов, Адель Гафаров, Алинә Нуриәхмәтова, Наилә Хәернасова, Эльвина Мирзагаянова, Рәмзил Мофаздалов, Айзилә Галимова, Гүзәл Газетдинова, Юлия Авзалова һәм мин Айнур Гыймадиев һәм Айдар Иманаев җитәкчелегендә Баулы шәһәрендәге "Иволга" дип аталган сәламәтләндерү -ял итү йортына барып урнаштык. Безне Ләйсән апа Миңнуллина җылы каршы алды, слетның булачак чаралар эчтәлеге белән таныштырды. Һәр команданың үз әйдәманы булса, безнеке Ләйсән апа иде. Ул безне туплады, җитәкләде, мастер-классларга йөртте. Волонтерларның эшчәнлеген яхшырту өчен "Парламент дебатлары", "Шәхси нәтиҗәлелек", "Хореография", "Журналистика", "Социаль проект нигезләре" кебек төрле юнәлештәге эшлекле дәресләр үтте. Без бик күп яңалык алдык, дуслар таптык. Чара проектлар яклау белән тәмамланды. Безнең проектның эчтәлеге гравитациягә, ягъни халыкны бушап калган җирләргә чакыруга, аларда башкаларга карата кадер-хөрмәт уятуга юнәлтелгән иде. Әлеге эшләрне "БлагоДарение" фондының президенты Фәрит Салихов, учредителе Ирек Салихов, фонд директоры Рузилә Шәймәрдәнова тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр, киңәшләр бирделәр, бүләкләр тапшырдылар, һәрберебезгә волонтер таныклыгы бирделәр.
Хәйрия слеты югары дәрәҗәдә үтте. Киләчәктә дә мондый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә, оештыручы якташларыбызга изге эшләрендә уңышлар телибез. Барчабыз да яхшылыкка омтылып яшик. Уйлардан яктылык туа. Ә яктылыктан - яхшылык!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев